Тамбов (Тамбов) өлкәсе () — Россия Федерациясенең субъекты.
Өлкә мәркәз — Тамбов шәһәре.
Чиктәшлек ЯкРоссия субъектыТөньяк Рязань өлкәсеТөньяк-көнчыгыш Пенза өлкәсеКөнчыгыш Воронеж өлкәсеКөньяк-көнчыгыш Сарытау өлкәсеКөнбатыш Липецк өлкәсе Тамбов өлкәсе Көнбатыш Европа тигезлегенең үзәгендә урнашкан һәм Ука-Тын тигезлегенең үзәк өлешен алып тора. Уртача биеклеге 110—115 м (иң биек нокатасы 219 м). Файдалы казылмалар: балчык, , торф, комташ һәм фосфоритлар.
Климат — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температураы −10,5...−11,5 °C, июльнеке +19,4...+20,5 °C. Еллык явым 450–500 мм тәшкил итә. Вегетация дәвере 185 көн. Елгалар: Цна һәм аның кушылдыклары.
Идарә төзелеше
Районнар Тамбов өлкәсендә 23 муниципаль район. Районнар исемлеге: Бондари районы Гавриловка районы Жердевка районы Знаменка районы Инӝавино районы Кирсанов районы Мичуринск районы Мордово районы Моршанск районы Мучкапский районы Никифоров районы Первомайский районы Пичаево районы Рассказово районы Ржакса районы Сампур районы Сосновка районы Староюрьево районы Тамбов районы Токарёвка районы Уварово районы Умёт районы
Шәһәр округлары I Кирсанов II Котовск III Мичуринск IV Моршанск V Рассказово VI Тамбов VII Уварово
Халык
Шәһәр халкының өлеше сары төс белән күрсәтелгән.
Милли состав 2002 ел: руслар — 1 136,9 мең кеше украиннар — 10,8 мең кеше әрмәннәр — 4,3 мең кеше чегәннәр — 3,0 мең кеше татарлар — 2,7 мең кеше беларуслар — 2,4 мең кеше әзәрбайҗаннар — 2,3 мең кеше алманнар — 1,1 мең кеше язидлар — 1,0 мең кеше
Татарлар Моны карагыз:Тамбов өлкәсе татар авыллары
Искәрмәләр
Төркем:Тамбов өлкәсе