Молдова Республикасы (Молдова; , Moldova/Молдова) — Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт.

2004 елның җанисәбе буенча, халык саны — 3 383 332 кеше (Днестр буе Молдавия Республикасын исәпләмичә).http://www.statistica.md/public/files/Recensamint/Recensamintul_populatiei/vol_1/1_Toate_recensaminteleRne_ro.xls

Дәүләт теле — латин графикасы нигезендә молдаван теле.

Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, парламент республикасы. 39 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 32 район, 5 муниципий һәм 2 автономияле берәмлек — Гагаузия һәм Днестр сулъягы.

География

Чиктәшлек ЯкДәүләтТөньяк, көнчыгыш һәм төньяк УкраинаКөнбатыш Румыния

Молдова Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышында, Днестр һәм Прут елгалары арасында урнаша.

Иң биек нокта — Баланешты тавы (429,5 м), уртача биеклеге — диңгез өстеннән 147 м. Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар (75%). Урманнар территориянең 6% өлешне биләп торалар.

Кырый нокталар

Төньяк — Наславча авылы (48°29' т. к.) Көньяк — Джурджулешты авылы (45°28' т. к.) Көнчыгыш — Паланка авылы (30°05' кб. о.) Көньяк — Крива авылы (26°30' кб. о.)

Файдалы казылмалар Известьташ, гипс, балчыклар, пыяла комы, гравий, зур булмаган нефть һәм газ чыганаклары.

Климат Климат — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -3...-5 °С, минимум — -41 °С, июльнең урта температурасы — +19,5...22 °С, максимум — +42,4 °С. Урта ел явымнар саны — 450–500 мм.

Гидрография Барлык елгалар Кара диңгезе бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днестр һәм Прут.

Тарих XIV гасырына кадәр Молдова территориясе төрле кабиләләрнең (готлар, антлар, гет-даклар) һәм дәүләтләр (Киев Русе, Алтын Урда, Галич-Волын кенәзлеге) биләмәләрнең өлеше булган. 1359 елда беренче молдаван дәүләте — Молдаван кенәзлеге оештерыла. XVI—XVIII гасырларда — Госман империясе составында.

1711 елда, Яшь шәһәрендә молдаван господаре Дмитрий Кантемир Россиягә присяга бирә; ләкин Прут походы нәтиҗәсендә, Госман империясе составында кала.

XVIII гасырның ахырында, Рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Днестр сулъягы керә; 1812 елда, чираттагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Бессарабия керә.

1917 елда Молдавия Демократик Республикасы игълан ителә, 1918 елның гыйнварында Бессарабиягә румын гаскәрләре керәләр, шул ук елның мартында Бессарабия Румыния составына кертелә. 1924 елда Днестр сулъягында Молдавия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (МАССР) оештырыла.

1940 елда, Молотов-Риббенроп пактның шартлары буенча, Румыния Советлар Берлегенә Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны бирергә мәҗбүр ителә. Бессарабия территориясендә Молдавия Совет Социалистик Республикасы (МССР) оештырыла, аның составына элекке МАССР территориясе кертелә.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы барышында, МССР территоряне алман һәм румын гаскәрләре басып алалар. 1944 елның яз-җәйдә, Яссы-Кишенәү операциясе нәтиҗәсендә, Молдова алман-румын гаскәрләреннән азат ителә.

1991 елның 27 августта Молдова бәйсезлеген игълан итә. 1989—1992 еллардагы Приднестровье конфликты нәтиҗәсендә, Молдова, фактта, Днестр сулъягы территорияне югалта, анда танылмаган Днестр буе Молдавия Республикасы оештырыла.

1994 елда Молдова Констиуциясе кабул ителә.

Халык Милли состав Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=4 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=9 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=9 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=9 2004,http://www.statistica.md/pageview.php?l=ru&idc=295Молдова 2004,ДМР 2004,Барлык % % % % 1 % 2 % 2 % молдаваннар 1 886 566 65,4% 2 303 916 64,6% 2 525 687 63,9% 2 794 749 64,5% 2 564 849 75,8% 177 382 31,9% 2 742 231 69,6% украиннар 420 820 14,6% 505 730 14,2% 560 679 14,2% 600 366 13,8% 282 406 8,3% 160 069 28,8% 442 475 11,2% руслар 292 930 10,2% 414 444 11,6% 505 730 12,8% 562 069 13,0% 201 218 5,9% 168 678 30,4% 369 896 9,4% гагаузлар 95 856 3,3% 124 902 3,5% 138 000 3,5% 153 458 3,5% 147 500 4,4% 4 096 0,7% 151 596 3,8% румыннар 1 663 0,1% 1 581 ~0,0% 1 657 ~0,0% 2 477 0,1% 73 276 2,2% ? ? ~73 276 ~1,9% болгарлар 61 652 2,1% 73 776 2,1% 80 665 2,0% 76 005 2,0% 65 662 1,9% 13 858 2,5% 79 520 2,0% башкалар 124 990 4,3% 143 694 4,0% 137 338 3,5% 52 485 1,4% 48 421 1,4% 31 264 5,6% ~79 685 ~2,0% барлык 2 884 477 100,0% 3 568 873 100,0% 3 949 756 100,0% 4 335 360 100,0% 3 383 332 100.0% 555 347 100.0% 3 938 679 100.0% Дин АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда православие динендәгеләр 90,1 %, православиедән башка христианнар 2,6 %, башка диннәр тарафдарлары 0,1 % булганEurope: Moldova. cia.gov, 5.02.2020. Молдова халкының (4 043 000 кеше) 0,40 % ы (15 мең кеше) ислам дине тарафдары (2020) Muslim Population By Country 2020 . Молдовада ислам

Административ-территориаль бүленеше ИсемҮзәкМәйдан(км²)Халык саны(2011)ХалыктыгызлыгыТП саныАнений Ной районы (Raionul Anenii Noi/Районул Аннений Ной)Анений Ной89283,10093.245Басарабәска районы (Raionul Basarabeasca/Районул Басарабяска)Басарабәска29529,20099.010Бричени районы (Raionul Briceni/Районул Бричень)Бричени81475,30092.539Каһул районы (Raionul Cahul/Районул Кахул)Каһул1,546124,80080.756Кантимер районы (Raionul Cantemir/Районул Кантемир)Кантимер87062,80072.251Калараш районы (Raionul Călăraşi/Району Кэлэрашь)Калараш75378,800104.654Кэушени районы (Raionul Căuşeni/Районул Кэушень)Кэушени1,16392,30079.348Чимишлия районы (Raionul Cimişlia/Районул Чимишлия)Чимишлия92361,70066.839Криулени районы (Raionul Criuleni/Районул Криулень)Криулени68873,100106.243Дондушени районы (Raionul Donduşeni/Районул Дондушень)Дондушени64545,10070.030Дрокия районы (Raionul Drochia/Районул Дрокия)Дрокия1,00090,10090.140Дубэсари районыӨлешчә — Днестр буе Молдавия Республикасы контроле астында (Raionul Dubăsari/Районул Дубэсарь)Дубэсари30935,200113.915Единец районы (Raionul Edineţ/Районул Единец)Единец93382,90088.949Фэлешти районы (Raionul Făleşti/Районул Фэлешть)Фэлешти1,07392,60086.376Флорешти районы (Raionul Floreşti/Районул Флорешть)Флорешти1,10890,00081.274Глодени районы (Raionul Glodeni/Районул Глодень)Глодени75461,90082.135Хынчешти районы (Raionul Hînceşti/Районул Хынчешть)Хынчешти1,484122,00082.263Яловени районы (Raionul Ialoveni/Районул Яловень)Яловени78399,100126.534Леова районы (Raionul Leova/Районул Леова)Леова77553,80069.439Ниспорени районы (Raionul Nisporeni/Районул Ниспорень)Ниспорени63066,800106.039Окница районы (Raionul Ocniţa/Районул Окница)Окница59756,10094.033Орһей районы (Raionul Orhei/Районул Орхей)Орһей1,228125,900102.575Резина районы (Raionul Rezina/Районул Резина)Резина62152,60084.741Рышкани районы (Raionul Rîşcani/Районул Рышкань)Рышкани93670,00074.855Сынҗерей районы (Raionul Sîngerei/Районул Сынӂерей)Сынҗерей1,03393,40090.470Сорока районы (Raionul Soroca/Району Сорока)Сорока1,043100,40096.368Стрэшени районы (Raionul Străşeni/Районул Стрэшень)Стрэшени73091,300125.139Шолдэнешти районы (Raionul Şoldăneşti/Районул Шолдэнешть)Шолдэнешти59843,30072.433Штефан-Водэ районы (Raionul Ştefan-Vodă/Районул Штефан-Водэ)Штефан-Водэ99871,90072.026Тараклия районы (Raionul Taraclia/Районул Тараклия)Тараклия67444,20065.626Теленешти районы (Raionul Teleneşti/Районул Теленшть)Теленешти84974,20087.454Унгени районы (Raionul Ungheni/Районул Унгень)Унгени1,083117,400108.474

Муниципийлар ИсемҮзәкМәйдан(км²)Халык саны(2011)ХалыктыгызлыгыТП саныБэлци (Bălţi/Бэлць)Бэлци78148,9001909.03Бендер (Bender/Бендер)Бендер97101,0001041.22Кишенәү (Chişinău/Кишинэу)Кишенәү635789,5001243.335

Автономияле территорияләр ИсемҮзәкМәйдан(км²)Халык саны(2011)ХалыктыгызлыгыТП саныГагаузия (Găgăuzia/Гэгэузия)Комрат1,832160,70087.735Днестр сулъягы (Stînga Nistrului/Стынга Ниструлуй)Тирасполь4,163518,700124.6147

Икътисад Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. ҮКИ белешмә китабы буенча, Молдова эшче көченең 25 % өлеше чит илләрдә эшли.

Экспорт — азык-төлек товарлары, текстиль. Төп импортёрлары — Россия (29 %), Румыния (15 %), Италия (10 %).

Импорт — минирәл чималы һәм ягулык, машиналар, җиһазлар, химикатлар. Төп экспортёрлары — Россия (21 %), Румыния (16 %), Украина (15 %).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз Днестр буе Молдавия Республикасы

Төркем:Европа дәүләтләре Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Молдавия