Адыге́я Респу́бликасы (Адыгея, , ) — Россия Федерациясе белән берләшкәнКонституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2, Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федератив округына керә.
1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе буларак нигезләнә.
Башкаласы — Майкоп шәһәре.
Географик мәгълүмат left|300px|thumb|Адыгеяның физик харитасы
Рельеф Республиканың төньяк өлеше тигезлек, көньякта — Зур кавказ таулары урнаша. Адыгея территориясенең якынча 40 % урманнар алып тора.
Климат Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне июль аенда уртача температура +28 °С, кыш көне гыйнвар аенда −2 °С.
Гидрография Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.
Чиктәшлек Адыгея Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.
Тарих Адыгея территориясе 1922 елда формалаша. Республика территориясендә археологик бронза һәм тимер гасырларга караган һәйкәлләр бар. Адыгейлар төрле вакытларда ирекле халык булып яши, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859-1864 елларда адыгейларның күбесе Госман империясенә, калганнары Кубаньның сул ягына күченә.
Адыгея Республикасы 1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгея) автоном өлкәсе буларак барлыкка килә, үзәге — Краснодар шәһәре, соңрак 1928 елда исеме Адыгея автоном өлкәсе дип үзгәртелә. 1936 елның 10 апрелендә өлкәнең үзәге Майкоп шәһәре күчерелә. 1990 елның 5 октябрендә Адыгея АССРы формалаша, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы төзелә.
Халык Халык — 500 700 кеше (2025), шәһәрдә яшәүчеләр — 50 % (2025).
Халык 1979 елдагы сан мең (*)2002 елдагы сан мең (* )2010 елдагы санмеңРуслар285,6 (70,6 %)288,3 (64,5 %)270,7 (63,6 %)Адыгейлар86,4 (21,4 %)108,1 (24,2 %)107 (25,2 %)Әрмәннәр6,4 (1,6 %)15,3 (3,4 %)15,6 (3,7 %)Украиннар12,1 (3,0 %)9,1 (2,0 %)5,9 (1,4 %)Курдлар...3,64,5 (1,1 %)Черкеслар......2,7 (0,6 %)Татарлар2,42,92,6 (0,6 %)Чегәннәр1,11,82,4 (0,5 %)Белоруслар2,21,9...Греклар1,01,7...Әзериләр...1,4...Алманнар1,41,2...Чеченнар...1,1...
Татарлар Адыгеядә Киров (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный (Кошехабль районы), Афипсип (Тахтамукай районы) авылларында, Майкоп шәһәрендә яшиләр.
Административ-территориаль бүленеш Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр җирлеге — шәһәрсыман бистәсе, 48 авыл җирлеге, 225 авыл торак пункты (2006).
Шәһәр округлары:
Адыгейск шәһәре; Майкоп шәһәре.
Муниципаль районнар:
Гиагинская районы; Кошехабль районы; Красногвардейское районы; Майкоп районы; Тахтамукай районы; Теучеж районы; Шовгенов районы.
Торак пунктлар Торак пункт исеме 2010 елдагы халык саны буенча меңМайкоп 166,5Яблоновский 26,8Энем 18,0Гиагинская 15,0 (2008)Адыгейск 14,7Ханская 11,1 (2008)Тульский 10,7Красногвардейское 9,0 (2008)Кошехабль 7,7 (2008)Каменномостский 7,2Дондуковская 6,5 (2008)Тлюстенхабль 5,5Тахтамукай 5,2
Дин 190px|thumb|right|Майкоп җәмигъ мәчете
Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре.
Адыгейларның күпчелеге һәм анда яшәүче татарлар да нигездә мөселманнар.
Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан динендә.
Халыкның берничә өлеше атеист.
1994 елда Майкоп шәһәрендә чиркәү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәләре бик аз була. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачыла. Мәчет ачылышы республика мөселманнары өчен истә калырлык вакыйга була.
Мәдәният «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт академия халык бию ансамбле.
Искәрмәләр
Чыганаклар Рус википедиясе Адыгея республикасы
Сылтамалар Адыгея Республиканың рәсми сайты
Моны да карагыз
Төркем:Адыгея Төркем:Көньяк федераль округы Төркем:Россия Федерациясе республикалары