Шәһри Казан – Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы. Газета татар телендә нәшер ителә.

Беренче саны 1990 елның 17 августында дөнья күрде.

Атнага ике тапкыр ― чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Чәршәмбе санының тиражы – 4 228 данә (17.01.2024, № 3 (6784)), гомуми атналык тираж ― 12 480.

Баш мөхәррирләр Беренче мөхәррире Хәлим Гайнуллин була. Ул «Шәһри Казан»га «Татарстан яшьләре»ндә баш мөхәррир вазифасында тәҗрибә туплап килә.

1996 елның апрель аенда «Шәһри Казан»ның редакторы итеп Илдус Илдарханов билгеләнә. Ул бу газетада , бүлек мөхәррире буларак эшләп, баш мөхәррир дәрәҗәсенә ирешә һәм бу вазифада 2003 елга кадәр хезмәт итә.

2003 елда редакциягә баш мөхәррир итеп Мирсил Әһлетдинов билгеләнә. Ул редакциягә килгәнче ТНВ каналының мәдәният-сәнгать бүлегендә мөхәррир вазифасын башкара.

2007 елның апрель аеннан «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире – Мансур Мортазин. Ул моңа кадәр «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Аргамак» журналы, «Татарстан» радиосында төрле вазифаларда хезмәт иткән.

2014 елдан гәзитне бишенче баш мөхәррир — танылган журналист Гөлнара Сабирова җитәкли (2018 елның гыйнварыннан «Сөембикә» журналының баш мөхәррире вазифасын да алып бара башлады) Главного редактора журнала «Сююмбике» Гульнару Сабирову представили коллективу издания. Информационное агентство «Татар-информ», 18.12.2017.

2019—2026 елларда газетаның баш мөхәрире – Радик Рәшит улы Сабиров.

2026 елның сентябреннән — Илсөя СадыйковаЗилә Мөбәрәкшина. Илсөя Садыйкова «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Татар-информ, 23.09.2026.

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Шәһри Казан газетасының рәсми сайты

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Татарстан гәҗитләре Төркем:Казан гәҗитләре Төркем:Шәһәр газеталары Төркем:«Шәһри Казан» газетасы