Калинингра́д өлкәсе́ ( 1946 елның 7 апреленнән алып 4 июленә кадәр — Көнигсберг өлкәсе) – Россия Федерациясенең Үзәк Европа өлеше субъекты.

Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәрләр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Өлкә үзәге – Калининград (Көнигсберг) шәһәрендә 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисади зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.

География Калининград өлкәсе Балтыйк диңгезе көньяк-көнчыгыш яр буеның бер өлешен били. Көньякта Польша белән чиктәш. Рельеф — бераз күтәрелгән түбәнлек, көньяк-көнчыгышта Балтыйк тезмәсе бар. Яр буе комлы пляжлардан гыйбарәт. Төньякта Калининград өлкәсе территориясенең бер өлеше диңгез дәрәҗәсеннән түбәнрәк ята.

Файдалы казылмаларда таш тоз, көрән күмер, балчык, төзелеш комнары, нефть, торф бар.

Климат — диңгез климаты белән уртача континенталь арасында. Гыйнварның уртача температурасы —3°…—5°С, июльнеке 15…17°. Еллык явым төшмнәр саны 700 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 155—180 көн. Территориясенең 12% эчке сулар алып тора.

Эре елгалар: Неман вә Преголя. Йөздән артык күл бар. Өлкә территориясенең 7% баткаклы. Туфраклары көлсу һәм кәсле-көлсу. Халык Торак пунктлар

Калининград Совеск Черняховск Балтийск Гусев Светлый Гурьевск Зеленоградск

Гвардейск Пионерский Светлогорск Неман Мамоново Полесск Багратионовск Янтарный

Административ бүленеш Шәһәр округләре № Шәһәр округы Мәйдан, км² Халык саны, кеше I Гурьев 1 363 II Гусев 643 III Калининград 225 IV Ладушкин 28 V Мамоново 100 VI Пионерский VII Светлый 80 VIII Советск IX Янтарный 16 3 Гвардейск 783 8 Озёрск 871

Районнар

№ Район Үзәк Мәйдан, км² Халык саны, кеше 1 Багратионовск район Багратионовск ш. 1 146 2 Балтийск районы Балтийск ш. 101 4 Зеленоград районы Зеленоградск ш. 2 016 5 Краснознаменск районы Краснознаменск ш. 1 280 6 Неман районы Неман ш. 699 7 Нестеров районы Нестеров ш. 1 062 9 Полесск районы Полесск ш. 833 10 Правдинск районы Правдинск ш. 1 300 11 Светлогорск районы Светлогорск ш. 33 12 Славск районы Славск ш. 1 349 13 Черняхов скрайоны Черняховск ш. 1 286

Икътисад Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Алмания һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.Калининград өлкәсе делегациясе Казанда

Туризм 2016 елда РФ да бердәнбер пляж — Калиниград өлкәсенең Янтарный бистәсе пляжы халыкара стандартларга җавап биргән һәм халыкара бүләккә — Зәңгәр байракка лаек булган Балтийский пляж первым в России получил Голубой флаг. Российская газета, 20.04.2016.

Искәрмәләр

Төркем:Калининград өлкәсе Төркем:Россия эксклавлары