Баулы (, ) — республика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге. Татарстаннын, көньяк-көнчыгыш чигендә Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында (Казаннан 369 километр). Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы суы буенда, Сембер–Уфа тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Баулы аркылы Казан–Ырынбург автомобиль юлы уза. Халкы – 22 мең кеше. Тарих 1658 елда нигез салына. 1930-63 елларда һәм 1965 елдан Баулы районы үзәге 1963 елдан Бөгелмә шәһәр Советы карамагында 1950 елдан – шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе 1996 елның 17 сентябреннән – шәһәр. XYIII-XIX йөзләрдә яшәүчеләре җир биләүче башкортлар һәм дәүләт крестиәннәре булган. Игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 21628 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 69,69%, урыслар — 21,59%, башка халыклар — 6,57%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 2,16%.

Сәнәгать Нефть һәм газ сәнәгате («Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе) Кабель җитештерү заводы Азык-төлек сәнәгате (сөт, икмәк заводлары) ширкәтләре Төзү материаллары комбинаты «Мирас» халык кәсәбәчеләре фабрикасы типография

Мәгариф 6 урта мәктәп һөнәри лицей (2009 елдан аграр көллият) музыка мәктәбе Мәдәният 2 мәдәният йорты Төбәк тарихын өйрәнү музее 4 китапханә бар: 1 – үзәк, 2 – шәһәр, 2 балалар китапханәсе. Дин 2 мәчет Сәламәтлек саклау район үзәк хастаханәсе Шәһәрдә туган танылган шәхесләр

Илшат Гафуров (1961), КФУ ректоры (2010). Таһир Латыйфуллин (1958), биюче, педагог, балетмейстер, Татарстанның халык артисты (2009). Ганс Сәйфуллин (1941-2017), баянчы, җырлар авторы. Зиннур Зыякаев (1954), «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсенең баш инженеры. Айрат Хәйруллин (1981), Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры (2019).

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1919-01-03 Мөгаллим Гыймазыв 1982-07-26 1931-05-14 Рафаэль Мостафин Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты әдәбият белгечефилологязучы Rafael Mustafin 2011-04-14 1941-02-26 Ганс Сәйфуллин баянчы 1954-10-02 Зиннур Зыякаев Уфа дәүләт нефть-техника университеты 1961-08-01 Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университетыКазан дәүләт финанс һәм икътисад институты университет профессорыгалим Казан (Идел буе) федераль университеты Ilshat Gafurov 1965 Сергей Огородников bodybuilder 1974-11-04 Илдар Габдрахманов И. М. Губкин исемендә Россия дәүләт нефть һәм газ университетыРоссия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгының Дипломатия академиясе сәясәтче Ildar Gabdrakhmanov 1981-12-11 Айрат Хәйруллин (1981) сәясәтче Airat Rinatovich Khairullin 1989-05-25 Ринас Әхмәдиев җиңел атлет 1997-09-01 Denis Nurulin актёр

Сылтамалар

Баулы интернет порталы Баулы @ tatcenter.ru Моны да карагыз

Төркем:Татарстан район үзәкләре Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:Баулы Төркем:Баулы районы торак пунктлары