Ubuntu (зулу «кешелеклелек» , «убу́нту» дип әйтелә) — Linux төшен кулланучы операцион система, Debian проектына нигезләнгән. Төп иганәче һәм уйлап табучы — Canonical Компаниясе. Хәзерге вакытта ирекле кулланучылар тарафыннан киң үсеш ала .
Күп очракта яңа юраманың дистрибутивлары 6 айга бер чыга һәм саклык яңартулары белән 18 ай дәвамында тәэмин ителә, ә LTS юрамалары сүзеннән — «озак вакытлы тәэмин ителеш»не аңлата, мондый юрамалар якынча 2 елга бер чыга һәм 3 ел (сервер юрамалар — 5 ел) дәвамында тәэмин ителә.
Ubuntu кайбер программа белән тәэмин ителеше серверлар һәм эш станцияләре өчен чыгарыла. CD- яисә DVD-мәгълүмат йөрткечләр, алар өстәл санакларына LiveCD «Desktop» юрамасы. яисә текстлы урнаштыргыч ярдәмендә урнаштырыла «Alternate» юрамасы. LiveDVD ярдәмендә урнаштыру барышында күпкә кулайрак мөмкинлекләр бар, мәсәлән, анда урнаштыруны график юл белән генә түгел, «Desktop» юрамасындагы кебек, шулай ук текстлы, «Alternate» юрамасындагы кебек, режимнар кулланырга мөмкин. Урнаштыру системаны яңадан кайтарудан алып, программаның тулысынча локализациясе белән тәмамлана. Дискта шулай ук гамәли программалар пакеты да бар. Шулар белән берлектә i386, amd64, ARM да күзәтелгән.
Барлыкка килү һәм эшләнү тарихы Ubuntu проектының баштагы чын исеме no-name-yet.com.Hill, Benjamin Mako (26 ноябрь 2004 ел). Ubuntu is Born. Ubuntu (A GNU/Linux Operating System): Past Present and Future. () left|300px|thumb|Ubuntu 11.04 урнаштыру дисклары Башлангыч этапта Ubuntu (20 октябрь 2004 ел) бары тик Debian-ның бер тамыры гына дип күзаллана. Аның төп функцияләренә яңа чыккан системаларны тикшереп карау гына керә.Shuttleworth, Mark. What about binary compatibility between distributions? . Edubuntu Wiki. Башка Debian сабакларыннан аермалы буларак, мәсәлән Xandros, Linspire һәм Libranet (инглизчәдән карагыз), Canonical Debian-ның төп фәлсәфәсен саклап кала һәм Ubuntu өчен ирекле программалы тәэмин ителеш үзенчәлекләрен югалтмый.Ubuntu Philosophy. Ubuntu.com
Ubuntu җыелмасы күбесенчә Debian-ның эстәбил булмаган пакетлар (unstable) төркеменнән тора. Ubuntu шулай ук аның Advanced Packaging Tool өлешен, пакетлар идарә итү өчен куллана. Ләкин шуңа да карамастан кайбер Ubuntu һәм Debian пакетлары бер-берсенә мәҗбүри рәвештә бәйле түгел. Кайсыбер Ubuntu пакет ясаучылары Debian-да да эшли һәм шуның нигезендә күбесе үзгәрешләр ике ОС өчен дә ясала.
Хәзергесе вакытта Ubuntu Марк Шаттлворт һәм аның Canonical ширкәте нигезендә тәэмин ителә. 2005 елның 8 июлендә Canonical Ubuntu Foundation фонды ясау турында хәбәр итә һәм 10 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтә. Фондның төп максаты булып киләсе елларда чыгучы Ubuntu юрамаларын тәэмин итү һәм алга этәрү тора. Ләкин 2009 елга карата фонд һаман да кулланылмаган булып кала. Шаттлворт әйтүенчә бу фонд бары тик гадәттән тыш хәлдә генә кулланачак.
Ubuntu-ның 2011 елның апреленнән 11.04 «Natty Narwhal» юрамасыннан башлап, Ubuntu Desktop Edition гадәти булган эш өстәле тирәлеге GNOME Unity белән алмаштырылачак, ә киләсе X.Org Server Wayland белән алмашачак..
Ubuntu-ның бер тармагы булган «Grumpy Groundhog»ка карата да планнар бар. Киләчәктә дә исә ул киләсе юрамаларны үстерү, тикшерү һәм сынап карау урыны булып калыр дип күзаллана. Шуның нигезендә оста кулланучылар һәм җитерштерүчеләр өчен кайбер программаларның эшчәнлеген «минутына кадәр дөреслек» белән тикшерергә ярдәм итәчәк. Ә бу исә кайбер хаталарны иртәрәк табарга ярдәм итәчәк дип тә планлашиырылаGrumpy Groundhog specification. Ubuntu.com
Үзенчәлекләре thumb|200px|Ubuntu Oneric уйлап табучылар саммиты Ubuntu гадилеккә һәм эшләү уңайлыгына нигезләнгән. Ул үз өченә киң таралыш алган sudo утилиталарын, шуның ярдәмендә бик куркыныч булган суперкулланучы сессиясен кабызмыйча санак идарәчесе вазифаларын башкарарга мөмкин.RootSudo. Ubuntu Wiki
Ubuntu, шулай ук киң интернационализацияләшкән, бу исә максималь рәвештә күптөрле телләргә ия булган кулланучыларны җәлеп итә. 5.04 брамасыннан башлап төп кодировка иттереп UTF-8 санала.
Ubuntu эшләсен өчен 256 мегабайт RAM һәм, каты дискка урнаштырганда, дүрт гигабайт буш тирәлек.Ubuntu 6.06 Release Notes: Hardware RequirementsUbuntu 8.10 System Requirements Ubuntu 9.04 Release Notes: System Requirements
Ubuntu GNOME эш өстәленә нигезләнгән, ул иренкле, гади һәм аңлаешлы интерфейска ия булып тулы көченә заманча технологияләр тәкъдим итә.About GNOME. GNOME.org GNOME-га кергән кушымталардан кала Ubuntu-да өстәмә программа белән тәэмин ителеш каралган, шулай ук боларга OpenOffice.org, web-гизгеч Mozilla Firefox керә.Desktop | Ubuntu
6.06 һәм соңрак юрамалардан башлап LiveCD белән берлектә урнаштыручы-CD, икесен бергә, компакт-дискка берләштерә башлыйлар. Бу диск эш өстәлен урнаштырып кулланучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тикшереп карарга һәм барлык кушымталар белән тәҗрибәләр ясарга ярдәм итә. Ubuntu-ны каты дискка урнаштыру өчен Ubiquity () график урнаштыргычы кулланыла. Инсталляция процессы «тере» эш өстәлендә ясалган барлык документларны да саклап кала. Альтернатив урнаштыру debian-installer нәтиҗәсендә башкарыла, ул график ысулга караганда күпкә тирәнрәк кергән идарәчеләр, күп системалар урнаштыручы кулланучылар һәм оператив хәтере 192 мегабайттан да аз булган санаклар өчен кулланыла. Шулай ук дистрибутивка USB Flash-дискка урнаштыру программасы да кертелгән. Ул LiveCD һәм CD кебек барлык мөмкинчелекләргә дә ия. Күбесе очракта бу ысул нетбукларда еш кулланыла.
Релизлары Һәрбер релиз елга, айга нигезләнгән үзенә бертөрле кодлы исем һәм юрама йөртә. Кодлы исем ике ингглиз сүзеннән тора: бер үк хәрефтән башланучы сыйфаттан һәм хайван исеменнән. 6.06 Dapper Drake (LTS) юрамасыннан тытынып кодлы исемнең беренче хәрефләре латин әлифбасына туры китерелеп үзгәртеләDevelopmentCodeNames — Ubuntu Wiki Махсус тамгаланыш: ярдәм күрсәтелми бары тиксервер юрамага гына ярдәм күрсәтелә ярдәм күрсәтелә хәзерге юрама планлаштырылган / уйлауда {| class="standard" ! Юрама !! Чыгу көне!! Кодланган исеме !! Татарча кодлы исеме !! Ярдәм күрсәтү вакытының бетүе
| style="background-color:LightCoral" | 4.10 || 20 октябрь 2004Ubuntu 4.10 announcement || Warty Warthog || Кыргый дуңгыз || 30 апрель 2006
| style="background-color:LightCoral" | 5.04 || 8 апрель 2005Ubuntu 5.04 announcement || || Чал Керпе || 31 октябрь 2006
| style="background-color:LightCoral" | 5.10 || 13 октябрь 2005Ubuntu 5.10 announcement || Breezy Badger || Яшь Баурсык || 13 апрель 2007
| style="background-color:LightCoral" | || 1 июнь 200610 август 2006 (6.06.1)21 гыйнвар 2008 (6.06.2) || Dapper Drake || Купшы Үрдәк || 14 июль 2009Ubuntu 6.06 LTS Desktop Edition reaches end-of-life on July 14, 2009 (эш станцияләре өчен)июнь 2011 (сервер өчен юрама)
| style="background-color:LightCoral" | 6.10 || 26 октябрь 2006 || Edgy Eft || Сабырсыз Тритон || 25 апрель 2008
| style="background-color:LightCoral" | 7.04 || 19 апрель 2007Информация о релизе Ubuntu 7.04 (Feisty Fawn) || Feisty Fawn || Тәвәккәл Болан || 19 октябрь 2008
| style="background-color:LightCoral" | 7.10 || 18 октябрь 2007Информация о релизе Ubuntu 7.10 (Gutsy Gibbon) || Gutsy Gibbon || Кыю Гиббон || 18 апрель 2009
| style="background-color:LightCoral" | || 24 апрель 2008Ubuntu 8.04 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат3 июль 2008 (8.04.1)22 гыйнвар 2009 (8.04.2)Ubuntu 8.04.2 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат16 июль 2009 (8.04.3) Ubuntu 8.04.3 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат28 гыйнвар 2010 (8.04.4) || Hardy Heron || Чыдамлы Челән || апрель 2011 (эш станцияләре өчен) апрель 2013 (сервер өчен юрама)
| style="background-color:LightCoral" | 8.10 || 30 октябрь 2008 Информация о разработке Ubuntu 8.10 (Intrepid Ibex) || Intrepid Ibex || Йөрәкле Кәҗәмөгез || 30 апрель 2010 Ubuntu 8.10 reaches end-of-life on April 30, 2010
| style="background-color:LightCoral" | 9.04 || 23 апрель 2009 Ubuntu 9.04 (Jaunty Jackalope) турында мәгълүмат || || Өлгер Куян || 23 октябрь 2010 Ubuntu 9.04 reaches end-of-life on October 23, 2010
| style="background-color:LightCoral" | 9.10 || 29 октябрь 2009Ubuntu 9.10 (Karmic Koala) турында мәгълүмат || Karmic Koala Introducing the Karmic Koala, our mascot for Ubuntu 9.10 || Кармик Коала || апрель 2011
| style="background-color:LightCoral" | || 29 апрель 2010Ubuntu 10.04 (Lucid Lynx) турында мәгълүмат 17 август 2010 (10.04.1)Ubuntu 10.10 турында мәгълүмат || Lucid Lynx || Зирәк Селәүсен || апрель 2013 (эш станцияләре өчен) апрель 2015 (сервер өчен юрама)
| style="background-color:LightCoral" | 10.10 || 10 октябрь 2010 || Maverick Meerkat || Хөр фикерле Сурикат || апрель 2012
| style="background-color:LightCoral" | 11.04 || 28 апрель 2011 елUbuntu 11.04 турында мәгълүмат || Natty Narwhal || Нәфис Нарвал || октябрь 2012
| style="background-color:LightCoral" | 11.10 || октябрь 2011 ел|| Oneiric OcelotNext after Natty? Ubuntu 11.10 өчен исем сайлау. Марк Шаттлвортның мәкаләсенең тәрҗемәсеNext after Natty? (инг.) Ubuntu 11.10 юрамасының кодлы исемен сайлау || Хыяллы Оцелот || апрель 2013
| style="background-color:DodgerBlue" | || 26 апрель 2012 ел || Precise PangolinP is for… (инг.) Марк Шаттлворт блогындагы язма || Педантик Панголин || апрель 2017
| style="background-color:LightCoral" | 12.10 || 18 октябрь 2012 ел || Quantal Quetzal || || 16 май 2014
| style="background-color:LightCoral" | 13.04 || 25 апрель 2013 ел || Raring Ringtail || || 27 гыйнвар 2014
| style="background-color:LightCoral" | 13.10 || 17 октябрь 2013 ел || Saucy Salamander || || 17 июль 2014
| style="background-color:DodgerBlue" | 14.04 LTS || 17 апрель 2014 ел || Trusty Tahr || || апрель 2019
| style="background-color:LightCoral" | 14.10 || 23 октябрь 2014 ел || Utopic Unicorn || || Июль 2015
| style="background-color:LightCoral" | 15.04 || 23 апрель 2015 ел || Vivid Vervet || || Гыйнвар 2016
| style="background-color:LightCoral" | 15.10 || 22 октябрь 2015 ел || Wily Werewolf || || Июль 2016
| style="background-color:DodgerBlue" | 16.04 LTS || 21 апрель 2016 ел || Xenial Xerus || || Апрель 2021
| style="background-color:#40CC40;" | 16.10 || 13 октябрь 2016 ел || Yakkety Yak || || Июль 2017
LTS () дип тамгаланган релизлары Ubuntu-ның башка бик күп юрамалары белән чагыштырганда Canonical тарафыннан бик озак тәэмин ителә. Пакетларны яңарту мөмкинлеге кулланучылар өчен өч ел дәвамында, ә серверлар өчен биш елга кадәр каралган, шулай ук Canonical шул период чорында түләүле техник ярдәм дә күрсәтә. Яңа LTS юрама чыкканга кадәр әлеге юраманың өлешләре һәрвакыт яңартылып тора һәм һәрбер яңарту үзенең кодлы исеменә лаек була. Мәсәлән, 6.06 Dapper Drake юрамасы өчен ике; 8.04 Hardy Heron өчен тагында күбрәк, якынча ярты елга бер яңартулар чыга. Хәзерге вакытта 8.04 юрамасы өчен дүрт яңарту чыкты, шуның белән бу юрама өчен яңартулар чыгу күзәтелми. Хәзерге вакыттагы LTS релиз булып Ubuntu 10.04 Lucid Lynx тора.UbuCon чорында Ubuntu 10.04 һәм Atlanta Linux Fest.
Соңгы, хәзерге Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасына Linux 2.6.35 юрамалы төше, GNOME 2.32, Mozilla Firefox 3.6.10, OpenOffice.org 3.2.1, GCC 4.4.4Distrowatch.com: Ubuntu кертелгән
Ubuntu һәм аның төрле вариантлары интернеттан йөкләү өчен ясалган һәм бушлай рәвештә Canonical Ltd тарафыннан бирелгән ShipIt ярдәмендә CD-ROM дисклары җибәрелергә мөмкин.Ubuntu Support: ShipIt FAQ ShipIt changes
Бүгенге көндәге иң соңгы юрама Ubuntu 11.10 Oneiric Ocelot. Ул үз эченә 3.0.4 юрамалы Linux төшен, Unity 4.22.0, Mozilla Firefox 7.0.1, LibreOffice 3.4.3, GCC 4.6.1 программаларының яңартмаларыннан тора.
Ubuntu-га нигезләнгән Linux дистрибутивлары Ubuntu исемен куллану максатыннан чыгып, Canonical Ubuntu-га нигезләнгән ике төрле дистрибутивны аера: Ubuntu (Ubuntu Derivative Distribution) нигезләнгән дистрибутив: әлеге дистрибутив Ubuntu-дан бик нык аерыла. Ләкин алар арасыннан Canonical тарафыннан рәсми танылган дистрибутивлар билгеле. Калганнары өчен Canonical үзөстендә җаваплылык тотмый.