«Татнефть» (тулы исем — В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте) — нефть җитештерү компаниясе. Русиядә табылган нефть күләме буенча алтынчы урында тора. Үзәге Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан.
Генераль директор — Наил Мәганов2013 елдан соң, аңарчы: Шәфәгать Тәхәветдинов
Тарихи мәгълүмат 1943 белән 1950 еллар арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә бай нефть ятмалары табыла. Табылган запаслар күләме СССРда иң зур булып чыккан. Дәүләт күмер-водород чималына кытлык кичергән, шуңа күрә җитәкчелек Татарстанның нефть байлыгына зур игътибар белән караган.
Иң авыр мәсьәлә — ятмаларны эшче куллар белән тәэмин итү. Корылган дәүләт планнары буенча 90–100 мең кеше җәлеп ителергә тиеш булган. Башта ятмалар вахта ысулы белән хезмәтләндереләчәк дип уйланылган, ләкин бу чынга ашмаган, чөнки моңа юллар юклык комачау иткән. Эшче һәм хезмәткәрләрне читтән кертү һәм урында әзерләү башланды.
1952 елда «Татнефть» составында «Баулынефть», «Бөгелмәнефть», «Татбурнефть» тресты, «Татнефтепромстрой» төзү-монтажлау тресты, проектлау идарәсе «Татнефтепроект» һәм Алабуга тикшеренү боралау идарәсе. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны 2 меңгә җиткән. 300px|thumb|right|«Татнефть» ягулык салу урыны, Мәскәү
Татнефтьнең массакүләм мәгълүмат чаралары «Нефтяные вести» газетасы «Хәзинә» газетасы «Нефть и жизнь» журналы «Время Татнефти» телестудиясе «Татнефть» компанияләр төркеменең 14 күп тиражлы газетасы «Нефтяная газета» электрон басмасы Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. «Татнефть» ААҖ Матбугат хезмәте
Бүләкләре 2025 ― (Россия) ― нефть һәм газ сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше, хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Путин «Татнефть» коллективын «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 3.03.2025Александр Хевронин. Коллектив Татнефти наградили орденом «За доблестный труд». Татар-информ, 11.07.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз Татарстан нефте Ренат Мөслимов, баш геолог. Ринат Галиев, «Татнефть» АҖ генераль директоры (1990―1999).
Төркем:Татарстан сәнәгате Төркем:Русиянең нефть ширкәтләре Төркем:Татарстан ширкәтләре Төркем:Татнефть Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнгән оешмалар