Гөбенә елгасы (лат. , , ) — Зөянең сул кушылдыгы.

Чуаш Республикасында башлана, тамагы Кайбыч районының Борындык авылыннан 4 км төньяктарак. Озынлыгы 176 км (Татарстан чикләрендә 121 км), бассейнының мәйданы – 2480 км². Республикадагы төп кушылдыгы – Ырым елгасы. Су чыгымы 420 м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агышы катламы 92 мм. Суының аз вакытындагы минеральләшүе 500–800 мг/л.

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан елгалары