Чуашстан Республикасы (Чуашия, , ) — Россия Федерациясе составына кергән республика. Башкаласы — Чабаксар шәһәре.

Халык саны – 1 251 619 кеше (2010). Мәйданы – 18 300 км².

Дәүләт телләре буларак чуаш һәм рус телләре исәпләнә.

География ЯкРоссия субъектыТөньяк Мари ИлКөнбатыш Түбән Новгород өлкәсеКөньяк-көнбатыш МордовияКөньяк Сембер өлкәсеКөнчыгыш Татарстан

Чуашстан Республикасы Көнчыгыш Европа тигезлегендә, күбесенчә Иделнең уң ярында, Сыры һәм Зөя елгалар арасында урнаша. Чуашстанның иң биек ноктасы — 286,6 м (Шомырша районының Яблоновка авылы янында).

Файдалы казылмалар Фосфоритлар, янучан сланец (запаслар — 199,1 млн. т.), торф чыганаклары.

Климат Климат — уртача континенталь, июльнең уртача температурасы — +19,3 °С, гыйнварның уртача температурасы — -12,7 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 450—500 мм.

Гидрография Төп елгалар — Идел (Чабаксар сусаклагычы), Сыры, Цивиль, Аниш, Бездна, Киря, Меня, Гөбенә, Бола.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы Республиканың төньяк районнарда — кәсле-көлсу туфраклар, көньяк-көнбатышында — кара туфраклар. Республика күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша (Идел аръягындагы өлеше төньяк тайга урнаша). Урманнар территориянең якынча 32% өлешне биләп торалар; нарат, чыршы, каен, имән, юкә күпчелеген тәшкил итәләр.Чувашская Автономная Советская Социалистическая Республика

Хайваннар дөньясы: көрән аю, бүре, төлке, урман мәчесе, сусар, ондатра, тиен, сөркә, , поши, һ.б.

Тыюлыклар Сыры буе тыюлыгы «Чăваш Вăрманĕ» («Чуаш урманы») милли паркы

Тарих Чуашия территориясендә неолит, палеолит һәм мезолит памятниклары сакланып калганнар. Безнең эрага кадәр 3-нче меңъеллыкта Урта Иделгә фин-угыр кабиләләр арасында көньяктан килгән Фатьяново һәм Баланово археологик культуралары кабиләләре барлыкка киләләр; безнең эрага кадәр 2-нче меңъеллыкта монда Абашево һәм археологик культуралары кабиләләре киләләр. Алар белән монда терлекчелек, китмән игенчелеге барлыкка киләләр.

X гасырда Урта Иделдә Идел буе Болгары барлыкка килә. 1236 елда Идел буе Болгарны Алтын Урда гаскәрләре яулап алалар. Чуашиянең төньяк районнарга күчереп урнашкан болгарлар һәм фин-угыр халыклары аралашу нәтиҗәсендә XV гасырда чуаш халкы барлыкка килә.

1551 елда тау ягында торучы, ә 1552 елда болын ягында торучы чуашлар территорияләре Мәскәү дәүләтенә кушылалар. 1552—1600 еллар эчендә Чабаксар (беренче тапкыр 1469 елда телгә алына), Алатыр, Чуел һәм Ядернә ныгытмалары төзелгән.

Казан ханлыгы яулап алуыннан соң чуашларга православ дине көчләп кертелә башлый.

1552 елдан чуаш җирләре Казан сарае Приказы белән идарә иткәннәр. 1708 елда алар Казан губернасы составына кертеләләр.

1891—1894 елларда Мәскәү-Казан тимер юлының Алатыр — Шәехран (Канаш) — Казан тимер юл сызыгы төзелә.

1917 елгы революциягә кадәр хәзерге Чуашстан җирләре Казан (Козьмодемьянск, Чабаксар, Ядернә, Чуел өязләре) һәм Сембер (Курмыш, Алатыр, Буа өязләре) губерналары составында булганнар.

1920 елның 24 июнендә Чуаш автономияле өлкәсе барлыкка килә. 1925 елның 25 апрелендә ул Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

1929—1936 елларда республика Түбән Новгород крае (1932 елдан — Горький крае) составында булган.

1992 елның 13 февралендә «Чуаш ССРның исемен үзгәртү турында» законы кабул итүдән соң, Чуаш ССР үз исемен Чуашия Республикасына алыштыра.

Административ-территориаль бүленеше Чуаш Республикасында 21 административ район, 9 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы бистә, 1700гә якын авыл исәпләнә.

Башкала Башкаласы — 500 меңнән артык кеше яшәгән Чабаксар шәһәре.

Муниципаль районнар 600 px|right|thumb| Чуашия административ картасы

№ Район Чуашча исеме Үзәге 1 Алатыр районы Улатăр районĕ Алатыр шәһәре 2 Әлек районы Элĕк районĕ Әлек авылы 3 Батыр районы Патăрьел районĕ Батыр авылы 4 Урнар районы Вăрнар районĕ Урнар бистәсе 5 Епрәч районы Йĕпреç районĕ Епрәч бистәсе 6 Канаш районы Канаш районĕ Канаш шәһәре 7 Кузлаука районы Куславкка районĕ Кузлаука шәһәре 8 Комсомол районы Комсомольски районĕ Комсомол авылы 9 Красноармейски районы Красноармейски районĕ Красноармейское авылы 10 Кызыл Чутай районы Хĕрлĕ Чутай районĕ Кызыл Чутай авылы 11 Мария Посады районы Сĕнтĕрвăрри районĕ Мария Посады шәһәре 12 Моргауш районы Муркаш районĕ Моргауш авылы 13 Порецк районы Пăрачкав районĕ Порецки авылы 14 Ормар районы Вăрмар районĕ Ормар бистәсе 15 Чуел районы Çĕрпӳ районĕ Чуел шәһәре 16 Чабаксар районы Шупашкар районĕ Күгеш бистәсе 17 Шомырша районы Шăмăршă районĕ Шомырша авылы 18 Шөмерлә районы Çĕмĕрле районĕ Шөмерлә шәһәре 19 Ядернә районы Етĕрне районĕ Ядернә шәһәре 20 Ялчык районы Елчĕк районĕ Ялчык авылы 21 Янтык районы Тăвай районĕ Янтык авылы

Халык Моны да карагыз: Чуашия халкы Милли составы 2010 ел буенча Республикада 106 төрле милләт вәкиле яши дип санала. Милләт1926 ел, мең кеше (*)1939 ел, мең кеше (*)1959 ел, мең кеше (*)1970 , мең кеше (*)1979, мең кеше (*)1989, мең кеше (*)2002, тыс. чел. (* )2010 ел мең кеше чуашлар 667,7 (74,7 %) 777,2 (72,2 %) 770,4 (73,0 %) 856,2 (70,0 %) 887,7 (68,4 %) 906,9 (67,8 %) 889,3 (67,7 %) 814,8 (67,7 %)руслар 178,9 (20,0 %) 241,4 (22,4 %) 263,7 (24,0 %) 299,2 (24,5 %) 338,2 (26,0 %) 357,1 (26,7 %) 348,5 (26,5 %) 323,3 (26,9 %)татарлар 22,6 (2,5 %) 29,0 (2,7 %) 31,4 (2,9 %) 36,2 (3,0 %) 37,6 (2,9 %) 35,7 (2,7 %) 36,4 (2,8 %) 34,2 (2,8 %)мордвалар 24,0 (2,7 %) 22,5 (2,1 %) 23,9 (2,2 %) 21,0 (1,7 %) 20,3 (1,6 %) 18,7 (1,4 %) 16,0 (1,2 %) 13,0 (1,1 %)

2002 ел нәтиҗәләре буенча Чуаш Республикасы милли составыВсероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России:

МилләтСаны (кеше)ПроцентлардаЧуашлар889 26867,69 %Руслар348 54326,53 %Татарлар36 4012,77 %Мордвалар16 3831,25 %Украиннар6 4220,49 %Чирмешләр3 6000,27 %Белоруслар1 8810,14 %Әрмәннәр1 2610,14 %Әзериләр8570,07 %Чегәннәр7510,06 %Алманнар5200,05 %

Торак пунктлар

border|110px|ЧабаксарЧабаксарborder|110px|Яңа ЧабаксарЯңа Чабаксарborder|110px|КанашКанаш Урын Шәһәр Чуашча исеме Русча исеме border|110px|АлатырАлатырborder|100px|ЧуелЧуелborder|110px|Мария ПосадыМария Посады 1 Чабаксар Шупашкар Чебоксары 2 Яңа Чабаксар Çĕнĕ Шупашкар Новочебоксарск 3 Канаш Канаш Канаш 4 Алатыр Улатăр Алатырь 5 Шөмерле Çĕмĕрле Шумерля 6 Чуел Çĕрпӳ Цивильск 7 Күгеш Кӳкеç Кугеси 8 Кузлаука Куславкка Козловка 9 Урнар Вăрнар Вурнары 10 Ядернә Етĕрне Ядрин 11 Мария Посады Сĕнтĕрвăрри Мариинский Посад 12 Епрәч Йĕпреç Ибреси 13 Яңа Лапсар Çĕнĕ Лапсар Новые Лапсары 14 Порецки Пăрачкав Порецкое 15 Ормар Вăрмар Урмары 16 Батыр Патăрьел Батырево 17 Шыгырдан Шăнкăртам Шыгырдан 18 Комсомольски Комсомольски Комсомольское 19 Красноармейски Красноармейски Красноармейское 20 Шомырша Шăмăршă Шемурша <noinclude>

Икътисад Чуаш Республикасы Идел-Нократ икътисади районына керә.

Сәнәгать Республиканың сәнәгате күбесенчә Чабаксарда һәм Яңа Чабаксарда урнаша (монда Чуашиядә сәнәгый продукциясенең 72,7% өлеше җитештерелгән). Яңа Чабаксарда Чабаксар ГЭСы урнаша.

Канашта автоагрегатлар заводы һәм вагоннар ремонтлау заводы, Алатырда приборлар төзү заводы, Шөмерледә автофургоннар комбинаты махсус автомбильләр заводы урнашалар.

Мәдәният Чуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле Чуаш дәүләт академия драма театры Чуаш дәүләт опера һәм балет театры

Дәүләт төзелеше 400px|thumb|right|Чуашстан хөкүмәте йорты Республиканың төп кануны — 2000 елда кабул иткән Чуашия Республикасы Конституциясе.

2012 елга кадәр, Чуваш республикасы рәсми рәвештә дәүләт статусына ия иде. Чуашия конституциясендә (6 нчы версия — 2011 елның 13 сентябре 46 46) түбәндәгеләр төзәтелде: "Чуаш Республикасы — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт)."

Чуашия Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Чуашия Республикасы башлыгы (2012 елга кадәр — Чуашия Республикасы Президенты).

Чуашстан Президентлары Николай Фёдоров (1994—2010) Михаил Игнатьев (2010—2015) Чуашстан Башлыклары Михаил Игнатьев (2015—2020) Олег Николаев (2020 елдан) Чуашстанның элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан үлгән. Азатлык радиосы, 19.06.2020

Чуашия Республикасы Дәүләт Советы — иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы, 44 кәнәфидән тора.

Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы. Башлыгы — премьер-министр.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Чăваш Республикин влаç органĕсен официаллă порталĕ ; «Карты Google» çинчи Чăваш Ен картти; Кĕске чăваш энциклопедийĕ . Чăваш Ен картти; Чăваш Енĕн интерактивлă картти тата gps-навигатор картти ; Перекрестный каталог чувашских сайтов; Чăваш Енĕн регион хыпар интернет-порталĕ . Торгово-промышленная палата: о Чувашии Почему чуваши не говорят по-чувашски?

Моны да карагыз

Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы Чуаш автономияле өлкәсе Көзге сыра бәйрәме — чуашларның милли сыра кайнату йоласының үзенчәлеге турында Чуаш АССР язучылар берлеге

Төркем:Идел-Урал илләре * Төркем:Россия Федерациясе республикалары