Зәй (, ) — Татарстан шәһәре, Зәй районының үзәге. Халык саны – 42 065 кеше (2008). Шәһәр Зәй елгасында Казаннан 287 км ераклыкта урнашкан. Тарихи белешмә

Зәй шәһәре - Кама аръягы калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель боерыгы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды. Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652 -1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән игенчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә. Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала. 1773 елдагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан - Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла. Икътисад Зәй ДРЭСы Зәй шикәр заводы Зәй тимер юл станциясе Аккурайд Уилз Руссиа (элекке Зәй автоагрегат заводы) ТЕХНО заводы Зәй урман хуҗалыгы Зәй металл конструкцияләр заводы Зәй крекеры Мәгариф Зәй шәһәре мәгариф челтәре 8 мәктәп, татар һимназиясе, политехника көллияте, 4 балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗат йорты, сәнгать, музыка мәктәпләреннән гыйбарәтЗәй районының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе. Зәй кичке машина төзелеше техникумы (2008 елда политехника көллияте итеп үзгәртеп корылган) Мәдәният Музейлар Туган як тарихы музее Таҗетдин Ялчыгол музее Һәйкәлләр Диңгезчеләр истәлегенә һәйкәлКлара Ермолаева. Зәйдә моряклар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. «Зәй яңалыклары», 28.07.2024 Дин Ислам Нур (Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет) Билал мәчете Православие Хач торгызу чиркәве Халык

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 39739 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 54,54%, урыслар — 42,06%, башка халыклар — 2,58%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,82%.

Монда туган шәхесләр

Айдар Сөләйманов (1988), җырчы, ТР атказанган артисты (2015), Муса Җәлил премиясе (2019). Евгений Давыдов (1967), совет һәм Россия хоккейчысы.

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1876-11-07 Лидия Галанова 1956-04-02 1880-04-17 Вера Евлампиева епархия хатын-кызлар көллияте укытучы Mariinskaya Gymnasium for GirlsУфимский учительский институт 1970-06-07 1932-01-17 Вениамин Григорьев 2005-05-27 1938-09-02 Гүзәл Мөхәммәтҗанова Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галим Guzel Mukhametzyanova 2013-10-15 1957-11-17 Павал Павлов Мәскәү руханилар академиясе православ рухание Микулай җәмигыКазан Тихвин чиркәве Pavel Pavlov 2019-08-08 1965-02-16 Валерий Макаров Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты 1972-07-22 Константин Попов Новосибирск дәүләт педагогика үниверситеты биатлонист 1976-06-14 Лилия Гилдиева Казан (Идел буе) федераль университеты журналист НТВ Lilia Gildeeva 1988-09-25 Рөстәм Дәүләтшин биатлонист 1988-03-15 Aydar Söläymanov актёрҗырчы 1994-02-28 Hensy рэп җырчысы Игорь Савельев

Фотогалерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шәһәр турында Моны да карагыз

Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:Татарстан район үзәкләре Төркем:Зәй районының торак пунктлары