Уфа́ (яки Өфе́Татар телендә икенче язылышы, юл такталарындаӘхмәтьянов, Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М—Я). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. —б. 97, , , , ) — Башкортстан Җөмһүриятенең башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.

2010 елдагы Бөтен Россия Исәпләүнең алдан санавы буенча, халык саны . 2018 елда ― . 2024 елның 1 гыйнварына ― Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА «Башинформ», 10.05.2024.

Мәйдан — 707,93 км².

1719—1775 елларда Уфа провинциясе үзәге; 1781—1796 елларда Уфа наместниклыгы үзәге; 1782—1922 елларда бер вакытта Уфа өязенең дә үзәге; 1865—1919 елларда Уфа губернасы үзәге; 1922—1990 елларда Башкорт АССР-ының, 1990 елдан Башкортстанның башкаласы, 1930 елдан бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). 2006 елдан административ реформа буенча берничә торак пункты белән бергә Уфа шәһәре округы составына керә.

Россиянен эре мәдәни, фән һәм икътисад үзәге. Халык саны буенча Аурупада 31-нче урында тора.

2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».

География Уфа шәһәре Агыйдел елгасының сул ягында, аңа Караидел һәм Дим елгалары кушылган төшендә урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы — 28 километр, төньяктан көньякка озынлыгы — 53 километр.

Уфадан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Ижау ~ 394 кмКиров ~ 777 кмПермь ~ 522 кмСыктывкар ~ 1204 кмЕкатеринбург ~ 547 кмТөмән ~ 808 кмСамар ~ 463 кмМәскәү ~ 1355 км200px|center|Роза ветровЧиләбе ~ 417 кмОмск ~ 1353 кмСарытау ~ 918 кмВолгоград ~ 1311 кмЫрынбур ~ 374 км Актүбә ~ 627 км Костанай ~ 732 км Нурсолтан ~ 1423 км

Климат

Сәгать поясы left|80px Уфа халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.

Тарих

200px|thumb|left|Уфаның күренеше, 1910 Казан ханлыгы заманында Уфа ярымутравында, Торатау исемле урында нугайларның ныгытмасы була. Әлеге ныгытма тирәләре нугайларның кышлау урыны була.

1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Каридел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май мәйданына туры килә. Аның майданы 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.

1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Явыз Иван хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була.

1708 елдан — Казан губернасы составында, 1728 елдан — Уфа провинциясе үзәге, 1744 елдан — Ырынбур губернасына беркетелгән, 1781 елдан — Уфа калгайлыгының үзәге, 1796 елдан — яңадан Ырынбур губернасы составында, 1802 елдан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, 1865 елдан — Уфа губернасы үзәге, 1922 елдан — Башкортстанның баш каласы.

1918 елның 5 июлендә, Ватандашлар сугышы барышында, Уфа большевикларга каршы баш күтәргән чехословак корпусы өлешләре тарафыннан яуланган. Шәһәр Оештыручылар җыелышының әгъзалары комитетте контроленә күчте. Шул ук елның 8—23 сентябрендә биредә Уфа дәүләт киңәшмәсе (большевикларга каршы хөкүмәтләрнең, фиркаләрнең, казак гаскәрләренең һәм җирле үзидарәләр форумы) үткәрелгән. 23 сентябрьдә биредә Вакытлы бөтенроссия хөкүмәте (шулай ук «Уфа директориясе» исеме астында таныш) игълан ителә. Ул шәһәрдә 9 октябренә кадәр урнашкан, шуннан соң Омскига күчте. Декабрь аенда шәһәргә Кызыл Гаскәре өлешләре керәләр. 1919 елның 13 мартында шәһәр Колчак гаскәре тарафыннан алына, әмма 9 июнендә үк Кызыл Гаскәре аны кире ала.

ХХ гасырның 20-30-нчы елларда шәһәр зур үсешне кичерә, тулаем сәнәгый продукциясе 16 тапкырга арткан. Сугышкача елларда Уфа сәнәгый комбинаты, Уфа моторлар төзү заводы, ТЭЦ, һәм нефть эшкәртү заводлары сафка басканнар.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә дистәләрчә сәнәгый ширкәт, дәүләт оешма, кайбер фәнни-тикшеренү институтлар, Коминтерн хезмәткәрләре, Украина язучылары эвакуацияләнгәннәр.

1944 елда Уфаның Сталин районы шәһәр составыннан чыгарылган һәм Черниковск шәһәренә үзгәртеп корылган. 1956 елда ул яңадан Уфа составына кергән.

1974 елда шәһәр Октябрь Инкыйлабы ордены белән бүләкләнде.

Уфаның 450 еллыгы 1 август ― Башкортстанның Милли музеенда фоторәссамнар Рәиф Бадыйков һәм Вячеслав Стрижевскийның «Уфа - 450. Кешеләр һәм шәһәр» () фотокүргәзмәсе ачылаЛейла Аралбаева. В Уфе к 450-летию города открывается фотовыставка двух корифеев. ИА Башинформ, 30.07.2024.

Шәһәр районнары Уфа — берничә аерым массивтан торган, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре яши. Шулар арасында Октябрь районы — иң яше, ул 1977 елның 3 мартында «туган».

Халык 1811http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/ufa/ 1840 1856 1863 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1583 1913 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 2024Өфөлә халыҡ һаны билдәле булды. «Башинформ» МА, 21.02.2024 ~9 200 ~16 500 ~12 900 ~16 500 49 275 ~78 000 ~97 700 ~123 400 ~250 000 546 878 770 905 969 289 1 082 052 1 042 437 1 062 300 1 181 000

Милли состав (2002): руслар — 48,9%, татарлар — 28,3%, башкортлар — 17,1%, украиннар — 1,2%, чуашлар — 1,0%.Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года по Республике Башкортостан

Югары уку йортлары Уфа шәһәренең уку йортлары 169 юнәлештә белгечләр әзерли. Әйдәүче югары уку йортлары: Башкортстан дәүләт университеты Уфа дәүләт авиация техник университеты Уфа дәүләт нефть техника университеты Башкорт дәүләт медицина университеты Башкортстан дәүләт педагогика университеты Уфа дәүләт сәнгать институты республикада фәнни-педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәкләр булып исәпләнәләр. Театрлар Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры Башкорт дәүләт академия драма театры Уфа дәүләт «Нур» татар театры Башкортстан Рус дәүләт академия драма театры Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Уфа яшь тамашачы театры Курчак театры

Икътисад Уфада Русянең эре нефть эшкәртеү һәм химия заводлары урнашкан. Улар арасынды: Яңа-Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфаоргсинтез, Уфанефтехим.

Транспорт Автомобиль транспорты Шәһәр аша М7 «Идел» «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), М5 «Урал» «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), Р314 (Уфа — Стәрлетамак — Ырынбур) автоюллар баралар.

Тимер юл транспорты Моны да карагыз: Уфа тимер юл вокзалы

Тимер юл Уфага 1886 елда килә.

Уфада Куйбышев тимер юлының Башкорт бүлекчәсе идарәсе урнаша.

Уфада туган танылган шәхесләр