Ижевск(; ) – Россия шәhәре, Удмурт Республикасының башкаласы.
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».
География Шәhәр Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Идел һәм Нократ елгалар арасында, Иж елгасы буенда урнашкан. Шәһәрнең төп сулыгы — XVIII гасырның икенче яртысында корылган Ижау буасы (мәйдан — 2 200 га).
Ижаудан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Петербург ~ 1936 кмКиров ~ 404 кмГлазов ~ 177 кмСыктывкар ~ 826 кмТүбән Тагил ~ 728 кмПермь ~ 281 кмКазан ~ 377 кмТүбән Новгород ~ 779 кмМәскәү ~ 1181 км150px|center|Роза ветровВоткинск ~ 59 кмЧайковски ~ 96 кмЕкатеринбург ~ 643 кмМәжгә ~ 87 кмСембер ~ 572 кмСамар ~ 587 кмӘгерҗе ~ 36 кмЯр Чаллы ~ 183 кмЫрынбур ~ 746 кмСарапул ~ 66 кмНефтекама ~ 130 кмУфа ~ 398 кмМагнитогорски ~ 684 км
Горький тимер юлының Ижау станциясе. Шәһәр аша Р320 (Алабуга — Ижау), Р321 (Ижау — Игра — Сарапул), Р322 (Ижау — Сарапул) автоюллар баралар.
Ижау аэропорты.
Сәгать поясы left|100px Ижау халыкара стандарт буенча Samara Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат Елда айларның иң салкыны — февраль (уртача −16,1 °C), иң җылысы — июль (уртача 13,4 °C). Елның урта җил тизлеге — 3,6 м/с, һава дымлылыгы — 76%.
Исем чыганагы Шәһәр исеме Иж елгасының исеменнән чыккан.
Тарих Күп гасырлар элек Ижау шәһәре урнашкан жир иң башта Алтын Урданыкы булган, аннары — Казан ханлыгына кергән.
1582 елда Иван IV указы буенча, Иж буендагы җирләре Яушев кенәзенә бүләкләнәләр. 1720-елларда Яушевлар бу җирләрне Россиянең дәүләт эшчесе генерал-майор Котлымөхәммәт Тевкелевка саталар.
Ижау заводы 200px|thumb|right thumb|200px|Михайлов соборы Ижау 1760 елда Тәфкилев морзаның җирләрендә аның белән алдан килешүсез тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.
1760 елда Ижауда тимер кою заводы. 1763 елда Ижау буасы булдырыла.
1774 елда шәһәрне пугачёвчылар алалар, завод талала һәм өлешчә яндырып бетерелә.
1807 елда Александр I указы буенча тимер ясау заводы урынында корал заводы төзелә.
1837 елда заводта Николай I улы — Александр һәм аның остазы Владимир Жуковский булганнар. 1865 елда Ижау корал заводы «Промышленниклар ширкәт»енә арендага бирелә.
Революция һәм Ватандашлар сугышы Моны да карагыз: Ижау-Воткинск күтәрелеше
1917 елның мартында заводта Эшче депутатлар Советы оештырыла, сентябрьдә ул большевиклар тулы контроле астында күчә. 27 сентябрьдә шәһәрдә Совет хакимияте игълан ителә.
1918 елның 21 февралендә Ижау Эшче, Солдат һәм крестьян депутатлар Советы Ижау заводны шәһәр дип игълан итә.
1918 елның майда большевиклар Советны куып тараталар, аның лидерларны арестка салалар. 8 августта Ижауда һәм Воткинскда большевикларга каршы восстание күтәрелә, Ижау халык армиясе () оештырыла. Кызыл армия шәһәрне 7 ноябрьдә басып ала.
1919 елның 13 апрельдә шәһәрне акгвардиячеләр алалар. 1919 елның 8 июньдә Кызыл армия шәһәрне штурм белән ала.
Совет чоры 1921 елның июнендә Глазовтан Ижауга Вәтәк автономияле өлкәсе үзәге күчерелә. 1934 елдан — Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы.
1929 елда Россиянең беренче мотоциклы Ижау машиналар төзү заводында җыела.
1935 елда шәһәрдә трамвай хәрәкәте ачыла.
Бөек Ватан сугышы вакытында Ижауга берничә оборона предприятиеләре эвакуацияләнәләр.
1947 елда Ижау мотозаводында Калашников автоматы җыела башлана. 1966 елда Ижау автозаводы төзелә.
1984—1987 елларда шәһәр ССРБ оборона министры Дмитрий Устинов хөрмәтенә Устинов исемен йөрткән.
Халык 1897http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/izhevsk/ 1923 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 1956 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 ~21 500 ~51 900 ~63 100 ~98 200 ~175 600 ~252 000 285 294 422 409 548 721 635 109 632 140 628 116
Милли состав Милләт 1926 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010 руслар 90,0 79,4 75,1 72,3 70,4 69,4 70,6 68,8 арлар 2,3 12,1 12,8 14,5 16,6 17,2 16,1 14,8 татарлар 5,6 7,3 9,9 9,9 9,6 9,6 9,7 8,9
Эчке бүленеш 200px|right 1934 елның 2 марттагы Удмурт өлкә башкарма комитетының карары буенча Ижауда өч район оештырыла: Азин районы, Жданов районы, Пастухов районы. 1945 елда бар булган районнарны кечерәйтү нәтҗәсендә шәһәрдә Беренче Май һәм Октябрь районнары барлыкка киләләр.
1960 елда барлык районнар бетереләләр, ләкин 1962 елда районнарга бүленеш кире кайтарыла: Ленин, Октябрь һәм Беренче Май районнары оештырылалар. 1963 елда Октябрь районы составыннан Индустриаль районы чыгарыла. 1987 елда Индустриаль районы өлешеннән Устинов районы оештырыла.
Хәзерге вакытта Ижау 5 районына бүленә:
Район Халык саны, кеше 1989 2002 20101. Ленин районы102 760115 222121 7862. Октябрь районы121 316142 994135 7543. Индустриаль районы130 020110 174113 8204. Устинов районы154 053136 944132 0935. Первомай районы121 316126 806124 663
Икътисад 200px|thumb|right Шәһәрнең төп ширкәтләре: Ижау мотозаводы Ижау машиналар төзү заводы «Ижсталь» ААҖ «ИжАвто» ААҖ Ижау механика заводы «Ижнефтемаш» ААҖ Ижау радиозаводы Пыласмас заводы
Югары уку йортлары Удмурт дәүләт университеты Ижау дәүләт техника университеты Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе Ижау дәүләт медицина академиясе һ. б. югары уку йортлары
Мәдәният Театрлар Удмурт Республикасы дәүләт милли театры Удмурт Республикасы дәүләт курчак театры В. Г. Короленко исемендәге Удмурт Республикасы дәүләт рус драма театры Удмурт Республикасы дәүләт филармониясе
Ансамбльләр «Италмас» — Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле.
Спорт Футбол: «Зенит-Ижевск» футбол клубы — Россиянең икенче футбол дивизионында уйный. Хоккей: «Ижсталь» хоккей клубы — Югары Хоккей Лигасында уйный.
Кызыклы фактлар 1984 елда шәһәр Ижауга оборона министры Дмитрий Устинов хөрмәтенә Устинов исеме кушыла, ә 1982 елда Яр Чаллы шәһәренә Леонид Брежнев хөрмәтенә Брежнев исеме кушыла. Шул вакытта Устинов — Брежнев автобус маршруты бар булган.
Шәхесләр Ренат Әкбәров (1983), хәрби очучы, Россия Федерациясе Герое (2024). Марат Бәширов, ЛХҖ министрлар шурасы рәисе (2014). Илфат Закиров, РФ каһарманы. Рөстәм Зәйнуллин (1976), 2022 елның гыйнварыннан Белгород өлкәсе вице-губернаторы. Василий Имшенецкий, математик. Михаил Калашников (1919-2013), ату кораллары конструкторы. 2013 елның 23 декабрендә Ижауда 94 яшьтә вафат. Диләрә Маликова (1984), Диңгез буе крае Губернаторы һәм Хөкүмәте аппараты җитәкчесе (2022). Фаиз Мөхәммәтшин (1969), Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2008 елдан), Удмуртия мөфтие. Фәрдетдин Сәхәбетдинов (1919―1943), Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрби очучы, кече лейтенант. Шәһәрнең 5нче мәктәбендә һәм аэроклубта укыган, 1940 елда Кызыл гаскәргә биредән алынган. Мисхәт Фәхретдинов, хоккейчы. Артур Хәкимов (2002), көрәш буенча дөнья чемпионы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2024). Тимур Хәлиуллин, музыкачы. Рифхәт Якупов (1944), фотожурналист, Тукай премиясе лауреаты (2025).
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Ижау тарихында – татарлар Ижау «Минем шәһәр» энциклопедиясендә Яндекс.Панорамаларда
Төркем:Удмуртия Төркем:Удмуртия шәһәрләре Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре