Бөекбрита́ния (), тулы исеме Бөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (), еш кына Берләшкән Патшалык дип кыскартыла () — Көнбатыш Европада урнашкан утрау-дәүләт. Бөекбритания һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.

1800 елда Бөекбритания Корольлеге һәм Ирландия Корольлеге берләшкәннәр, Бөекбритания һәм Ирландия Берләшкән Корольлеген барлыкка китергәннәр, ул аннан 1922 елда Ирландия ирекле дәүләте белән Бөекбританиянең Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия дип атала башлаган.Великий князь — Восходящий узел орбиты. — М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 9—50. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 5). — ISBN 5-85270-334-6.

Бөекбритания — Европаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырда — XX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. НАТОга керә.

Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештәнИнглиз телендә Бөекбритания өлешләрен countries, ягъни илләр дип атыйлар. тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Велс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар«Working with Overseas Territories» . Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.

Географик мәгълүмат

Бөекбритания Британ утрауларында һәм Ирландия утравының төньяк өлешендә урнашкан. Шулай ук Бөекбритания территорияләренә кече утраулар һәм архипелаглар, Норманд утраулары керә. Бөекбритания Атлантик океан тарафыннан юыла.

Бөекбритания кыйтгадан тар гына бугаз белән аерыла. Илдәге табигый шартлар Көнбатыш Европадан аерылмый диярлек, чөнки Бөекбритания кыйтгадан чагыштырмача күптән түгел аерылган. Илнең рельефы бертөрле түгел. Төньяк-көнбатышы таулы. Таулары борынгы, нык җимерелгән. Алар чагыштырмача файдаланырлык, әмма яшәү өчен тигезлекле көньяк-көнчыгыш өлеше уңайлырак.

Бөекбритания мәйданы — 244 820 км², коры җир мәйданы 240 590 км², ә эчке сулар 3 230 км² тәшкил итә. 1993 ел мәгълүматларына күрә коры җирнең 10 %-ы урманнар белән капланган, 25 %-ы авыл хуҗалыгы өчен кулланылган. Ярларның озынлыгы 17 820 км тәшкил итә. Утрауның көньяк яры Европа белән 50 км озынлыгы булган Евротоннель буенча тоташкан. Төньяк Ирландиянең Ирландия дәүләте белән 360 км озынлыгы булган чикләре бар.

right|260px|thumb|Бен-Невис тавы Лондонда урнашкан Гринвич обсерваториясе баш меридиан (нуль меридиан) булып билгеләнә.

Илнең иң биек ноктасы — Бен-Невис тавы (; 1343 м). Бөекбритания кайчандыр киң яфраклы урманнар белән капланган булган. Хәзер алар юк дәрәҗәсендә, кайбер урыннарда гына бүк һәм имәнлекләр сакланып калган. Эре хайваннардан аю, кабан дуңгызы, болан кебек хайваннар күптән кырып бетерелгән.

Климат Океанга якын булганлыктан, җәй салкынча (+12—16 °С), ә кыш йомшак, гыйнварның уртача температурасы +4—5 °С. Кар ява, ләкин тиз эреп бетә, бары төньякта, тауларда гына 1—1,5 ай ята. Диңгез климаты үләннәрнең үсүе өчен бик уңайлы, көньяк-көнчыгышында алар ел буена үсеп утыра. Бөекбританияне еш кына «яшел болыннар иле» дип йөртәләр.

Англиядә һава үзгәрүчән, бигрәк тә көз көннәрендә, болытлы һәм яңгырлы. Океаннан еш кына дымлы җил исә. Кышын да, җәен дә куе томан төшә. Кайвакыт томан берничә көн буена таралмый тора.

Күзәтү вакыты эчендә теркәлгән экстремаль температуралар: максималь — 38,5 °C (Кент графлыгы, 2003 елның 10 августы); минималь — −27,2 °C (Грампиан таулары, 1895 елның 11 феврале һәм Шотландия төньягы 1995 елның 30 декабре.

Файдалы казылмалар Элек Британия җирләре тулысы белән диярлек урман белән капланган булган. Бүгенге көндә аларның күпчелеге юкка чыгарылган.

Бөекбритания файдалы казылмаларга — ташкүмергә, тимер рудасы, кургаш һәм цинкка шактый бай. Утрауларны юа торган Төньяк диңгездә нефть һәм табигый газның бик зур чыганаклары бар.

Тарих

right|230px|thumb|Стоунхендж якынча безнең эрага кадәр 2500 елда төзелә Хәзерге Британия җирләрендә беренче кешеләр якынча 30 000 ел элек пәйда булганнар, дип санала Ancient skeleton was 'even older' .

Тарихка кадәрге чорда биредә кельт мәдәнияте өстенлек иткән. Безнең эраның 43 елында Британияне Рим империясе яулый башлый. Император Клавдий утрауны алырга әмер биргәч, римлылар аны 40 ел дәвамында яулаганнарРимское владычество в Британии . Хакимлек 400 ел чамасы дәвам иткән. Шуннан соң утрауда герман, англосаксон кабиләләре һөҗүм итеп урнаша. Җирле халык булган бриттлар киләчәктә Велс булачак җиргә китәргә мәҗбүр булалар. X гасырда англосаксоннар яулап алган җирләрдә Англия Патшалыгын игълан итә. Якынча шул ук вакытта Британиянең төньяк-көнбатыш өлешендә гэллар пиктлар белән бергә Шотланд Патшалыгын оештыра.

Нормандлар һөҗүме right|230px|thumb|Бөекбритания байрагының барлыкка килүе (Англия, Шотландия һәм Ирландия байраклары) 1066 елда Британия тарихында хәлиткеч вакыйга була — нормандлар Англиягә һөҗүм итә, һәм, аны яулагач, Велс һәм Шотландиянең күпчелек өлешен дә яулый. Алар бу җирләргә төньяк франсуз модельдәге феодализмны һәм норманд-француз мәдәниятен алып килә. Норманд зыялылары барлык җирле халыкларга йогынты ясый, ләкин, нәтиҗәдә, алар белән ассимиляцияләнәChibnall, Marjorie Дебаты о Норманнском завоевании. — Manchester University Press, 1999. — P. 115–122..

Соңрак Англия патшалары Велсне яулап алуны тәмамлый алалар, ләкин уңышсыз гына Шотландияне кушырга омтылалар. Шуннан соң Шотландия Англия белән даими низагларга карамастан, үз бәйсезлеген яклау юлында тора. Үз чиратында инглиз патшалары, Франция җирләренең өлешенә һәм француз тәхетенә дәгъва кылып, шулай ук Франция белән даими низагларга керә. Шул низагларның иң зуры тарихка Йөзьеллык сугыш булып кереп кала.

Урта гасырлар left|230px|thumb|Бөекбританияне оештырган Уния турында килешү Урта гасырларда Британиядә Реформация белән бәйле дини ызгышлар булып уза, аларның нәтиҗәсендә һәрбер илдә протестант дәүләт дине кертелә. Шул вакытта Вәлс тулысынча Англиягә буйсына, ә Ирландия Англия таҗы белән шәхси униягә керә. Хәзерге Төньяк Ирландия җирләрендәге католик гэль зыялыларының конфискацияләнә һәм Англия белән Шотландия протестантларына таратыла. 1603 елда Англия, Шотландия һәм Ирландия бер шәхси униягә берләштерелә, патша Яков I үз резиденциясен Эдинбургтан Лондонга күчерә. Шуңа карамастан, һәр илдә бәйсез сәяси институтлар саклана бирә.

XVII гасыр урталарында бар өч патшалык та күп кенә хәрби низагка керергә мәҗбүр була, аларның нәтиҗәсендә вакытлыча монархия юкка чыгарыла һәм кыска вакытка унитар Англия җөмһүрияте игълан ителәИнглиз ватандашлар сугышлары . Монархия кире торгызылса да, ул беркайчан да абсолют монархия формасына кайтмаячак. Бөекбритания Конституциясе конституцион монархия һәм парламент системасы асылын формалаштыра.

Шул ук чорда диңгез флотына һәм географик ачышларга күзәтелгән кызыксыну диңгез артында булган яңа җирләрне басып алуга һәм үзләштерүгә китерә. Аларның зур өлеше Төньяк Америкада урнашачак.

Бөекбритания Патшалыгы left|250px|thumb|Трафальгар сугышы рәсеме right|200px|thumb|Георг V беренче бөтендөнья сугышы вакытында right|200px|thumb|Британ солдатлары (Икенче бөтендөнья сугышы) left|250px|thumb|Бөекбритания Европа Берлеген оештыруында катнашкан 200px|thumb|Британ империясе өлеше булган җирләр 1 февраль 1793 ел — Франция Англия һәм Нидерландларга сугыш игълан итә. Франциянең инкыйлаб һәм Наполеон сугышларында җиңелгәннән соң (1792—1815) XIX гасырда Бөекбритания дөньяның төп диңгез һәм икътисади көче булып кала. Диңгездә чын көндәшләре булмаган хәлдә Британия үзенә «дөнья полициясе» вазифасын йөкли («Pax Britannica»).

1812 елның 18 июнендә — АКШ һәм Бөекбритания арасында сугыш башлана.

Бу чор тарихта Британиянең тиз икътисади, индустриаль һәм колониаль үсеш чоры дип теркәлә. Британ Империясе Һиндстан, зур Африка җирләрен һәм бар дөнья буйлап күпләп җирләрне яулап ала. Колонияләр өстеннән формаль идарәдән тыш Британия шулай ук күп илләр белән икътисади яктан идарә итә алган (Кытай, Аргентина, Сиам һ.б.)The Oxford History of the British Empire: The nineteenth century. Volume III .

Гасыр дәвамында илдә тизләтелгән халык үсеше күзәтелә. Урбанизация зур темплар ала. Бары тик гасыр ахырына таба гына башка илләр Британиянең көндәшләренә әйләнә башлый.

1913 елның 5 ноябрендә — Бөекбритания белән Франция Госман империясенә сугыш игълан итә.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Бөекбритания Франция, Россия империясе һәм АКШ белән бергә Алманиягә каршы көрәшә. Сугышны җиңү белән тәмамлагач, Британиягә элекке алман һәм госманлы колонияләре бирелә. Британ империясе зурлыгы белән тарихи рекордка аяк баса, бу чорда аның җирләрендә дөнья халкының чиреге яши. Шул ук вакытта ирланд милли хәрәкәтенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә Ирландия дәүләте аерылып чыга.

Икенче бөтендөнья сугышында да Бөекбритания Алманиягә каршы көрәшә, Ауропа союздашларының җиңелүеннән соң да көрәшен дәвам итә. Җиңүдән соң АКШ һәм ССРБ белән дөньякүләм мәнфәгатьләрне бүлешкән өч бөек мәмләкәтнең берсе. Сугыштан соң Британия хәле шактый мөшкел була, лейбористлар хакимияте вакытында илдә деколонизация күренеше пәйда була. 1947 елда Һиндстан бәйсезлеге игълан ителә. Һәм алдагы берничә дистә елда Британия колонияләренең күпчелеге, бәйсезлек игълан итеп, Милләтләр Дуслыгы илләре булып кала. Британия империясе тарих битләрендә кала.

Шулай да Бөекбритания үсешен дәвам итә. Инглиз теленең дөньякүләм таралуы британ мәдәниятенең тәэсирен тәэмин итә. Британия БМОның Иминлек шурасының биш даими вәкиленең берсе була, атом-төш коралына ия булган өченче дәүләт була. 1992 елда Бөекбритания Европа Берлеген оештыруда катнаша, аның беренче 12 әгъза исемлегенә керә.

2020 елның 31 гыйнварында Гринвич буенча 23:00 сәгатьтә (Казан вакыты белән 1 февральдә төнге 2:00 сәгатьтә) Бөекбритания Европа берлегеннән чыктыБритания Европа берлегеннән чыкты. Азатлык радиосы, 01.02.2020Brexit: All you need to know about the UK leaving the EU. bbc.com, 27.01.2020.

Административ-территориаль бүленеш right|200px|thumb|Бөекбритания административ берәмлекләре

Берләшкән Патшалыкның һәр өлкәсендә («ил»ендә) үзенең административ һәм географик бүленеш системасы һәм гадәтләре бар. Күпчелек очракта алар әле Бөекбритания дәүләтенең барлыкка килүенә кадәр яшәгән. Шуңа күрә барлык дәүләт өчен бердәм административ бүлү системасы юк. XIX гасырдан башлап өлкәләрнең (графлыкларның) чикләрен һәм вазифаларын үзгәртү омтылышы булса да, алар универсаль булмаган. Хәзерге вакытта бу вазифалар Шотландия, Велс һәм Төньяк Ирландиягә бирелгән, димәк, киләчәктә дә алар бердәм системага керә алмас.

Англия беренчел дәрәҗәдә тугыз регионга бүленә (алар хөкүмәт төбәкләре дип атала). Бер төбәкнең (Зур Лондон) 2000 елдан башлап үзенең сайлана торган ассамблеясе һәм мэры бар (әлеге мәсьәлә 1998 елгы референдумда хәл ителгән). Башка төбәкләрнең дә үз региональ ассамблеяләре планлаштырылса да, 2004 елгы референдум бу фикерне туктатты. Төбәкләр, үз чиратында, графлыкларга бүленә.

Шотландия исә 32 өлкәгә аерыла. Глазго, Эдинбург, Әбердин һәм Данди шәһәрләре аерым өлкә булып санала. Җирле үзидарә сайлана торган депутатлардан тора.

Велс 22 унитар берәмлектән тора. Кардифф, Суонси һәм Ньюпорт та аерым берәмлекләр булып санала. Сайлаулар 4 елга бер тапкыр уза.

Төньяк Ирландия 1973 елдан бирле 26 районга бүленә.

Бәйле территорияләр left|280px|thumb|Кызыл төс белән Бөекбританиянең 14 диңгез арты җире билгеләнгән Берләшкән Патшалык Бөекбританиягә кермәгән унҗиде территория өстеннән суверенлыкка ия. Аларның арасында 14 британ диңгез арты җире һәм өч Таҗ җире.