Ык елгасы (лат. , , ) — Чулманның сул кушылдыгы.

Башкортстан Республикасында башлана, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгын кисеп үтә, елга тамагы Минзәлә районының Бикбау авылыннан көнчыгыштарак. Озынлыгы 436 км (Татарстанда 120 км), бассейнының мәйданы 14990 км². Төп кушылдыклары Татарстан территориясендә: Югары Кандыз, Кандыз, Димескәй, Томбарлы, Баулы, Эстәрле, Мәллә елгалары. Су чыгымы күләме Нагайбәк авылы (Башкортстан) янында 3610 м³/с (1947), суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 700—1000 мг/л дан 6000 мг/л га кадәр. Су агышы үзгәртелгән. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978). Моны да карагыз

Ык күпере, Татарстан белән Башкортстан чигендә, Октябрьский шәһәре янында. 1948 елда төзелгән.

Төркем:Татарстан елгалары Төркем:Башкортстан елгалары