Росто́в өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты, Көньяк федераль округка керә.
Өлкә үзәге – Тындагы Ростов шәһәре.
Географик мәгълүмат Ростов өлкәсе Россия Европа өлешенең көньягында урнашкан. Көньяк-көнбатышта Азак диңгезенең Таганрог култыгы сулары белән юыла. Рельеф күбесенчә тигезлекләрдән гыйбарәт. Көнбатышта Донецк тәбәнәк таулар тезмәсенең көнчыгыш битләүләр (биеклек 253 мга кадәр), төньякта Дон тезмәсе, көньяк-көнчыгышта Ерген калкулыгы, көньякта Кума-Маныч иңкүлеге урнашкан. Файдалы казылмалар: тимер мәгъдәне, антрацит, коксланучы күмер, кварцит, , төзелеш материаллары, аш тозы, табигый газ һ.б.
Климат уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы -5°...-9°, июльнең уртача температурасы +22°...+24°С. Уртача еллык явым — 400–650 мм. Вегетация дәвере 165—180 көн. Төп елгалар — Тын һәм аның кушылдыклары (Северский Донец, Сал, Маныч һ.б.).
Каратуфрак, каштан, тозлак туфраклар таралган. Төлек, сайгак, көзән, йомран, кушаяк, бүдәнә, кыр тавыгы яши.
Халык 2002 ел
Рус халкы – 3 934 835 кеше Украин халкы – 118 486 кеше Әрмән халкы – 109 994 кеше Казак халкы – 87 492 кеше Төрек халкы – 28 285 кеше Белорус халкы – 26 604 кеше Татар халкы – 17 866 кеше Әзербайҗан халкы – 16 498 кеше Чечен халкы – 15 469 кеше Чегән халкы – 15 138 кеше Корея халкы – 11 669 кеше Грузия халкы – 10 636 кеше Молдова халкы – 7 599 кеше Милләтен әйтмәгән кеше саны – 7 507 Немец халкы – 6 840 кеше Даргин халкы – 6 735 кеше Яһүд халкы – 4 984 кеше Авар халкы – 4 040 кеше Лезгин халкы – 3 659 кеше Удмурт халкы – 3 630 кеше Мордва халкы – 3 447 кеше Грек халкы – 3 155 кеше Казакъ халкы – 3 021 кеше Чуаш халкы – 3 017 кеше Мари халкы – 2 752 кеше Осетия халкы – 2 687 кеше Табасаран халкы – 2 231 кеше Әссүрия халкы – 2 040 кеше Хыйалый халыклар – 1 920 кеше Үзбәк халкы – 1 820 кеше Коми-пермяк халкы – 1 811 кеше Ләх халкы – 1 781 кеше Язид халкы – 1 631 кеше Удин халкы – 1 573 кеше Комык халкы – 1 341 кеше Кытай халкы – 1 147 кеше Башкорт халкы – 1 142 кеше Ингуш халкы – 1 134 кеше Болгар халкы – 1 074 кеше Эре шәһәрләр
Танылган шәхесләр Сергей Князев (1908, Цимлянск районы, Нижне-Курмоярская станицасы — 2002, Казан), КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе. Серафим Патканов - икътисадчы, статистик һәм этнограф.
Административ бүленеш Шәһәр округлары Ростов-на-Дону Азак Батайск Волгодонск Гуково Донецк Зверево Каменск-Шахтинский Новочеркасск Новошахтинск Таганрог Шахты
Районнар 440 px|right|thumb|Ростов өлкәсенең административ-территориаль бүленеше Азак районы Аксай районы Багаевская районы Белая Калитва районы Боковская районы Югары Тын районы Весёлый районы Волгодонск районы Дубовское районы Егорлыкская районы Заветное районы Зерноград районы Зимовники районы Кагальницкая районы Каменск районы Кашары районы Константиновск районы Красный Сулин районы Куйбышево районы Мартыновка районы Матвеев-Курган районы Миллерово районы Милютинская районы Морозовск районы Мясников районы Неклиновка районы Обливская районы Октябрь районы Орловский районы Песчанокопский Пролетарск районы Ремонтное районы Родионово-Несветайская районы Сальск районы Семикаракорск районы Советская район Тарасовский районы Тацинская районы Усть-Донецкий районы Целина районы Цимлянск районы Чертковсо районы Шолохов районы
Төркем:Ростов өлкәсе Төркем:Көньяк федераль округы