Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (Татарстан АССР, ТАССР, Татарстан; , , ) — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы эчендә булган автономияле республика.
География ТАССР хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан.
ТАССР курамына кергән җирләр (%): Инкыйлабка кадәре адм. берәмллек↓/Ел→19201921192219231924Казан губернасының Зөя өязе100100989898Казан губернасының Казан өязе100100100100100Казан губернасының Лаеш өязе100100100100100Казан губернасының Мамадыш өязе100100100100100Казан губернасының Тәтеш өязе100100878787Казан губернасының Чар өязе44555Казан губернасының Чистай өязе100100959595Казан губернасының Чуел өязе00666Казан губернасының Ыспас өязе100100868686Нократ губернасының Алабуга өязе1043424242Нократ губернасының Малмыж өязе99999Нократ губернасының Сарапул өязе03333Самар губернасының Бөгелмә өязе7070757575Уфа губернасының Минзәлә өязе100100100100100Сембер губернасының Буа өязе5353414141Сембер губернасының Сембер өязе88888
Тарих
1920 елның мартында Владимир Ленин Мәскәү кирмәнендә Борһан Мансуров, Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм башкалар белән Татарстан республикасы оештыру мәсьәләсе турында фикер алыша.
ТАССР () БҮБК һәм РСФСР Халык Комиссарлар Шурасы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителгән.
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Шурасы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында» декларациясен кабул итте һәм ТАССР исемене Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы исеменә үзгәртеп корды. 1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслаган һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәртүлерне керткәнhttp://constitution.garant.ru/history/ussr-rsfsr/1978/zakony/183124/.
Идарә-җир төзелеше Иң башта ТАССР ун кантонга бүленгән булган: Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Зөя, Спас, Тәтеш һәм Чистай. 1921 елда тагын өч кантон (Алабуга, Әгерҗе һәм Чаллы) оештырылган.
1924 елдан кантоннарны юкка чыгару һәм районнар белән алмаштыру процессы башланган, ул 1930 елның 23 июлендә тәмамланган.
1940-еллар уртасына кадәр районнар саны арта барган; мәсәлән, 1948 елда ТАССР 70 районга һәм 3 республика карамагындагы шәһәргә бүленгән.
1950-еллар башында Татарстан һәм Башкорт АССРларны өлкәләргә бүлү проекты тормышка ашырыла башлаган. 1952 елның 8 маенда ТАССР эчендә ике өлкә (Казан һәм Чистай) оештырылган. 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе барлыкка килә. Ләкин Сталин үлеменнән соң бу проект туктатылган һәм 1953 елның 30 апрелендә үк барлык өлкәләр юкка чыгарылганнар.
Моннан соң һәм 1963 елга кадәр районнарны зурайту процессы алып барылган. 1963 елдан кайбер бетерелгән районнарның торгызуы башланды.
Сәнгатьтә чагылышы +еләсәрнең исеметасвирламакомпозитор/композиторлар1925"Сания" операсыРеспубликаның 5-еллыгына беренче татар операсы язылаСолтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов1930"Эшче" операсыСолтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов1960"Туган җирем — Татарстан" җырыГөлшат Зәйнашева сүзләренә иң популяр татар җырларының берсе республиканың 40-еллыгы уңаеннан язылаАлександр Ключарёв1970"Туган ягым" җырыРамазан Байтимеров сүзләренә иҗат ителәРөстәм Яхин1980"Татарстан" симфоник увертюраРеспубликаның 60-еллыгы уңаеннан язылаФасил Әхмәтов
Моны да карагыз Казан өлкәсе Чистай өлкәсе Бөгелмә өлкәсе Татарстан
Сылтамалар 1920 елның 27 маендагы Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы декреты
Искәрмәләр
Төркем:РСФСР республикалары Төркем:Татарстан тарихы Төркем:ТАССР