Удмурт Республикасы (, )— составындагы республика. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Башкаласы — Ижау шәһәре.

География

Чиктәшлек ЯкРФ субъекты яки дәүләтТөньякКөнбатыш Киров өлкәсеКөнчыгыш Пермь краеКөньяк ТатарстанКөньяк-көнчыгыш Башкортстан Республика Урта Уралның көнбатышында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 180 км, төньяктан көньякка — 270 км. Иң югары ноктасы — 332 м — республиканың төньяк-көнбатышында урнаша.

Климат Удмурития континенталь климат зонасында урнаша. Урта ел температурасы — +1,0...+2,5 °C. Елнның иң җылы ай — июль (+17,5...+19 °C), иң салкын — гыйнвар (−14...−15 °C). Максималь температуралар +38...+39 °Cка кадәр җитә, минималь температура 1978 елның 31 декабрендә күзәтелгән һәм ул –50 °Cны тәшкил иткән.

Уртача еллык явым-төшемнәр саны — 500–600 мм, вегетация чоры якынча 150 көнне тәшкил итә.

Кар капламы ноябрь башында-уртасында барлыкка килә. Кар капламы 160-175 көн ята, аның уртача биеклеге 50-60 см га җитә.

Файдалы казылмалар Удмуртия байлыкларының нигезе булып нефть тора. Ачыклаган сәнәгый запаслары 300 млн тоннаны тәшкил итәләр, дәүләт балансында 114 нефть чыганагы тора, шуларның 72се эшкәртелә, ә 32се — сәнәгый үзләштерүгә әзер. Гидрография ИсемеОзынлыгы (км)Бассейн мәйданы (км²) Чулман2032 522000 Нократ 1370 129000 Чүпче 501 20400 Көлмез 270 17240 Иж 270 8510 Сива 206 4870 Вала 196 7360

Республика территориясендә 600 дән артык буалар, аларның иң зурысы — Ижау буасы. Көньякта Удмуртия Түбән Кама сусаклагычы белән, ә көнчыгышта —- Воткинск сусаклагычы белән юыла.

Тарих Хәзерге Удмуртия территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 8-6 мең ел элек барлыкка килә башлый. Коми һәм удмуртлар бабалары белән бәйле берничә мәдәният (Ананьино, Пәнҗәр, Полом, Чүпче) булуы мәгълүм. Удмурт халкының формалашуы безнең эраның 1-2 меңьеллыкларның чигенә туры килә.

1135—1136 елларда гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати Болгар дәүләтенә сәяхәт кылган; аны тасвирлап, ул яза «Болгарларның Вису һәм Ару дигән өлкәләре бар, алар хәрәҗ (ягъни җир өчен салымны) түлиләр».

Рус елъязмаларында беренче удмуртлар беренче тапкыр 1181 елда отяки исеме астында телгә алынганнар.

Урта гасырлар XV гасырда көньякта торган удмуртлар Казан ханлыгы составында, ә төньякта торган удмуртлар исә Мәскәү дәүләте составында булганнар. Казан ханлыгы җимерелүдән соң, ханлыкта яшәгән удмуртлар Мәскәү дәүләтендә яши башлаганнар.

Россия составында Моны да карагыз: Вятка губернасы

XVII–XVIII гасырларда җирләрне үзләштерү башланган, беренче ширкәтләр төзелгән, аерым үсешне металлургия һәм коралны җитештерү алган. 1750- һәм 1760-елларда иң эре сәнәгый ширкәтләре Ижау һәм Воткинск заводлары төзелгәннәр.

1889 елда хәзерге Удмуртиянең төньягында беренче тимер юллар төзелгән булган.

Совет чоры 1918-1919 елларда Удмуртия территориясендә акгвардиячеләр һәм Кызыл Гаскәр арасында бәрелешләр булганнар.

Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә оештырылган. Автономия составына элекке Вятка губернасының Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре кергәннәр. Башта өлкә үзәге булып Глазов шәһәре билгеләнгән, ләкин 1921 елда үзәк Ижауга күчерелгән.

1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.

1932 елның 1 гыйнварында исеме Удмурт автономияле өлкәсе итеп үзгәртелгән.

1934 елның 28 декабрендә Удмурт АССРга үзгәртеп корылган; 1935–1937 елларда Киров крае составына кергән булган. 1937 елда Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына Воткинск, Сарапул, Каракүл һәм Кыяс районнары күчерелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Удмуртиягә ~40 ширкәт эвакуацияләнгән.

Хәзерге заман 1991 елның 11 октябрендә Удмурт АССР Югары Советы республиканың суверенитетын игълан итте. 1994 елда Удмуртия Республикасының Конституциясе кабул ителде.

Халык Моны да карагыз: Удмуртия халкы

Милли состав: Милләт 1939Всесоюзная перепись населения 1939 года, % 1959Всесоюзная перепись населения 1959 года, % 1970Всесоюзная перепись населения 1970 года, % 1979Всесоюзная перепись населения 1979 года, % 1989Всесоюзная перепись населения 1989 года, % 2002Всероссийская перепись населения 2002 года, % 2010, %Руслар 55,7 56,8 57,1 58,3 58,9 60,1 62,2Удмуртлар 39,4 35,9 34,2 32,1 30,9 29,3 28,0Татарлар 3,3 5,3 6,1 6,6 6,9 6,9 6,7

Торак пунктлар

border|100px|ИжауИжауborder|110px|ВоткинскВоткинскborder|110px|СарапулСарапулborder|110px|ГлазовГлазов Урын Шәһәр Удмуртча исеме Халык саны border|110px|МожгаМожгаborder|110px|ИграИграborder|110px|БалезиноБалезиноborder|110px|КамбаркаКамбарка 1 Ижау Иж 627 734 2 Сарапул Сарапул 101 381 3 Воткинск Вотка 99 022 4 Глазов Глаз 95 854 5 Можга Можга 47 961 6 Игра Эгра 20 737 7 Ува Ува 19 984 8 Балезино Балезино 16 121 9 Кез Кез 11 080 10 Камбарка Камбарка 11 021 11 Кизнәр Кизнер 9 536 12 Завьялово Дэри 8 986 13 Кече Пурга Пичи Пурга 7 711 14 Якшур-Бодья Якшур-Бӧдья 7 252 15 Шаркан Шаркан 6 614 16 Яр Яр 6 596 17 Алнаши Алнаши 6 303 18 Вавож Вавож 5 816 19 Новый Новый 5 742 20 Дебёсы Дэбэс 5 720 <noinclude>

Административ-территориаль бүленеш Моны да карагыз: Удмуртиянең административ-территориаль бүленеше Административ районнар № Районның исемеМуниципальные образования УР Удмуртча исеме Административүзәге 1 Алнаши районы Алнаш ёрос Алнаши 2 Балезино районы Балезино ёрос Балезино 3 Вавож районы Вавож ёрос Вавож 4 Воткинск районы Вотка ёрос Воткинск 5 Глазов районы Глаз ёрос Глазов 6 Грахово районы Грах ёрос Грахово 7 Дебёсы районы Дэбес ёрос Дебёсы 8 Завьялово районы Завьял/Дэри ёрос Завьялово 9 Игра районы Эгра ёрос Игра 10 Камбарка районы Камбарка ёрос Камбарка 11 Каракүл районы Каракулино ёрос Каракүл 12 Кез районы Кез ёрос Кез 13 Кизнәр районы Кизнер ёрос Кизнәр 14 Кыяс районы Кияса ёрос Кыяс 15 Красногорское районы Красногорск ёрос Красногорское 16 Кече Пурга районы Пичи Пурга ёрос Кече Пурга 17 Можга районы Можга ёрос Можга 18 Сарапул районы Сарапул ёрос Шыгай 19 Селты районы Сьӧлта ёрос Селты 20 Сөмсә районы Сюмси ёрос Сөмсә 21 Ува районы Ува ёрос Ува 22 Шаркан районы Шаркан ёрос Шаркан 23 Юкаменское районы Юкаменск ёрос Юкаменское 24 Якшур-Бодья районы Якшур-Бӧдья ёрос Якшур-Бодья 25 Яр районы Яр ёрос Яр

Республика буйсынудагы шәһәрләр Ижау Сарапул Воткинск Глазов Можга

Дәүләт корылышы Удмурт Республикасының дәүләт-хокукый корылышы Россия Федерациясе Конституциясе һәм Удмурт Республикасы Конституциясе белән билгеләнә. Югары канун чыгару һәм контроль органы — биш елга сайлана торган Удмурт Республикасының дәүләт шурасы. Хәзерге составы 2013 елда сайланган, рәисе — Владимир Невоструев. Башкарма хакимият — Президент һәм Республика хөкүмәте. 

Икътисад Удмуртия — зур үскән сәнәгать һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы белән республика. Шулай ук республикада иң зур яклау (оборона) ширкәтләренең тупланышы. Республика нефть белән бай, 2006 елда 10,2 млн. т нефть чыгарылган.http://www.udminvest.ru/prezentaciya_udmurtskoj_respubliki/ekonomicheskij_potencial?PHPSESSID=c5f86ba1012d2b6bce035048b26d668d

Сәнәгать Сәнәгатьнең төп тармаклар — машиналар төзү, металл эшкәртү, кара металлургия һәм агач эшкәртү сәнәгате. Энергетика: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Воткинскта җылылык электр станцияләре бар. Металлургия җитештерү Ижауда туплана, металл кою җитештерүе — Ижауда һәм Воткинскта. Шулай ук җиңел автомобиль һәм автофургоннар, мотоцикллар, ау мылтыкларның җитештерү бар. Агач хәзерләү төньяк һәм көнбатыш районнарда үткәрәләр. Ширкәтләрнең зур өлеше хәрби сәнәгать комплексы белән бәйләнгән.

Авыл хуҗалыгы Авыл хуҗалыгы файдаланыла торган җирләре республиканың 50 % урынын ала. Терлекчелектә мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өстенлек итәләр. Арыш, бодай, карабодай, солы, борчак, кукуруз, көнбагыш, җитен, рапс, бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр.

Транспорт Автомобиль транспорты Республиканың территория аша өч федераль әһәмиятле юл уза: Р320 (Алабуга — Ижау), Р321 (Ижау — Игра — Глазов), Р322 (Ижау — Сарапул).

Һава транспорты Республиканың бердәнбер аэропорты Ижауда урнаша.

Тимер юл транспорты Төп линияләр: Казан — Әгерҗе — Екатеринбург, Киров — Балезино — Пермь, Ижау — Воткинск, Люкшудья — Көлмез

+ Тимер юл вокзаллары center|180px center|180px center|180px center|180px Глазовта тимер юл вокзалы. Можгада тимер юл вокзалы. Балезинода тимер юл вокзалы. Сарапулда тимер юл вокзалы.

Мәдәният «Италмас» — Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле.

ММЧ «Удмуртия» — телерадиокомпания. «Удмурт дунне» — газета. «Инвожо» — яшьләр журналы. «Вордскем кыл» ― фәнни-методик журнал.

Спорт Профессиональ клублар: "Зенит-Ижевск" футбол клубы (Россиянең икенче футбол дивизионында уйный), Югары хоккей лигада "Ижсталь" хоккей клубы уйный.

Удмуртиядә туган танылган шәхесләр Татарлар Зөлфия Камалова — Австралиядә иҗат итүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2012).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Гербер Удмуртия гимны

Төркем:Идел-Урал илләре Төркем:Удмуртия Төркем:Россия Федерациясе республикалары