Йошкар-Ола (элеккеге исеме — Чар) ( — «кызыл», — «шәһәр» — «Кызыл шәһәр», искергән ) – Мари Эл республикасының башкаласы.
Халык саны — 248 688 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 259 162 кеше (2010).
География Шәhәр Кече Какшан елганың сул ягында, Мәскәүдән 743 километрга көчыгышрак урнашкан. Яшел Үзән — Яраң тимер юлында Йошкар-Ола станциясе. Шәһәр аша Р165 (Йошкар-Ола — Яраң), Р172 (Йошкар-Ола — Өрҗем), Р173 (Йошкар-Ола — Козьмодемьянск), Р174 (Йошкар-Ола — Мария Посады — Чуел), Р175 (Йошкар-Ола — Яшел Үзән — Казан), Р176 «Нократ» (Чабаксар — Йошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.
Йошкар-Оладан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Петрозаводск ~ 1434 кмВологда ~ 866 кмСыктывкар ~ 724 кмКиров ~ 297 кмБерезники ~ 846 кмГлазов ~ 396 кмТүбән Новгород ~ 325 кмВладимир ~ 576 кмМәскәү ~ 763 км150px|center|Роза ветровИжау ~ 523 кмПермь ~ 669 кмЕкатеринбург ~ 1025 кмЧабаксар ~ 96 кмСаранск ~ 418 кмСембер ~ 317 кмСамар ~ 559 кмКазан ~ 145 кмЫрынбур ~ 873 км
Сәгать поясы left|60px Йошкар-Ола һәм Мари Ил Республикасы Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат
Тарих
Шәһәр 1584 елда Фёдор Иванович патшасы указы буенча «Царёв город на Кокшайке» (соңрак ул Царёвококшайскка әйләнә) исеме астында ныгытма буларак нигезләнә.
1708 елдан — Казан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе үзәге. 1781 елдан — Казан губернасының Чар өязе үзәге.
1856 елда шәһәрдә 5 чиркәү, 178 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган.
1919 елда шәһәргә Краснококшайск исеме бирелә. 1920 елның июньдә, Казан губернасы юкка чыгару сәбәпле, Краснококшайск өяз белән Вятка губернасы составына кертелә; шул ук елның ноябрьдә Мари автономияле өлкәсе оештырыла, ә Краснококшайск аның административ үзәге була.
1928 елда шәһәргә Йошкар-Ола (Кызыл шәһәр) исеме кушыла. 1936—1990 елларда — Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы.
1991 елдан Мари Ил Республикасы башкаласы булып тора. Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856http://www.mojgorod.ru/r_marijel/joshkarola/ 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=476 1913 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010967 ~1 200 1 658 ~2 500 ~4 300 ~7 600 ~27 200 88 744 166 073 201 371 241 601 256 719 248 688
Милли состав: руслар — 66,3%, чирмешләр — 24,7%, татарлар — 4,6%, украиннар — 2,3%, чуашлар — 0,8%.
Югары уку йортлары Мари дәүләт университеты Идел буе дәүләт техника институты Регионара ачык социаль институты Шуның өстенә, шәһәрдә башка югары уку йортларның якынча 10 филиал эшли. Галерея
Кардәш шәһәрләр Сомбатхей, Маҗарстан Бурж, Франция Принстон, АКШ Партнёр шәһәрләр: Чабаксар, Россия Казан, Россия Кызыклы фактлар Йошкар-Ола — Й хәрефеннән башланган бердәнбер Россия шәһәре. Йошкар-Ола маричадан ненецчага «Нарьян-Мар» итеп тәрҗемә ителә.
Шәхесләр Виктор Тёмин, фотограф. Татарлар Булат Нигъмәтуллин, җырчы, ТР атказанган артисты (2017).
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Яндекс.Панорамаларда
Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Йошкар-Ола