Рязань өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты.

Өлкә үзәге – Рязань шәһәре.

География Чиктәшлек ЯкРоссия субъектыТөньяк-көнбатыш Мәскәү өлкәсеТөньяк Владимир өлкәсеТөньяк-көнчыгыш Түбән Новгород өлкәсеКөнчыгыш Мордовия республикасыКөньяк-көнчыгыш Пенза өлкәсеКөньяк Тамбов өлкәсеЛипецк өлкәсеКөнбатыш Тула өлкәсе Өлкә Ука елгасының урта һәм түбән агымнарда урнашкан, җир өсте — тигезлек. Төньякта Мещёра түбәнлеге (биеклеге 80–130 м), Уканың уңъярында Ука-Тын тигезлеге (иң биек урыны 180 м). Көнбатыш өлеше Уртарус калкулыгы алып тора (иң биек урыны 236 м). Известьташ, балчык, ком, көрән күмер, торф чыганаклары бар.

Климаты уртача континеталь. Гыйнварның уртача температурасы —11°, июльнеке +19°С. Еллык явынар саны 550 мм. Вегетация дәвере 180 көн. Төп елга — Ука вә аның кушылдыклары (Пра, Гусь, Проня, Пара, Мукшы, Ранова, Цна). Мещёра түбәнлегендә Дубовое, Великое, Чёрное, Белое һ.б. күлләре бар. Туфрагы кәсле, сур тусли соры урман туфрагы, каратуфрак. Территориясенең 35% өлеше — урман. Тиен, төке, куян, бүре, кабан, поши яши. Өлкә территориясендә Мещёра милли паркы, Ука тыюлыгы урнашкан. Халык

Россияның Госкомстат исәбеннән өлкәнең халык саны кеше (). Рус халкы – 1 161,4 мең кеше Украин халкы – 12,7 мең кеше Мордва халкы – 7,3 мең кеше Татар халкы – 5,6 мең кеше Әрмән халкы – 4,5 кеше Белорус халкы – 3,5 кеше Әзербайҗан халкы – 2,9 кеше Чегән халкы – 2,2 кеше Немец халкы – 1,6 кеше Чуаш халкы – 1,3 кеше Молдова халкы – 1,1 кеше Торак пунктлар

Рязань Касимов Скопин Сасово Ряжск Рыбное Новомичуринск Шилово

Кораблино Михайлов Лесной Спасск-Рязанский Поляны Шацк Тума Спас-Клепики

Октябрьский Сараи Кадым Старожилово Ухолово Милославское Пронск

Административ бүленеш Шәһәр округләре № Шәһәр округы Халык саны,кеше I Касыйм II Рязань III Сасово IV Скопин

Районнар № Район Административүзәк Мәйдан,км² Халык саны,кеше 1 Александро-Невский районы Александро-Невский штб 833 2 Захарово районы Захарово штб 986 3 Ирмеш районы Ирмеш штб 1 342 4 Кадым районы Кадым штб 986 5 Касыйм районы Касыйм ш. 2 969 6 Клепики районы Спас-Клепики ш. 3 235 7 Кораблино районы Кораблино ш. 1 171 8 Милославское районы Милославское штб 1 397 9 Михайлов районы Михайлов ш. 1 841 10 Пителино районы Пителино штб 953 11 Пронск районы Пронск штб 1 070 12 Путятино районы Путятино с. 1 008 13 Рыбное районы Рыбное ш. 1 407 14 Ряжск районы Ряжск ш. 1 019 15 Рязань районы Рязань ш. 2 170 16 Сапожок районы Сапожок штб 960 17 Сараи районы Сараи штб 2 117 18 Сасово районы Сасово ш. 1 819 19 Скопинский районы Скопин ш. 1 736 20 Спасск районы Спасск-Рязанский ш. 2 684 21 Старожилово районы Старожилово штб 1 007 22 Ухолово районы Ухолово штб 956 23 Чучково районы Чучково штб 896 24 Шацк районы Шацк ш. 2 400 25 Шилово районы Шилово штб 2 390

Танылган шәхесләр Татарлар Сара Шакулова — татар хатын-кызларыннан беренче математик. Гомәр Дәвишев — беренче профессиональ татар режиссеры. Сәгъдия Булатова — мөгаллим. Касыймда кыз балалар өчен беренче мәктәп ачучы. Әшрәф Синәева — татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр» төркеме актрисасы.

Шулай ук карагыз Касыйм ханлыгы Искәрмәләр

Төркем:Рязань өлкәсе