Васко да Гама (порт. Vasco da Gama; 1469–1524) – Португалия сәяхәтчесе, Һиндстанга диңгез аша сәяхәт иткән беренче аурупалы буларак билгеле. Тормыш юлы Васко да Гаманың туган елы төгәл мәгълүм түгел. Ул йә 1460 елда, йә 1469 нчы елда Португалиянең Синеш шәһәрендә туган.

Аның әтисе – Эштевана да Гама. Әнисе – Изабела Содре. Васко да Гаманың балачагы турында бик аз мәгълүм. Португалия тарихчысы Teixeira de Aragão фикеренчә, ул Эвора исемле шәһәрдә белем алган. Васко да Гама астрономияне яхшы белгән.

1492 елда Португалия патшасы Джон Икенче аны Сетубал портына эш тапшырып җибәрә. Васко йөкләмәне тиз арада башкарып чыгара.

Һиндстанга сәяхәт Бер версия буенча, патша Мануэл I сәяхәтне башта Васко да Гаманың әтисенә башкарырга куша. Ләкин, әтисе июль аенда үлеп китү сәбәпле, 1497 елда Васко үзе, экспедиция капитаны буларак, Лиссабон шәһәреннән чыгып китә.

1497 елның 22 ноябрь көнендә Португал сәяхәтчесе Васко да Гама Изге Өмет борынын узды.

1498 елның 20 май көнендә Васко да Гама, аурупалылардан беренче булып, Һиндстанга килеп җитә.

Башка сәяхәтләр Сәяхәтләрнең мөһимлеге Кайбер фактлар Сәяхәт вакытында 100 кешедән бары тик 55 кеше генә исән калган. Моны да карагыз Васко да Гама буразналары

Төркем:География белән бәйле шәхесләр Төркем:Диңгезчеләр