Түбән Кама () — Татарстан шәһәре, Түбән Кама районының административ үзәге. Халык саны — 234 108 кеше. Халык саны буенча Татарстанда өченче урынны биләп тора. Россиядәге иң зур нефтехимия үзәге. Сәнәгать җитештерү күләме буенча Татарстанда икенче, Россиядә — 14 нче шәһәр. 2024 елның 2 апрелендә Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясала. Һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән. Берничә кеше зыян күргәнАлабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Татар-информ, 2.04.2024. География Шәһәр Казаннан 237 км ераклыкта, Чулман елгасының сулъяк ярында урнашкан. Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел Изге Чишмә урнашкан. Климат Уртача еллык температура — +4 °C Уртача еллык җил тизлеге — 4 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 72% Тарих Түбән Кама шәһәре 1961 елның февраль аенда төзелә башлый; 1961 елның 19 апреленнән шәһәр тибындагы поселок, 1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә. Беспилотниклар һөҗүме 2026 елның 10 августына каршы төндә Украина беспилотниклары Түбән Камада торак секторга (хостел) һәм сәнәгать объектларына (промзона) һөҗүм иткән. Һәлак булучылар саны 13кә (алар арасында бер бала бар), зыян күрүчеләр саны 48 кешегә җиткән. Хостелда Һәлак булган 9 кеше арасында Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары бар. 75 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, 10 августта республикада матәм игълан ителгән. Түбән Камада фаҗига корбаннары өчен Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазында дога кылынган. 15 августта шәһәр юбилеен бәйрәм итү планлаштырылган булган, аны кичектергәннәр Түбән Камага беспилотниклар һөҗүме: бүгенгә ниләр билгеле. Интертат, 10.08.2026.
Халык Төп милләтләр: 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 46,5%, руслар — 46,1%, чуашлар — 3,0%, украиннар — 1,0%, башкортлар — 1,0%. 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 49,6%, руслар — 42,7%, чуашлар — 2,7%, украиннар — 0,7%, башкортлар — 0,8%.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 241479 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 51,06%, урыслар — 41,98%, башка халыклар — 5,13%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1,84%.
Сәнәгать җитештерүе Җирле углеводород чималы ресурсларының, җайлы географик урынның һәм су белән тәэмин итү шартларының бергә туры килүе бу төбәктә нефть химиясе комплексы, ә аның белән бергә Түбән Кама шәһәре төзелә башлауга сәбәпче була. Түбән Кама – Россия Федерациясендәге нефть химиясе промышленность үзәкләренең иң эресе. Шәһәрнең промышленность куәтен 20 дән артык предприятие тәшкил итә. Алардан «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «Камэнергостройпром», «Татэнергострой» берләшмәләре, механика заводы иң эреләрдән санала. «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте республика химия һәм нефть химиясе продукциясенең 40 проценттан артыгын бирә һәм җитештерү темпын арттыруны дәвам итә. Ул республикага һәм читкә чыгару өчен этилен, изопрен каучык, стирол, дивинил һәм башка химик продуктлар эшләп чыгара. Комбинатта яңа продуктлар җитештерү дә үзләштерелә. «Түбәнкамашин» – шәһәрнең икенче зур предприятиесе. Ул – Россиядә шиннар җитештерү промышленностеның алдынгы үзәкләреннән берсе. Түбән Кама шинчылары Тольятти һәм Ижау шәһәрләрендәге җиңел автомобильләр заводларын, шулай ук КамАЗны шиннар белән тулысынча тәэмин итә. Техник күмер тудыргыч җитештерүче яңа заводлар комплексы эшли. Бу заводның продукциясе резина җитештерүдә төп компонентларның берсе булып тора. Шәһәрнең төзелеше һәм киләчәктә үсүе шушы төп производстволарның, нефтехимикларның, шинчыларның, төзүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле. Моның өчен энергия саклау базасы, төзелеш индустриясе, шәһәр электр һәм автомобиль транспорты һәм хезмәт күрсәтүче тармаклар булдырылган. Социаль өлкә Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама төгәл, иркен планлаштырылуы, һәр микрорайонның архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары, китапханәләр, күп санда сәүдә һәм җәмәгать туклану ширкәтләре бар. Шәһәр кешеләре карамагында гаҗәеп матур урман паркы, спорт һәм сәламәтләндерү комплекслары, ял итү урыннары бар. Өч телекомпания, ике радиостанция эшли. 2001, 2003 елларда Түбән Кама «Россиянең иң төзек шәһәре» конкурсында җиңүче була, 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы» булып таныла; 2007 елда «Социаль өлкәдә иң яхшы муниципаль берәмлек» Бөтенроссия конкурсында җиңә. Гыйбадәтханәләр
Түбән Кама районында күпчелеге Татарстан өчен гадәти булган диннәрне тотучыларныкы булган 52 дини берләшмә һәм төркем теркәлү үткән. Шулар эчендә: 29 - мөселман, 14 - православие дине, 9 - башка дини агымнар тарафдарлары оешмасы. Түбән Камада сөнни-мөселманнарның һәм православие динендәге христианнарның дини берлекләре теркәлгән. Түбән Кама җәмигъ мәчете – 1989-1996 елларда төзелгән, шәһәрнең 30 еллыгына (1996) ачылган, Махачкала, Грозный, Уфа, Казан шәһәрләрендәге җәмигъ мәчетләреннән кала, Россиянең иң зур мәчетләре исәбенә керә. Кызыл Чишмә бистәсендәге мәчет. Шәһәр мәчете - Гагарин урамында 2013 елда ачылган мәчет. Өмет-Гөлсем мәчете– Зур Афанастагы мәчет. «Ак каен» мәчете (35а микрорайоны). Храм Покрова Божией Матери – 1817 елда Зур Афанаста ачылган чиркәү. Изге тугъры Иоанн Кронштадтлы чиркәве () - Кызыл Чишмә бистәсендә 1995 елда ачылган чиркәү. Үзәк хастаханәдә «Шифа» мәчете (намаз уку бүлмәсе), православие чиркәве ачылган. Түбән Кама ҖЭҮ җирлегендә кечкенә мәчет һәм чәсәүнә бар. Мәгариф Гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, шәһәрдә 6 лицей, 10 урта махсус һәм 5 югары белем бирү йортлары эшли. Югары мәктәп Түбән Кама муниципаль институты (1997 елда ачылган, 2013 елда ябылган) Түбән Кама химия-технология институты (филиал) Түбән Кама мәгълүмати технологияләр һәм телебагланышлар институты (филиал) Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалы Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан) Түбән Кама филиалы Урта-һөнәри мәктәп Түбән Кама нефтехимия көллияте Түбән Кама технология көллияте Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте Түбән Кама ябыштыру-монтажлау көллияте Түбән Кама индустрия техникумы Түбән Кама политехника көллияте Түбән Кама музыка көллияте Түбән Кама медицина көллияте Түбән Кама педагогика көллияте Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы Урта гомуми мәктәп 29 нчы мәктәп (Түбән Кама) Спорт Нефтехимик (хоккей клубы, Түбән Кама) Нефтехимик (футбол клубы, Түбән Кама) Мәдәният Театрлар Түбән Кама татар дәүләт драма театры Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры «Мунча ташы» театры Музейлар Түбән Кама комплекслы музее Әхсән Фәтхетдинов музее Әдәби берләшмәләр «Кама таңнары» Һәйкәлләр Муса Җәлилгә һәйкәл Габдулла Тукайга һәйкәл (1991) Габдулла Тукай һәйкәле (1992) Шәхесләр
Ганҗә Әхмәдиева (1944―2021), төзүче-буяучы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980), Түбән Каманың мактаулы гражданины (2021). Лариса Басырова (1986), фолк-җырчы, композитор. Денис Калинкин (1974), сити-менеджер, 2020 елдан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. Алинә Кәримова (1992), җырчы. Алмаз Нурмөхәммәтов (2001), спорт көрәше (ирекле көрәш) буенча Россиянең спорт мастеры (2020), Россия чемпионы. Фәрит Миңнеголов (1966), ТР, РФ атказанган химигы, VI чакырылыш ТР ДШ депутаты. Илдар Фатыйхов (1979), 2013 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2020). Ирек Фәттахов (1989), җырчы (бас), ТДАОһБТ солисты, КДК укытучысы. Дамир Шәрипҗанов (1996), хоккейчы, Россиянең атказанган спорт мастеры (2023). Сергей Шмелёв (1993), хоккейчы (һөҗүмче). Искәрмәләр
Сылтамалар
Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2011 Шәһәрнең информацион порталы Түбән Кама Татар-төрек лицее Яндекс.Панорамаларда Моны да карагыз Бегишево аэропорты/Begişevo aeroportı Илдус Садыйков
Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:Татарстан район үзәкләре Төркем:Түбән Кама районы торак пунктлары