Россия яки Рәсәй, кайвакыт Русия (), рәсми исеме Россия Федерациясе () — Евразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Россия Империясе җирлегендә барлыкка килгән республикаларның иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Россия Республикасы, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Россиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Россия империясе җимерелә һәм Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Россия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Европа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5% алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Россиядәге халык саны кими бара. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9% шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — руслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Географик мәгълүмәт

300px|right|thumb|Россиянең географик харитасы Россия Җир шарының иң зур кыйтгасына — Евразиягә урнашкан һәм дөньяның ике кисәге — Европа һәм Азия территориясенең шактый өлешен биләп тора. Ул Төньяк ярымшарда, нигездә, илленче параллельдән төньяктарак ята, һәм Төньяк поляр түгәрәк (т.к.нең 66°30') безгә, Россия халкына, бик еракта кебек тоелмый, чөнки аның артында Кола ярымутравы да, Печора һәм Об елгалары түбәнлекләре дә, Урта Себернең гаять зур киңлекләре дә, шулай ук, Чукот ярымутравының бер өлешен кертеп, ерак төньяк-көнчыгыш районнар да ята.

Илнең географик урынының бу үзенчәлеге бөтен табигатьтә һәм кешенең хуҗалык эшчән-легендә чагыла. Россияне өч океан суы юа: көнбатыштан — Атлантик океан, төньяктан — Төньяк Боз океаны, көнчыгыштан — Тын океан.

Россия җире кыйтга һәм утрау өлешләреннән тора. Шуңа күрә иң ерак төньяк нокталары ике. Утрау ноктасы Франц-Иосиф Җире архипелагында Рудольф утравында ята; бу — Флигель борыны (т.к. нең 81°49' ында). Россиянең иң ерак төньяк кыйтга ноктасы — Челюскин борыны (т. к. нең 77°43' ында) — Таймыр ярымутравында урнашкан, һәм ул Евразия материгының иң төньяк ноктасы булып тора.

Илнең иң ерак көньяк ноктасы Төньяк Кавказда урнашкан Дагстан Республикасында Базардюзю тавыннан көньяк-көнбатыштарак (к.к.нең 41°11'ында) Азәрбайҗан белән чиктә урнашкан. Илебез территориясенең төньяктан көньякка озынлыгы 4 мең км га якын.

Иң ерак көнбатыш нокта (кч. оз. ның 19°38' ында) Балтыйк диңгезенең Гданьск култыгындагы комборынында Калининград шәһәре янында ята.

Иң ерак көнчыгыш нокталар, төньякныкы кебек, ике: утрау ноктасы — Беринг бугазында Ратманов утравында (кб.оз.ның 170° ында, т. к.нең 65°30' ында); кыйтга ноктасы — Чукот ярымутравында Дежнев борынында (кб.оз.ның 169°40' ында). Россиянең кыйтгадагы иң ерак көнчыгыш ноктасы Евразия кыйтгасының да көнчыгыш ноктасы булып тора. Иң ерак көнбатыш һәм көнчыгыш нокталары арасындагы ераклык 10 мең км дан артыграк. Россиянең көнбатыштан көнчыгышка озынлыгын күз алдына китерү өчен, аның территориясе, Көнбатыш ярымшарда башланып, бөтен Көнчыгыш ярымшар буенча сузылуына игътибар итәргә кирәк (озынлыгы градусларда үлчәгәндә якынча 171°).

Россиянең чикләре Россиянең чикләренең озынлыгы — 60 932 мең км. Бу — Җир шарын экватор буенча бер ярым тапкыр әйләнеп чыгарга җитәрлек. Россиянең көнбатыш һәм көньяк чикләре күбесенчә — коры җирдән, ә төньяк һәм көнчыгышы диңгездән уза.

Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул Баренц диңгезендә Рыбачий ярымутравыннан көнбатышка таба башлана һәм Кола ярымутравының көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда Норвегия белән чик уза; көньяктарак аны Балтыйк диңгезендәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче Финляндия белән чик алыштыра.

Фин култыгыннан алып Азак диңгезенә кадәр булган гаять зур киңлектә Россия Эстония, Латвия, Беларус һәм Украина белән чиктәш. Азак диңгезенең Таганрог култыгыннан көнбатыш чик, Азак диңгезе буйлап барып Арабат борынын һәм Ур муенын кисеп үтә. Калининград өлкәсе көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — Эстония, Латвия, Литва барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Россиянең төп территориясеннән аерылып калган. Калининград өлкәсе Польша һәм Литва белән чиктәш.

Көньяк чик башта Ур муенын кисеп үтә, Каркинит култыгын, аннан соң Кара диңгез буйлап бара, аннан Адлер янында тауларга күтәрелә һәм Зур Кавказның Субүләр сырты буенча Россияне Гөрҗистаннан һәм Азәрбайҗаннан аера. Идел дельтасыннан Алтай тауларына кадәр арада дуга булып Казакъстанны читләтеп үтә. Аннан соң Россия, Япон диңгезе яр буйларына чыгып, Монголия, Кытай һәм Корея белән чикләшә.

Илнең көнчыгыш чиге Тын океан диңгезләре ярлары буйлатып бара. Монда Япония һәм АКШ — иң якын күршеләр. Россиянең Сәхәлин һәм Курил утрауларын Япониянең Хоккайдо утравыннан Лаперуза һәм Кунашир бугазлары аерып тора. Россия белән АКШ арасындагы чик Беринг бугазында Россиянең Ратманов утравын АКШның Крузенштерн утравыннан аерып торган тар бугаз (5 км) буенча уза.

Төньякта Россия киң фронт белән Төньяк Боз океаны диңгезләренә чыга. Монда Арктиканың Россия секторы аерыла. Аның чиге Ратманов утравы һәм Россия-Норвегия чигенең төньяк ноктасыннан (Рыбачий ярымутравы районында) Төньяк полюска кадәр меридианнар буенча узган. Дәүләтләрнең, шул исәптән Россиянең дә, диңгез чикләре ярдан 12 миль (яки 22,2 км) ераклыкта узуы килешенгән, аннан ары — 200 мильле икътисади зона, шуннан соң — ачык диңгез.

Тарих

Башлангыч тарих Археология яңа мәгълүмәте буенча, хәзерге Россия территориясендә борынгы кеше эзләрнең яше - 3-2 миллион безнең эрага кадәр. Алар Себер, Төньяк Кавказ һәм Кубан җирләрендә табылганнар. Якынча 150 000 елда безнең эрага кадәр, әлегә булган шелль мәдәнияте мустьер мәдәниятенә үзгәртелгән. Шундый тибындагы тукталышлар Россиянең Европа өлешендә киң таралганнар.

Россиядә дөньяның иң иске неоантроп Воронеж өлкәсендә тукталыш - Маркина тавы урнашкан (50 000 б.э.к).

Безнең эрага кадәр VI—V гасырларда Кара диңгезнең буенда грек колнияләре барлыкка килә, соңрак алар урынында Скиф патшалыгы, Боспор патшалыгы оештырыла. 552—745 елларда хәзерге Россия территориясенең өлешендә Төрки каһанлыгы урнашкан; 650 — 969 елларда Түбән Иделдә, Төньяк Кавказда һәм Азак диңгезе буенда Хәзәр каһанлыгы урнашкан.

Идел буе Болгары Төп мәкалә: Идел буе Болгары

632 елда Кырым ярымутравында урнашкан Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Котраг хан җитәкчелегендәге өченче төркеме (кутригурлар) Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән һәм анда 671-675 еллар тирәсендә Идел буе Болгары нигезләгән.

Алмыш әмир хакимлегендә 922 елда Идел буе Болгары рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән.

11-13 гасырда Идел буе Болгары дәүләте чәчәк ату чоры булган. Идел буе Болгары белән Киев Русе мөнәсәбәтләр каршылыклы булган, кайчакта ачлык вакытында Идел буе Болгары дәүләте Руськә бодай белән булышкан, кайчакта Идел юлы өчен бәрелешләр дә булган.

1223 елда Чыңгызхан гаскәре бердәм рус-кыпчак гаскәрен Калка елгасында тар-мар иткәннән соң, монголлар Илел буе Болгары дәүләтендә Җигүле тауларында кискен җиңелә һәм чигенә.

1236 Бату хан озак чолгаудан соң Идел буе Болгары дәүләтен буйсындыра. Идел буе Болгары Алтын Урда дәүләтенә керә.

Алтын Урдага Русьнең (Киев, Мәскәү Русе) зур өлеше, Идел буе Болгары, Кавказ әмирлекләре, Әзәрбайҗан (Җәнибәк чорында), Казакъстан (Ак Урда), Үзбәкстан (Хөрезм), Кырым, Себер кергән.

Алтын Урда территориясе бүгенге Россия территориясенә туры килә (Украинадан, Әзәрбайҗаннан, Казакъстаннан тыш).

Алтын Урда таркалганнан соң аның күбесе өлешләре Россиягә кертелгән.

Киев Русе

IX гасырның уртасында (елъязмалар буенча, 862 елда) Россиянең Европа өлешендә көнбатыш славян, фин-угыр, төрки һәм балт кабиләләрнең берлеге барлыкка килә. 882 елда Күрәзә Олег, Новгород кенәзе, Киевны яулап ала һәм Киев Русен төзи. Яңа дәүләт составына барлык көнбатыш славяннар җирләре, кайбер фин-угыр, балт һәм төрки халыкларның җирләре керәләр. Бер үк вакытта төньяк-көнбатыш Русьның славян колонизацияләү (буйсындыру) процессы барган. Владимир кенәзе заманында (988 елда) Русь христианлыкны кабул итә. Ярослав Зирәк Рус Правдасын — рус кануннарның беренче җыентыгын раслаган.

1132 елда, Мстислав - Владимир кенәзе үлгәннән соң, Русь берничә кенәзлеккә таркала: Новгород кенәзлеге, Владимир-Сүздәл кенәзлеге, Галич-Волын кенәзлеге, Чернигов кенәзлеге, Рязань кенәзлеге, Полоцк кенәзлеге, Смоленск кенәзлеге, һ.б.

Рус кенәзлекләре Төньяк-көнбатыш Русьтә XII гасырдан Владимир-Сүздәл кенәзлеге күтәрелә, аның хакимнәре (Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя), Киев өчен көрәшеп, үз төп резиденцияне Владимирда калдыралар; нәтиҗәсендә, Владимир яңа Русь үзәге булып китә. Иң куәтле кенәзлекләр шулай ук Чернигов, Смоленск һәм Галич-Волын кенәзлекләре булганнар. Алтын Урда чоры 1237—1240 елларда Бату хан җитәкләгән татар-монгол гаскәрләре Киев Русенең күпчелек кенәзлекләрен яулап ала. Төрки телле халык Бату хан гаскәрендә күпчелек тәшкил иткән һәм татарлар дип аталган, соңрак шул атама Алтын Урданың бар халкына беркетелгән. Русьның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җирләрдә торучы халкы башка җирләргә күчә.

Русь кенәзлекләренең күбесе Рус Олысы буларак Алтын Урда эченә керә яисә Алтын Урдага нык бәйле була. Русь кенәзлекләре Алтын Урдага ясак түли башлыйлар, хакмиятне Алтын Урда ханы рөхсәтеннән генә алырга мөмкин булган. Ясак зурлыгы - керемнәрнең 10% булган.

Александр Невский 1240 елда Алтын Урда белән хезмәттәшлекне сайлаган, Бөек Ханга буйсынган һәм ясак түләргә риза булган, алманнарга (алпар - тәречеләргә) каршы сугыша башлаган.

XII гасырда Новгород җирләре алпар-тәречеләр һәм шведлар белән берничә кораллы низагларда катнашкан. 1240 елда Александр Невский Нева сугышында швед гаскәрен җиңә, ә 1242 елда Чудь күлендә тевтон рыцарьләрен тар-мар итә. Галич җирен XIV гасырның уртасында Польша басып ала, Русьның зур өлеше Бөек Литва кенәзлеге эченә керә.

thumb||250px|Бөек Тартария харитасы, Амстердамда 1705 елда бастырган

XIV гасырның башыннан рус кенәзлекләре арасында яңа үзәк — Мәскәү кенәзлеге формалаша. Мәскәү кенәзләре Владимирда кенәзлек итү өчен көрәштә җиңәләр. Бөек Владимир кенәзе ясак җыючы һәм Русь территориясендә баш хакиме булып торган. Алтын Урданың Үзбәк ханы карары нәтиҗәсендә: 1363 елдан кенәзлек итүенә ярлыкны күбәсенчә Мәскәү кенәзләре алалар. Үзбәк хан үзе Мәскәү кенәзен - Иван Калита - баш баскак (салымны җыючы) итеп раслаган, шулай итеп Алтын Урда ханы үзе Мәскәүне акча үзәгенә әйләндергән.

Җәнибәк хан үлгәннән соң, аның улы Бәрдибәк хакимлегендә бастыру сәясәте һәм чуалышлар башланган. Бастырудан качкан күп морзалар Рус кенәзлегенә күчкән, анда алар христианлашканнар һәм руслашканнар. Алар арасында бөек Россия шәхесләренең бабалары: Лев Толстой, Суворов, Нахимов, Кутузов, Ушаков, Булгаков, Бердяев, Нарышкин, Тургенев, Чаадаев, Есенин, Карамзин, Минин, Годунов, Татищев һәм бүтән татар нәселләреннән чыкканнар.

Алтын Урда таҗы өчен эчке көрәш нәтиҗәсендә 1350 еллардан Алтын Урданың көчсезләнә башлый. 329x329px|мини|Алтын Урда биләмәләре, 1389 ел, Аксак Тимер һөҗүме башланганчы. Мәскәү һәм Көнчыгыш Русь Алтын Урдага бәйле булган.|left