Әгерҗе (, ) — РФнең субъекты булган Татарстан Республикасындагы шәһәр, Әгерҗе районының үзәге. Мөһим тимер юл төене. Халык саны – 19 739 кеше (2016).
География Шәһәр Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Удмуртия чигендә, Сарапул калкулыгы итәге янында, бер үк исемле елга ярында, Казаннан 304 километр төньяк-көнчыгыштарак, Ижаудан 36 километр көньяктарак урнашкан. Тарих Шәһәр Казан—Екатеринбург тимер юлы төзелеше уңаеннан барлыкка килгән, аңа Әгерҗе станциясе каршында бистә буларак нигез салынган. 1924 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр, 1926 елда шәһәрләр исемлегеннән чыгарыла. 1921 елдан — ТАССРның Әгерҗе кантоны , 1924 елдан — Әгерҗе районы үзәге (1963—1964 елларда Алабуга районы составында булган). 1928 елдан — шәһәр тибындагы бистә, 1938 елда Әгерҗегә яңадан шәһәр статусы бирелә. Халык 1897Населенныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, Питербург, 1905 1931http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/agryz/index.html 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 2 608 ~5 300 ~15 400 20 270 19 267 20 137 19 732 18 620 19 299 Милли состав (2002): татарлар — 52,9%, руслар — 35,4%, арлар — 6,7%, чирмешләр — 1,6%. Икътисад
Мөһим тимер юл төене. Тимер юл заводлары, төзелеш материаллары заводы, май-сөт комбинаты, ашлык кабул итү предприятиясе, типография, азык-төлек комбинаты. Социаль инфраструктура
4 урта мәктәп, музыка мәктәбе, һөнәри училище. Боз сарае, мәдәни мирас һәм тарих музее, үзәк район хастаханәсе, тимер юл хастаханәсе. 2 мәчет. Монда туганнар
Асаф Габдерахманов — Советлар Берлеге Герое. Айрат Фәррахов — Татарстанның сәламәтлек саклау министры (2007-2013), РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары (2013-2014), РФ финанс министры урынбасары (2014-...) Илдар Халиков — Татарстан Республикасының премьер-министры (2010-2017) Рәгъде Халитов — музыкант, КФУ прфессоры.
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1910-08-16 Муллаян Госманов 1977-05-13 1918-12-20 Асаф Габдерахманов П. С. Нахимов исемендәге хәрби-диңгез көчләре академиясе naval officer Asaf Abdrakhmanov 2000-09-03 1921-05-22 Камил Мостафин Сәмәрканд дәүләт университеты физик Таҗик милли университеты 1998-08-28 1922 Абдуллабай Садыйков 1942-07-06 1939-03-19 Валерий Шамшурин Нижгар ил үнивирситите язучы 2023-12-26 1943-02-17 Рәгъде Халитов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты баянчы 1966-07-09 Фаяз Шабаев дәүләт эшлеклесе Shabaev Fayaz Bayanovich 1967-11-21 Илдар Халиков Казан (Идел буе) федераль университеты сәясәтче Ildar Khalikov 1968-02-17 Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университетыРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе сәясәтчехирург Казан дәүләт медицина университеты Ajrat Farrakhov 2001-12-14 Максим Грошев алкалы һоккей уйнаучы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әгерҗе районының рәсми сайты Әгерҗе «Минем шәһәр» энциклопедиясендә Шулай ук карагыз
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:Татарстан район үзәкләре Төркем:Әгерҗе районының торак пунктлары