Яңа Зеландия (, ) – Тын океанның көньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Ике зур (Көньяк утрау һәм Төньяк) һәм күп (700гә якын) кечкенә утрауларда урнашкан. Дәүләтнең башкаласы – Веллингтон каласы (). Яңа Зеландия халкы саны – якынча 4 284 мең кеше.

География

Яңа Зеландия Кук бугазы аерган Төньяк һәм Көньяк утрауларда урнашкан. Яңа Зеландиягә Тын океандагы берничә кече утраулар да керә. Илнең 3/4 өлеше тау вә калкулыклардан гыйбарәт. Яр буе һәм елга үзәннәре — уйсулыклар. Төньяк утрауда җир тетрәүләр ешрак була, сүнмәгән янартаулар, гейзерлар, кайнар минераль су чыганаклары бар. Көньяк утрауда Көньяк Альп таулары урнашкан (иң биек җире 3764 м — Кук тавы; тау түбәләрендә мәңгелек кар һәм бозлыклар бар). Төньяк утрау янындагы шельфта нефть, газ, тимер, бакыр, полиметалл рудалары, алтын, ташкүмер чыганаклары бар.

Субтропик диңгез килматы, кырый көньякта уртача климат. Июльнең уртача температурасы төньякта +12°, көньякта +5°, гыйнварның уртача температурасы төньякта +19°, көньякта +14°. Уртача еллык явым 400–700 мм, тау битләүләрендә 2000–5000 мм. Елгалары күп сулы, һидроэнергетик ресурсларга бай. Иң эре елгасы — Уайкато (озынлыгы 354 км).

Яңа Зеландиядә сары, кара һәм кәстәнә туфраклар, тауларда тау-урман, тау-болын туфраклары таралган.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы Урман башлыча биек тауларда сакланып калган. Үсемлекләрнең 75%тан артыгы эндемик. Абага, эпифит агачы һәм лианалар, җирле агач төрләре (каури, намаки, риму, тарайро һәм башкалар) күп.

Хайваннар дөньясы ярлы. Имезүчеләрдән күсе, эт, ярканатлар, сөйрәлүчеләрдән туатара, кошлардан пингвин, акчарлак һәм башкалар күп. Очмый торган кошлардан киви, уека, моа һәм чебенче, песнәк, сыерчык бар. Соңгы 100 ел дәвамында хайваннар дөньясы болан, төлке, куян һәм башкалар хисабына баеган. Яңа Зеландиядә 10 милли парк (Маунт-Кук, Тонгариро, Фордлен һәм башкалар), 2 диңгез паркы, резерватлар бар.

Тарих 10—14 гасырларда Яңа Зеландиягә маориләр килеп урнашканнар. Аурупалылардан иң беренче булып утрауларга 1642 елда нидерланд диңгезчесе Абел Тасман барган. 1769—70 елларда инглиз диңгез сәяхәтчесе Җ.Кук утрауларны тәдкыйк иткән. 19 гасырның башында аурупалыларның беренче торак пунктлары пәйда булды. Шул ук вакытта маориләр җирләрен басып алу процессы башланды. 1840 елда инглиз мөһаҗирләре Велиингтон шәһәренә нигез салганнар. 1840 елда Бөекбритания Яңа Зеландияне үз мөстәмләкәсенә әйләндергән. 1843 елда маориләрнең иңглиз мөстәмләкәчеләренә каршы кораллы баш күтәрү башланган. 1872 елга килеп маориләрнең каршылыгы тулысынча дирлек бастырылган. 1907 елда Яңа Зеландия доминион статусын алган. Беренче бөтендөнья сугышында Бөекбритания ягында булган. Сугыштан соң Яңа Зеландия Алманиянең элекке мөстәмләкәләре булган Көнбатыш Самоа Һәм Науруны идарә итү өчен Бөекбритания һәм Австралия белән берлектә мандат алган. 1926 елгы империя конференциясе һәм 1931 елгы Вестминстер статуты белән расланган карарлар нигезендә Яңа Зеландия тышкы һәм эчке эшләрдә тулы мөстәкыйльлеккә ия булды. Икенче бөтендөнья сугышында антифашистик коалиция ягында булган. 1945 елдан — БМО әгъзасы.

Халык Халкының төп өлеше — яңазеландиялеләр; алар яңазеландияле инглизләр һәм маориләргә (15%) бүленә. Моннан тыш, полинезиялеләр, инглиз, шотланд, ирланд, кытай, hинд һ.б. халыклар яши. Рәсми теләр — инглиз һәм маори теллере. Диндарларның күбесе — протестантлар. Шәһәр халкы — 85%. Эре шәһәрләр: Веллиңтон, Окленд, Крайстчөрч.

Диннәр Яңа Зеландия халкының ~40 % ы үзен бернинди дингә дә бәйләп карамый. Диндарларның күбесе — христианнар (протестантлар һ. б.). Яңа Зеландиядә ислам Яңа Зеландиядә Һинд дине Эре шәһәрләр

border|115pxОклендborder|115pxВеллиңтонborder|115pxКрайстчөрч

Һамилтон Урын Шәһәр Инглизчә Халык саны border|115pxТаурангаborder|115pxДандинborder|115pxПалмерстон-Нортborder|115pxНельсон 1 Окленд Auckland 1,413,700 2 Веллиңтон Wellington 393,600 3 Крайстчөрч Christchurch 375,200 4 Һамилтон Hamilton 218,800 5 Нейпир-Һастиңс Napier-Hastings 128,800 6 Тауранга Tauranga 127,700 7 Данидин Dunedin 116,200 8 Палмерстон-Норт Palmerston North 82,400 9 Нельсон Nelson 64,100 10 Роторуа Rotorua 56,200 11 Нью-Плимут New Plymouth 55,600 12 Фангареи Whangarei 54,400 13 Инверкаргилл Invercargill 49,800 14 Капити Kapiti 41,000 15 Фангануи Whanganui 39,200 16 Гисборн Gisborne 35,400 17 Бленем Blenheim 30,200 18 Пукекоһе Pukekohe 28,400 19 Тимару Timaru 28,400 20 Таупо Taupo 23,400<noinclude>

Административ бүленеш №ТөбәкАдминистратив үзәкМәйдан, км²Халык саны, кешеТыгызлык, кеше/км² 1НортлендФангареи13 94116610011,9 2ОклендОкленд50481527100302,5 3ВаикатоҺамилтон25 59843080016,8 4Бей-оф-ПлентиТауранга12 44728230022,7 5Гисборн¹Гисборн8351471005,6 6ТаранакиНью-Плимут727315900021,9 7Манавату-ВангануиВангануи22 2151148005,2 8Һокс-БейНейпир14 16423220016,4 9ВеллиңтонВеллиңтон812449150060,5 10Марлборо¹Бленем12 484491003,9 11Нельсон¹Нельсон44549300110,8 12Тасман¹Ричмонд9786448004,6 13КентербериКрайстчөрч45 346328000,7 14Вэст-КостГреймут23 33657430024,6 15ОтагоДанидин31 4762117006,7 16СаутлендИнверкаргилл28 681965003,4 Барлыгы268 7154 242 05115,8¹Территориаль идарә функцияләренә ия төбәк шуралары Тышкы территорияләр

Утраулар төркеме (Чын исем) Мәйдан,км² Халык саны,http://www.stats.govt.nz/browse_for_stats/population/estimates_and_projections/SubnationalPopulationEstimates_HOTPAt30Jun14.aspxкеше (2013) Координатлар Кермадек утраулары 33,08  — Три-Киңс утраулары (Ngamotukaraka, Manawa Tawhi) 4,86  — Чәтем архипелагы (Wharekauri, Rekohu) 966,00 600 Соландр (Hautere) 0,70  — Яңа Зеландиянең субантарктик утраулары Баунти утраулары 1,35  — Снар утраулары (Tini Heke) 3,41  — Антиподлар утраулры 20,97  — Окленд архипелагы (Motu Maha) 625,60  — Кемпбелл утраулары (Motu Ihupuku) 113,31  — Барлыгы 1769,28 600 Башка территорияләр ТерриторияМәйданкм²Халык санычел. (2011)БашкалаСтатус Кук утраулары 236,7 14 974 Аваруа Үзидарәле дәүләт берәмлеге Ниуэ (Ниве) утравы 261,46 1611 Алофи Үзидарәле дәүләт берәмлеге Токелау утраулары 10 1411 Нукунону Бәйле территория Росс территориясе* 450 000 0 — Бәйле территория Барлыгы 719 188 4 422 396   * Антарктика турында килешү буенча халыкара җәмгыять тарафыннан танылмый

Икътисад Яңа Зеладия — авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәдә үсеш алган индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7%, сәнәгать 19%, хезмәт күрсәтү тармагы 74%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Яңа Зеландия экспорты 61.722 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итәhttp://www.stats.govt.nz/browse_for_stats/snapshots-of-nz/nz-in-profile-2014/main-trading-partners.aspx; төп партнерлар — Австралия — 21.0%, Кытай — 15.0%, АКШ — 9.2%, Япония — 7.0%. Төп экспорт таварлары — сөт мәхсулатлары, ит, йон, урман мәхсулатлары, балык, машиналар.

Яңа Зеландия экспорты 59.076 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итә; төп партнелар: Кытай — 16.4%, Австралия — 15.2%, АКШ — 9.3%, Япония — 6.5%, Сингапур — 4.8%, Алмания — 4.4%. Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, транспорт васитәләре, очкычлар, нефть, электроника, текстиль, пластмасслар.

Авыл хуҗалыгының нигезе — сөт, ит вә ит-йон терлекчелеге. Фураҗ культуралары, бодай, арпа, солы, бөртекле-кузаклылар, яшелчәләр игелә. Җиләк-җимеш, шул исәптә, киви җитештерелә. Бакчачылык (цитрус җимешләр, алма, , , төчечия), йөземчелек алган. Балык һәм кит тотыла. Урманда агач хәзерләнелә.

Сәнәгать Сәнәгатьтә азык-төлек вә җиңел сәнәгать үсеш алган. Кара һәм төсле металлургия, машиналар төзү, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, химия, тукымачылык сәнәгате кәсәбәләре (предприятиеләре) бар. Әлүмин, пыласмас, ашламалар, цемент, заводлары бар. Табигый газ, тимер рудасы, бакыр, кургашын, тутыя, алтын, көмеш, күмер, титан, магнетит комы чыгарыла.

Транспорт Транспортта диңгез транспортының әһәмияте зур. Эре портлар: Веллиңтон, Окленд, Литлтон. Тимер юллар озынлыгы 3,9 мең километрhttp://www.transport.govt.nz/ourwork/keystrategiesandplans/connectingnewzealand/cnzstateofinfrastructure/, автомобиль юллары озынлыгы 92 мең км. Эре аэропортлар — Окленд, Крайстчөрч, Веллиңтон.

Искәрмәләр

Төркем:Океанлык илләре Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Яңа Зеландия