Лениногорск (, ) — Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан шәһәр, Лениногорск районының үзәге. Ул Бөгелмә-Бәләбәй ике дәрәҗәле калкулыклы платосы өстендә, Зәй елгасының өске агымында урнаша. Әлмәт–Бөгелмә–Лениногорск агломерациясендә өченче шәһәр. Мәйдан – 34,04 км². Халык саны – 63 314 кеше (2016). Лениногорск 2006 һәм 2008 елларда Россия шәһәрләрнең иң җыйнакларыннан берсе дәрәҗәсенә лаек булган. Физик-географик тасвирлама Географик урнашуы thumb|left|250px|Космостан күренеш Лениногорск шәһәре Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калулыгы өстендә, Ромашкино нефть табылдыгы урынында, Казаннан көньяк-көнчыгышка 322 км, Мәскәүдән көнчыгышка 1126 км ераклыкта урнашканАвтоТрансИнфо . Шәһәр чикләре булып түбәндәгеләр тора: төньяктан — дәүләт урман фондының урман кварталлары; көнчыгыштан һәм көньяктан — төбәк дәрәҗәсендәге ике автомагистральне берләштерә торган әйләнеч юл һәм дәүләт урман фондының урман массивы; көнбатыштан – тимер юл магистрале һәм дәүләт урман фондының урман массивы. Лениногорскиның географик координаталары (төп нигез итеп, үзәк почтамп алынган). Шәһәр җирлегендә көнбатыштан-көнчыгышка таба Камышлы елгасы ага, ул үзенең башлангычын Лениногорскидан төньяк-көнбатыштарак урнашкан сөзәклекләрдәге күпсанлы чыганаклардан ала. Шәһәрнең зур туристик һәм сәнәгать мөмкинлекләре бар, ул урман-парк зонасы һәм урман фондының яшел зонасында урнашкан. Лениногорск – Россиянең бары тик чишмә суы белән генә тәэмин ителгән уникаль шәһәрләренең берсе. Шәһәргә чишмә суы төче суның җир астындагы бик зур табигый саклагычында урнашкан Сугышлы һәм Иске Писмән су алгычларыннан киләПроект генерального плана города Лениногорска, пояснительная записка Информация о предоставлении водных объектов в пользование на основании договоров водопользования и решений о предоставлении водных объектов в пользование по зоне деятельности Нижне-Волжского БВУ (Республика Татарстан) по состоянию на 16.12.2010 г. . Сәгать поясы left|100px Лениногорск шәһәре, бөтен Татарстан кебек үк, халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) дип билгеләнелә торган сәгать поясында урнашкан. Ул UTC буенча исәпләгәндә, 3:00 гә тигез. Климат Лениногорск III уртача континенталь районда урнашкан, шуңа күрә салкын һәм суык кыш һәм уртача эссе җәй белән тасвирланв. . Уртача еллык температура +3,3 °C. Иң салкын ае - гыйнвар (−11,5 °C), иң җылы - июль (18,5 °C). Абсолют температура максимумы +37 °C, ә абсолют температура минимумы -37 °C.

Халык right|500px|thumb|Лениногорск халык саны демографиясе (1939-2010 еллар) 2012 елның 1 гыйнварына Лениногорскиның халык саны 63 716 кеше тәшкил иткән, бу бөтен Татарстанның халык саныннан 1,67%, шәһәр халык саныннан 2,21 % тәшкил итә. Халык тыгызлыгы - 1817 кеше/км². Халык саныннан 16,9% бала һәм яшүсмерләр, 63,9% яшьләр һәм 19,2% өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итәләр. Шәһәр җирлегендә 25 милләт вәкиле яши, шул исәптән: руслар — 43,3%, татарлар – 42,8%, чуашлар – 5,3%, мордвалар – 5,8%, башка халыклар – 2,8%. Шәһәр халык саны соңгы елларда, табигый тискәре артым һәм халыкның тискәре күчеше нәтиҗәсендә, бик кимегән. 2008 елда 1 мең кешегә туулар дәрәҗәсе 11,2%, ә үлем дәрәҗәсе 14,6% булган. 2010 елда туганнарның саны 982 кеше була, ләкин бу 2009 елга караганда 4% азрак. Ә вафат булучылар саны 5% арткан һәм 1254 кеше булган.Отчетный доклад Главы муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» «Об итогах социально-экономического развития Лениногорского района в 2010 г. и задачах на 2011 год» Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы фаразлавы буенча, халык саны 2020-елларда ул 65 250 билгесенә, ә 2030 елга хәтле 62 840 санына төшәчәк. + Лениногорск шәһәренең халык саны еллар буенча «Минем шәһәр» Россия шәһәрләре һәм төбәкләре буенча халык энциклопедиясе француз википедиясендә Лениногорск шәһәре1989 елгы җанисәп. Автоном җөмһүриятләр, өлкәләр, һ.б. 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре. Ел18641883190019101939195919671970197619791982198619891991Саны1 4161 4812 0581 9482 30038 60042 00046 60051 00053 60057 00060 00062 09364 100Ел19961999200020012002200320052006200720082009201020112012Саны67 10067 90068 10068 20065 59265 60065 60065 50065 70065 75165 48665 45264 03663 176

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 60993 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 47,48%, урыслар — 44,34%, башка халыклар — 7,41%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,77%.

Тарих Россия империясе периоды Лениногорск - 1795 елда барлыкка килгән Яңа Писмән һәм Иске Писмән исемле татар авылы өстенә корылган яңа шәһәр. Иске Писмән авылы, башка Россия империясенең чик буенда урнаштырылган кебек, качкын крестьяннар һәм солдатлар белән нигезләнгән. Башта ул Писмән бистәсе, аннары соң Ясач Писмән, соңрак кына Иске Писмән авылы исемен алган. Шулай ук, биш ел үтәвеннән соң, авылда 109 йорт, 384 ир һәм 327 хатын-кыз булды. Халык саны арткан, һәм кешеләр Камышлы елгасының башка ягына күчтеләр. Шулай Яңа Писмән авылы нигезләнгән. 1775 елдагы Екатерина IIнең губерния реформасы буенча, Бөгелмә бистәсе һәм тирә-як авыллар Бөгелмә өязенең үзәге игълан итә. Шулай итеп Яңа Писмән авылы Бөгелмә өязенә дә керә. Яңа Писмән авылы тиз арта, һәм озакламыйча село статусын ала. 1883 елда селода 1481 кеше яшәгән. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Яңа Писмән төбәкнең иң зур авылларыннан берсе булган. Совет периоды Гражданнар сугышы вакытында бөтен Идел буе районнарда ачлык котырынган. Яңа Писмән авылы да моннан искәрмә булмаган. 1935 елда Яңа Писмән районы барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышында район 6789 кеше югалткан. Яңа Писмән 12 Советлар Берлегенең каһарманларның ватаны. Аның санында: Гыйльми Баһаветдинов, Газинур Гафият улы Гафиятуллин, Иван Федор улы Денисов, Иван Александр улы Заварыкин, Ибраһим Хөсәен улы Мурзин, Самат Садриев, Григорий Саул улы Ушполис, Әкрәм Хәйретдинов, Ислам Халиков, Мисбах Хәлиуллин, Евстафий Григорий улы Яковлев, Василий Иван улы Яницкий. 1943 елның 2 августында Яңа Шөгер авылы янындагы беренче скважинада 617-618 метр тирәнлектә нефть табыла. Соңрак - 1948 елның 28 июлендә Тимәш авылы янындагы 3 скважинада девон нефте барлыгы ачыклана. Ул Ромашкино нефть чыганагы атала. Шушы бай чыганак табылу белән Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен яңа тарих битләре ачыла. Яңа Писмәндә «Бөгелмәнефть» һәм «Татбурнефть» трестлары идарәләре урнаша. Авылга Баку, Грозный, Краснодар, Башкортстан, Сахалиннан күпсанлы боралау, төзү осталары килә. 1950-1955 елларда биредә 126,5 мең квадрат торак йорт сафка баса, һәм 1955 елның 18 августыннан ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән эшчеләр бистәсенә Лениногорск исеме һәм шәһәр статусы бирелә. Советтан соңгы дәвер Бүгенге Лениногорск – яшел һәм җыйнак шәһәр. Ромашкино нефть чыганагы хәзерге вакытта дөньяда иң зурысы дип таныла. Шәһәрдә мәдәният үзәге, “Ихлас” мәчете, “Яшьлек” стадионы, 2 бассейн, тау чаңгысы базасы, трамплин, Боз сарае һәм нефть музее эшли. Күптән түгел автовокзал, тимер юлы станицясе эшли башлады. Икътисад left|350px|thumb|Татарстанның нефть табылмалары харитасы Лениногорск – зур үсешкә ия сәнәгый җитештерүле күп тармаклы шәһәр. Икътисад өлкәсендә нефть-газ сферасы ширкәтләре (41,1%); төзелеш (24,5%); транспорт (9,6%); җитештерү сферасы (4,8%); электр энергиясе, газ, пар һәм су җитештерү, тапшыру һәм бүлү өлкәсе (4,1%); авыл хуҗалыгы (3,1%) әйдәп баралар. 2011 ел башында сәнәгый җитештерү индексы 108% ны тәшкил итте. 2010 ел өчен күрсәтелгән эш һәм хезмәт күрсәтүләр продукциясе күләме – 21 млрд сум ( 112%); тулаем җирле продукт (2010 ел өчен) – 32, 72 млрд сум ( 113,6%; сәнәгый җитештерү күләме (2010 ел өчен) – 16, 64 млрд сум ( 108,6%). Сәнәгать Лениногорск шәһәре Татарстанның иң зур нефть һәм газ сәнәгате үзәкләренең берсе, чөнки ул уникаль Ромашкино нефть ятмасына бик якын урнашкан. Ул дөньядагы иң зур нефть чыгару урыннарының берсе (ә табылган вакытта исә иң зурысы була). Аны эшкәртү эшен 1948 елдан башлап «Татнефть» алып бара. Бу Татарстанда беренче булып ачылган нефть ятмаларының берсе. Miller and Lets билгеләмәсенә караганда, SPE классификациясе буенча исбатланган запаслар 2006 елның 1 гыйнварында 3255 млрд баррель тәшкил иткән, ягъни компаниянең исбатланган нефть запасларының 55,6%.. Нефть сәнәгатенең иң зур вәкиллләре исә түбәндәге ширкәтләр: «Лениногорскнефть» нефть һәм газ табу идарәсе, «Лениногорск тампонаж эшләре идарәсе», «Татнефть-лениногоркскремсервис», геологик разведка һәм геофизик эшләр предприятиесе («Геотех»). Машина эшләү тармагы түбәндәге оешмалардан гыйбарәт: автокомпонетлар җитештерүче «Лениногорск механик заводы», төрле эшләр өчен махсус техника ясаучы «АгроИдея», «АвтоСпецОборудование» Лениногорск заводы», нефть һәм газ сәнәгате өчен җиһазлар һәм автоматлаштыру чаралары эшләүче «Лениногорск нефтеавтоматика тәҗрибә заводы», нефть чыгару һәм бурлау җиһазлары җитештерүче «ТМС-Буровой Сервис», коррозиягә каршы өслекле һәм җылылыкны изоляцияләүче торбалар һәм фасон җайланмалар ясаучы «Квинтал» оешмасы. Төзелеш тармагындагы оешмалар: тимербетон җайланмалар ясаучы ике завод, махсус объектлар төзүче компанияләр («Контакт-С», «Лениногорскнефтьстрой», «Ортэкс») һ.б. Шулай ук шәһәрдә җиңел һәм азык-төлек сәнәгате ширкәтләре дә эшли: ике икмәк заводы («Колос», «Лениногорск икмәк заводы»), май-сыр эшләүче комбинат, сөт заводы («Торос-Молоко»), минераль сулар һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү заводы («Агропак-Татарстан»), кош фабрикасы, тегү фабрикасы, йорт җиһазлары фабрикасы. Халыкның эш белән тәэмин ителүе right|500px|thumb 2011 елның 22 сентябрь мәгълүматларына караганда, эшсезлек дәрәҗәсе 1, 09 % тәшкил иткән, исәптә 475 кеше тора. Уртача айлык хезмәт хакы 2011 елның маенда 17 868, 36 сум ( 99, 0 %, ТР буенча 17 788, 7 сум). Яшәү минимумы 4733 сум (2011 елның 1 гыйнварында), минималь куллану бюджеты 9250 сум. 2011 елда төрле тармаклар буенча уртача айлык хезмәт хакы түбәндәгечә: авыл хуҗалыгында 7256 сум ( 106, 5 %, ТР буенча 8724), файдалы казылмалар табу ширкәтләрендә 26 133, 5 сум ( 87, 0 %, ТР буенча 27 380, 5), эшкәртү сәнәгате ширкәтләрендә 14 065, 3 сум ( 96, 0 %, ТР буенча 18 492, 7), коммуналь хуҗалыкта 19 361, 2 сум ( 97,7 %, ТР буенча 26 814, 9), төзелештә 23 989, 1 ( 122, 1 %, ТР буенча 20 000, 5), транспорт һәм элемтәдә 21 250, 6 сум ( 91, 9 %, ТР буенча 19 867, 7), сәүдә һәм ашатуда 6000 сум (, ТР буенча 16 487, 9), мәгарифта 9370, 4 сум ( 119, 2 % ТР буенча 12 057, 1), сәламәтлек саклауда 10, 768, 1 сум ( 108, 3%, ТР буенча 11 809, 1). Икътисад тармаклары буенча мәшгуль булучылар (2010 елның башы) : № Икътисад тармаклары кешеләр саны % 1 Сәнәгать 6036 15,6 2 Транспорт һәм элемтә 5097 13,1 3 Төзелеш 4056 10,5 4 Сәүдә һәм җәмәгать туклануы 4431 11,4 5 Мәгариф 3496 9,0 6 Башка эшчәнлек төрләре 15689 40,4 Җәмгысе: 38805 100 Эшкә сәләтле халыкның кимүе һәм пенсионерлар саны артуы күзәтелә. Эшкә сәләтле яшьтән яшьрәк булучы халык санының аз булуы сәбәпле, эшкә сәләтлеләрнең күбәюе фараз ителми . Инвестицияләр Лениногорскида 10 инвестицияләр мәйданчыгы эшли, шуларның өчесе «Идея-Юго-Восток» инновацион-җитештерү технопаркы кысаларында Общая сумма инвестиций в основной капитал за 2010 год составляет 3,131 млрд рублей, что составило 144,2 % от значений 2009 года.. 2010 елда төп капиталга инвестицияләрнең гомуми суммасы 3, 131 млрд сум тәшкил итә, бу исә 2009 ел саннарының 144,2 %. Соңгы елларда гамәлгә ашырылучы инвестицион проектларның иң зурысы - «Татсталь» электрометаллургия заводын төзү һәм гамәлгә кертү, аның бәясе 21, 533 млрд сум, ә җитештерүчәнлеге елына 2 млн тонна металл продукциясен тәшкил итә Основным инвестором проекта выступает Екатеринбургская группа металлургических предприятий ОАО «Макси-групп».. Проектның төп инвесторы Екатеринбурның «Макси-групп» ААҖ металлургия ширкәтләре төркеме.