Латвия (латыш. Latvija), рәсми исеме — Латвия Җөмһүрияте (латыш. Latvijas Republika) — Төньяк Европада урнашкан дәүләт. Башкала – Рига шәһәре.
Европа берлеге һәм НАТОга керә.
География Латвия Балтыйк диңгезе буенда, Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнбатышында урнаша. Көнбатышта Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла.
Көнчыгышта Россия һәм Беларусия, төньякта — Эстония, һәм көньякта — Литва дәүләтләре белән чиктәш. Чикләр озынлыгы — 1382 км, яр буе сызыгы озынлыгы — 498 км, мәйданы 64589 км²ны тәшкил итә.
Иң биек нокта — 311 м (Гайзинькалнс тавы), иң түбән нокта — Балтыйк диңгезе (0 м). Климат Латвия климаты уртача, диңгез климаты континенталь климаты белән арасында. Июльнең урта температурасы — +15...+17 °С, гыйнварның урта температурасы — -3...-7 °С. Еллык явым-төшем күләме 500—800 мм. Елгалар Исем Бассейн (Латвиядә) Озынлык (гомуми) Озынлык (Латвиядә) Бассейн Даугава 24 700 1020 357 Балтыйк диңгезе Лиелупе 8 800 119 119 Балтыйк диңгезе Вента 7900 346 178 Балтыйк диңгезе Айвиексте 9290 132 132 Даугава Гауя 7790 452 452 Балтыйк диңгезе
Халык Эре калалар Таблицада 10000 кешедән артык яшәгән торак пункттар күрсәтелгән (01.01.2012). Латвиядә 76 пункт кала статусын йөртә (ул арасынан 9 – республика әһәмиятендәге калалар). Республика әһәмиятендәге калалар калын язылыш белән күрсәтелгән. Герб Кала Халык саны (01.01.2012) Тарихи район40px Рига 699 203 Видземе20px Даугавпилс 101 057 Латгале20px Лиепая 82 413 Курземе20px Елгава 63 534 Земгале20px Юрмала 56 307 Видземе20px Вентспилс 41 998Курземе20px Резекне 33 936 Латгале20px Валмиера 26 674 Видземе20px Огре 26 549 Видземе20px Екабпилс 25 883 Селия / Латгале20px Тукумс 19 729 Земгале20px Саласпилс 18 039 Видземе20px Цесис 17 673 Видземе20px Кулдига 12 494Курземе20px Олайне 12 367 Видземе20px Салдус 12 085Курземе20px Сигулда 11 368 Видземе20px Талси 10 962Курземе20px Добеле 10 895 Земгале
Милли состав Латвия халыклары 1935—2011 Милләт 1935 1959 1970 1979 1989 2000 2011 Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Латышлар 1 467 035 76,97 1 297 881 62,39 1 341 805 57,05 1 344 105 53,69 1 387 757 52,05 1 370 703 57,65 1 284 194 62,10 Руслар 168 300 8,83 556 400 26,75 704 600 29,95 821 500 32,81 905 515 33,96 703 243 29,58 556 422 26,90 Белоруслар 26 800 1,4 61 600 2,9 94 700 4,0 111 500 4,5 119 700 4,5 97 100 4,0 68 174 3,3 Украиннар 1 800 0,1 29 400 1,4 53 500 2,3 66 700 2,7 92 100 3,4 63 600 2,7 45 699 2,2 Поляклар 48 600 2,6 59 800 2,9 63 000 2,7 62 700 2,5 60 400 2,5 59 500 2,5 44 783 2,2 Литвалылар 22 800 1,2 32 400 1,5 40 600 1,7 37 800 1,5 34 600 1,3 33 400 1,4 24 426 1,2 Яһудләр 93 400 4,9 36 600 1,7 36 700 1,6 28 300 1,1 22 900 0,9 10 300 0,4 6 416 0,3 Чегәннәр 3 800 0,2 4 300 0,2 5 400 0,2 6 100 0,2 7 000 0,3 8 200 0,3 6 452 0,3 Алманнар 62 100 3,3 1 600 0,1 5 400 0,2 3 300 0,1 3 800 0,1 3 500 0,1 3 023 0,1 Эстоннар 6 900 0,4 4 600 0,2 4 300 0,2 3 700 0,1 3 300 0,1 2 600 0,1 2 000 0,1 Башкалар 4 200 0,2 1 800 0,1 2 700 0,1 3 800 0,2 29 400 1,0 25 000 1,1 26 298 1,3 Барлык 1 905 936 2 079 948 2 351 903 2 503 145 2 665 770 2 377 383 2 067 887 Дин Латвиядә өстенлек итүче дин булып христианлык тора. Лютеранлык — этник латышлар арасында күпчелекне тәшкил итүче төп христиан динаминациясе, бу Төньяк Европа һәм Төньяк Алмания белән көчле тарихи элемтәләргә бәйле. Шул ук вакытта католиклык, нигездә, Польша йогынтысы аркасында Көнчыгыш Латвиядә (Латгале өлкәсендә) киң таралган. Латвия православие чиркәве зурлыгы буенча Латвиядә өченче конфессия булып тора, аның тарафдарлары, нигездә, рус телле халык. Шулай ук Иске йолалык, буддизм, яһүд дине, Һинд дине, ислам һ. б. диннәр тарафдарлары бар. Латвиядә ислам
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Европа дәүләтләре