Бе́льгия (, ХФА: ; , ), Бе́льгия Корольлеге́ (, , ) — Көнбатыш Европада урнашкан федератив дәүләт. Европа Берлеге әгъзасы һәм шул оешмадагы күп структураларның штаб-фатирлар урнашу урыны. Шулай ук НАТО штаб-фатиры да Бельгиядә урын тота. БМО әгъзасы. Төньякта Нидерланд белән, көнчыгышта Алмания белән, көньяк-көнчышышта Люксембург белән, көньякта Фәрәнсә белән, һәм төньяк-көнбатышта Төньяк диңгез белән чиктәш.

Бельгия мәйданы — 30,528 км². Халык саны — якынча 11 миллион кеше. Башкаласы — Брүссел каласы.

Тарихи процесслар нәтиҗәсендә Бельгия ике милли регионга бүленә. Илнең төньягында нидерландтелле фламаннар яшәгән Фландрия урнаша. Көньякта французтелле Валлония урын тота. Әлеге милли һәм тел бүленеше күпсанлы конфликтларга сәбәп булып чыгаИке милләт бер илгә сыймый.

Бельгиядә татарларның яшәве мәгълүм. Ләкин күпме һәм ничек яшәүләре турында мәгълүматлар юкЕвропа татарлары көзге очрашуга җыелды.

Географик мәгълүмат Бельгия җире өч географик районга бүленә: төньяк-көнбатыштагы су буендагы тигезлек, үзәк плато (Урта Бельгия, диңгездән 100—200 метрбиеклектә) һәм көньяк-көнчыгыштагы Арденн калкулыгы.

Тарих 1795 елның 1 октябрендә — Бельгия Франциягә кушыла.

Беренче бөтендөнья сугышы Алман империясе хәрби идарәсе Шлиффенның стратегик максаты буенча эш итә, һәм бельгиялеләрнең каршылыгын сындыра-сындыра, Алманиянең алдынгы хәрби төркеме Чик буе сугышта тиз-тиз Франция—Бельгия чигенә таба хәрәкәт итә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Европа дәүләтләре Төркем:Герман дәүләтләре Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Федератив дәүләтләр