Мари И́л Респу́бликасы (, ), ), Мари Ил () — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Россия Федерациясенеӊ субъекты. Идел буе федераль округына керә.
Башкаласы — Йошкар-Ола шәһәре.
География Чиктәшлек
ЯкРоссия субъектыТөньякКөнчыгыш Киров өлкәсеКөньяк ЧуашияКөньяк-көнчыгыш ТатарстанКөнбатыш Түбән Новгород өлкәсе
Мари Ил Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгышында, Иделнең урта агымында урнаша.
Сулъякның көнбатыш өлешне Мари түбәнлеге биләп тора. Республиканың көнбатышында Иделгә Ветлуга кушыла. Түбәнлек буенча көнчыгышрак Иделгә Вятские увалы калкулыгында башланып китүче елгалар (Олы Какшан, Кече Какшан, Рутка) кушыла.
Республиканың көнчыгышын Вятские Увалы калкулыгы биләп тора. Монда Немда, Уржумка, Илләт елгалар ага.
Республиканың 14 районнардан Иделнең уң ягында Таулы Мари районы гына урнаша — ул Идел буе калкулыгының төньяк өлешен били. Монда Иделгә Сыры, Сөндер, Юнга елгалары кушыла.
Файдалы казылмалар Торф, балчык, төзелеш ташы, известьташ, минераль су чишмәләре, пыяла комы, силикат комы.
Климат Климат — уртача континенталь, озын салкын кыш һәм җылы җәй белән. Җәйнең уртача температурасы — +18...+20 °C, июльнең уртасында һава +24...+28 °C ка кадәр җылына. Кышның уртача температурасы — −18...−19 °C. Иң салкын ай — гыйнвар.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы
Мари Ил тайга астындагы зонада урнаша. Туфраклар күбесенчә кәсле-көлсү, сазлы, соры урман. Катнаш урманнары (нарат, ак чыршы, чыршы, каен) территориянең 50 % тан артык өлешен биләп торалар.
Аерым саклау астында табигать территоряләре «Олы Какшан» тыюлыгы (мәйдан — 21 405 км²) «Марий Чодра» милли паркы (мәйдан — 36 600 км²) 8 заказник 38 регион әһәмиятле табигать һәйкәле Мари ДТУның ботаника бакчасы
Тарих Моны да карагыз: Казан губернасы, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Марилар (чирмешләр) беренче тапкыр X гасырда хәзәр каһаны Иосифның Кордова халифының сановнигына Хасдай ибн Шафрутка хатында телгә алына. Мариларның борынгы буыннары V–VII гасырларда готлар белән, аннан соң хәзәрләр һәм Идел буе Болгары белән бәйләнештә булганнар.
IX гасырда марилар славян кешеләре белән бәйләнешкә керә. Акрынлап, көнбатыш марилары христианлыкны кабул иткәннәр һәм славянлашканнар; христианлыкны кабул итү белән риза булмаганнар көнчыгышка киткәннәр. XIII–XVI гасырларда марилар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы составында булганнар.
1551 елда таулы марилар, ә 1552 елда болынлы марилар җирләрен Россия патшалыгы контроленә күчерелә; болынлы марилар Мәскәүгә ясак түли башлаганнар. 30 еллык чирмеш сугышлары периоды башлана, ул Козьмодемьянск (1583), Царёвококшайск, Яраң, Царёвосанчурск (1584) шәһәр-ныгытмаларның төзелүе белән тәмамлана.
1775 елда марилар күпләп Пугачёв инкыйлабын яклыйлар.
XIX гасырда хәзерге Мари Ил җирләре Казан, Вятка һәм Түбән Новгород губернасы эчендә булганнар.
1920 елда Мари автономияле өлкәсе оештырыла. 1936 елның 5 декабрендә ул Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла. 1990 елның 22 октябреннән — Мари Совет Социалистик Республикасы, 1992 елның 9 декабреннән — Мари Ил Республикасы.
Халык Милли состав Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрдә, Йошкар-Оланың әйләнә-тирәсендә республиканың көнбатышында руслар күпчелекне тәшкил итәләр. Авыл җирендә марилар күпчелекне тәшкил итәләр, Таулы Мари районында төп халкы — таулы марилар. Звенигово районында берничә чуаш авылы бар.
Халык 1926 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010 % % % % % % % % марилар 247,97951.4% 273,33247.2% 279,45043.1% 299,17943.7% 306,62743.5% 324,34943.3% 312,17842.9% 290,86343.9% руслар 210,01643.6% 266,95146.1% 309,51447.8% 320,82546.9% 334,56147.5% 355,97347.5% 345,51347.5% 313,94747.4% татарлар 20,2194.2% 27,1494.7% 38,8216.0% 40,2795.9% 40,9175.8% 43,8505.9% 43,3776.0% 38,3575.8% чуашлар 2,1840.5% 5,5040.9% 9,0651.4% 9,0321.3% 8,0871.1% 8,9931.2% 7,4181.0% 6,0250.9% башкалар 1,7030.4% 6,6741.2% 10,8301.7% 15,4332.3% 14,0152.0% 16,1672.2% 19,9432.7% 13,1382.0% барлык 482,101100.0% 579,610100.0% 647,680100.0% 684,748100.0% 704,207100.0% 749,332100.0% 728,429100.0% 696,459100.0%
Мари Ил татарлары Моны да карагыз: Мари Ил татарлары
Татарлар күпләп Йошкар-Олада, Волжскта, Звенигово, Мари-Төрек, Медведево, Морки районнарында тора. Бәрәңге районында татарлар район халкының яртысын тәшкил итәләр (1989 ел). Республиканың 36 торак пунктында татарлар күпчелекне тәшкил итәләр, 19 мәктәптә татар теле укытыла.
Торак пунктлар
border|135px|Йошкар-Ола
border|135px|Йошкар-Ола
border|135px|Йошкар-Ола, Ленин проспекты Урын Шәһәр Болын марича исеме Тау марича исеме Халык саны border|135px|Волжск
border|135px|Волжск
border|135px|Козьмодемьянск, чиркәү 1 Йошкар-Ола Йошкар-Ола Йошкар-Ола 248 688 2 Волжск Юлсер-Ола Юлсер-Ола 55 671 3 Козьмодемьянск Чыкма Цикмӓ 21 262 4 Медведево Маскасола Маскасола 16 840 5 Звенигово Провой Провой 11 945 6 Советский У Роҥго У Роҥго 10 667 7 Морки Морко Морко 9 920 8 Сернур Шернур Шернур 8 683 9 Семёновка Семонсола Семонсола 7 518 10 Красногорский Лушмара Лушмара 6 698 11 Яңа Торъял У Торъял У Торйал 6 633 12 Оршанка Ӧрша Ӧрша 6 590 13 Бәрәңге Поранча Поранча 5 984 14 Куженер Кужэҥер Кужэҥер 5 384 15 Мари-Төрек Марий Тӱрек Марий Тӱрек 5 163 16 Краснооктябрьский - - 4 559 17 Приволжский - - 4 133 18 Килемары Кӹлемар Кӹлемар 4 073 19 Юрино - - 3 465 20 Руэм ? ? 3 319 <noinclude>
Идарә-җир төзелеше 335px|right|thumb|Мари Илнең идарә-җир төзелеше № Муниципаль берәмлек ОКАТО коды Халык саны, кеше (1.1.2011)Паспорт муниципального образования. Республика Марий Эл . Федеральная служба государственной статистики. Территория, км² Административ үзәге I Йошкар-Ола 88 401 000 259 162 101,8 II Волжск 88 405 000 55 671 30,6 III Козьмодемьянск 88 415 000 21 262 13,0 1 Волжск районы 88 204 000 23 899 942,7 Волжск ш.Район составына керми. 2 Таулы Мари районы 88 208 000 25 671 1716,2 Козьмодемьянск ш. 3 Звенигово районы 88 212 000 44 876 2748,8 Звенигово ш. 4 Килемары районы 88 216 000 13 525 3254,7 Килемары . 5 Куженер районы 88 220 000 14 515 852,8 Куженер . 6 Мари-Төрек районы 88 224 000 23 005 1513,9 Мари-Төрек . 7 Медведево районы 88 228 000 67 824 2765,8 Медведево . 8 Морке районы 88 232 000 32 290 2270,1 Морке . 9 Яңа Торъял районы 88 236 000 17 054 925,1 Яңа Торъял . 10 Оршанка районы 88 240 000 15 125 896,5 Оршанка . 11 Бәрәңге районы 88 244 000 16 242 791,7 Бәрәңге . 12 Сернур районы 88 248 000 25 598 1032,1 Сернур . 13 Советский районы 88 252 000 31 054 1421,0 Советский . 14 Юрино районы 88 256 000 8 726 2154,0 Юрино .
Икътисад Инфраструктура 200px|thumb|right|Козьмодемьянск — Коротни паром кичүендә
Һава транспорты Республикада бер федерация әһәмиятле аэропорт бар.
Елга транспорты Республика территориясендә биш елга порты бар. Көймәләр йөри торган елгалар — Идел, Ветлуга һәм Сыры.
Тимер юллары Яшел Үзән — Яраң һәм Яшел Үзән — Волжск юллары.
Сәнәгать Сәнәгатьнең төп тармаклары — металл эшкәртү, машиналар төзү, агач эшкәртү, агач, целлюлоза-кәгазь, җиңел, азык-төлек сәнәгате. Төп сәнәгый үзәкләре — Йошкар-Ола, Волжск.
Авыл хуҗалыгы Авыл хуҗалыгының төп тармаклары — терлекчелек (ит һәм ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык, кошчылык, кәҗәчелек). Бөртеклеләрне (арпа, солы, арыш, бодай), азык культураларны, озын җитенне, колмакны, бәрәңгене, яшелчәләрне үстерәләр.
Символика Моны да карагыз: Мари Ил байрагы, Мари Ил гербы Байрак
Герб
Гимн
марича татарча Марий Элын кугыжаныш чапмурыжо Мари Илнең дәүләт гимны Марий Эл тый улат Авай гай кажнылан. Шке сурт гай тый кÿлат Чыла мÿндыр марийлан. Ме таче, чон пуэн, Марий мландым моктена. Вийнам иктыш чумырен, Пиалан илышым чоҥена.
Сакла чот кугешнен Шке сынжым калыкна. Йомартле улмыж ден Эре тудо чаплана. Ме таче, чон пуэн, Марий мландым моктена. Вийнам иктыш чумырен, Пиалан илышым чоҥена. Мари Ил — ана күк, Һәркем тәкъдирендә. Кайларда йөрсәм дә, Ул минем күңелемдә. Мари Ил җырларда, Мөкатдәс илебез, Бәхетле тормышны Бергәләп төзибез.
Намусын саклар ул — Халкым үз җирендә. Тугандаш халыклар Дуслыгы мәңгегә. Мари Ил җырларда, Мөкатдәс илебез, Бәхетле тормышны Бергәләп төзибез.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Казан губернасы Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы Мари автономияле өлкәсе Мари язмасы көне
* Төркем:Россия Федерациясе республикалары