Бу терминның башка аңламнары да бар, Кипр (мәгънәләр) битен карагыз.
Кипр (Кыпрыс) Җөмһүрияте (, ) — Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. 2004 елның 1 маеннан Европа берлеге әгъзасы.
Территориясе Рәсми рәвештә Кипр Җөмһүрияте территориясе үз эченә Кипр утравының 98% (калган 2%ында британ хәрби базалары – Акротири һәм Декелия) территориясен һәм якында урнашучы Агиос Георгиос, Гернисос, Глюкиотисса, Кила, Киедес, Кордилия һәм Мазаки утрауларын алып тора.
Яңа тарих 1974 елдан соң утрау ике өлешкә бүленгән, 60% территория Кипр Җөмһүрияте идарәсе астында булса (күбесенчә греклар яши), калган өлеш Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятенә карый (ул якта күбесенчә төрекләр яши). Ул дәүләтне Төркия һәм Абхазия бәйсез дәүләт буларак таныйлар.
Илдә 1 141 166 (2013) яши. Башкаласы — Никосия шәһәре.
Дин
1960 елгы Конституция (19нчы ) һәр кешенең сүз, вөҗдан һәм дин ирегенә хокукы бар дип карар бирә. Барлык диннәр дә закон каршында тигез, республиканың бер генә закон чыгару, башкарма яки административ акты да нинди дә булса дини институтны яки дини оешманы дискриминацияли алмый. Һәр кешенең дин тоту ирегенә хокукы бар, ул үз динен индивидуаль яки коллектив рәвештә өйрәнә ала. Халыкның аз өлешен тәшкил иткән ике дини төркемнең (католиклар һәм маронитлар) хокуклары гарантияләнә.
Грекларның күбесе — рәсми дәүләт чиркәве статусына ия Кипр православие чиркәве тарафдарлары. Мөселманнар (төрекләр, гарәпләр һ. б.) Кипр халкының 25—30 % ын, католиклар — 3 % ын тәшкил итә. Яһүд динен 1 800 кеше, һинд динен 2 мең кеше тота.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Кыпырда ислам Акротири һәм Декелия Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте Хала Солтан Ханәге
Төркем:Кипр Республикасы Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре