Самар — Россиянең зур шәһәре, Идел елгасы буенда урнашкан. Зурлыгы буенча Россиянең дүртенче шәһәре. Шәһәрдә зур татар оешмалары бар.
Халык саны — 1 164 896 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 1 165 025 кеше.
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».
География Шәһәр Идел елгасының сул ярында, Самар борылышы каршында, Самар һәм Сук елгалар тамаклары арасында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~20 км, төньяктан көньякка озынлыгы — ~50 км.
Самардан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) Тольятти ~ 79 кмСембер ~ 242 кмМәләкәс ~ 157 кмКазан ~ 441 кмЯр Чаллы ~ 386 кмУфа ~ 463 кмПенза ~ 444 кмСаранск ~ 470 км150px|center|Җилләр розасыМагнитогорски ~ 775 кмЧиләбе ~ 880 кмСарытау ~ 484 кмВолгоград ~ 853 км Җаек ~ 246 км Атырау ~ 751 кмЫрынбур ~ 407 кмОрск ~ 674 км Сәгать поясы left|100px Самар халыкара стандарт буенча Samara Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат Уртача еллык температура — +5,6 °C Уртача еллык җил тизлеге — 3,3 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 73%
Тарих 200px|thumb|right|Самар, XVII гасыр (гравюра) Беренче тапкыр 1361 елда телгә алына; 1376 елда Италия сәүдәгәрләре, Франческо һәм Доменико Пициганилар тарафыннан төзелгән картада “Samar (Самар)” атамасы астында күрсәтелә.
Рәсми нигезләү датасы 1586 ел булып санала, шул елда Фёдор Иоаннович патша боерыгы буенча Григорий Засекин кенәзе тарафыннан «караклардан» һәм казаклардан саклану өчен Самарны ныгытма буларак нигезләнгән. мини|150px|сулда|«Сталин бункеры»на керү 1688 елда Самарга шәһәр статусы бирелә.
1670 елда Самар Степан Разин баш күтәрүчеләре, ә 1773 елда Емельян Пугачёв җитәкчелек иткән баш күтәрүчеләре тарафыннан алына.
1780 елдан — Сембер губернасы составына керүче Самар өязе үзәге, 1851 елдан — Самар губернасы үзәге. 1877 елда Самарга беренче поезд килә.
1917 елда Самарда совет хакимияте урнаштырыла. 1918 елның июнендә шәһәр чехословаклар һәм урындагы баш күтәрүчеләр тарафыннан алына, шәһәрдә Оештыручылар җыены әгъзалары комитеты оештырыла. 1918 елның ноябрьдә совет хакимияте торгызыла.
1928 елдан Урта Идел өлкәсе үзәге булып торган. 1935 елдан шәһәргә совет дәүләт һәм партия эшлеклесе Валериан Куйбышев хөрмәтенә Куйбышев исеме кушыла.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә ССРБ Хөкүмәте, ССРБ Югары советы, дипломатик вәкиллекләре, эре мәдәният учрежденияләре (мәсәлән, Зур театры, Мосфильм) эвакуацияләнәләр.
1991 елда шәһәргә тарихи исем кайтарыла.
Халык
Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 88,3% 89,5% татарлар 3,4% 3,6% украиннар 1,8% 1,1% мордва 1,6% 1,1% чуашлар 1,3% 1,1%
Эчке бүленеш 130px|right Куйбышев районы Самар районы Ленин районы Тимер юл районы Октябрь районы Совет районы Сәнәгый районы Киров районы Красная Глинка районы Кардәш шәһәрләр Сент-Луис (штат Миссури, АКШ) Стара-Загора (Болгария) Штутгарт (Германия)
Партнёр шәһәрләр Витебск (Беларус) Гомель (Беларус) Днепр (Украина) Копер (Словения) Палермо (Италия) Феодосия (Россия) Чжэнчжоу (Кытай) Шэньчжэнь (Кытай)
Мәгариф Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты Мәдәният Дин Ислам Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Самар җәмигъ мәчете Самар тарихи мәчете Православие Яһүд дине Синагога
Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр Владимир Горшков (1949—2012), балет артисты, театр белгече, КДМИ кафедра мөдире. Равил Иманголов, хәрби табиб. Артур Йосыпов, футболчы. Роза Макагонова, кино актрисасы, РСФСР атказанган артисты. Дмитрий Моратов (1961), журналист, телетапшырулар алып баручы. «Новая газета»ның баш мөхәррире (1995―2017; 2019 елдан), Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2021). Борис Огнев (1901―1978), хирург һәм топографоанатом, медицина фәннәре докторы (1935), профессор (1936). Йөзем-Ирек Рахманкулова, хәрби тәрҗемәче, тел галиме. Сергей Рыбаков (1867—1921), музыка белгече-фольклорчы. Рәшит Шәрәфетдинов, спортчы (җиңел атлетика). Талип Яруллин (1963), 2012 елдан Самар өлкәсе мөфтие.
Моны да карагыз Самар метрополитены «Самар татарлары» журналы
Искәрмәләр
Сылтамалар Самар татарларының сайтлары Самар Яндекс. Панорамаларда
Төркем:Самар өлкәсе Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Миллионлы шәһәрләр Төркем:Самар өлкәсе шәһәрләре Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре