Агыйдел () — Башкортостан һәм Татарстан территорияләреннән ага торган елга, Башкортстандагы иң зур елга һәм төп су юлы; Каманың сул кушылдыгы (Кама сусаклагычына коя). Уралтау якларында, Ирәмәлтау тирәсендә башлана.

Озынлыгы 1 420 км, елга бассейны мәйданы – 141 900 км².

Кушылдыклар

уң яктан: Нөгеш, Караидел, Бөре, Тере Танып;

сул яктан: Ашказар, Өршәк, Дим, Кармасан, Чәрмәсән, Сөн.

Агыйдел елгасы буенда Белорет, Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамак, , Благовещен, Бөре, Дүртөйле, Агыйдел шәһәрләре урнашкан.

Кызыклы фактлар Караидел аша күпер Караидел, Күгидел Агыйдел елгасына кушыла торган урын янында урнашкан. Казан ханлыгында Идел елгасы нәкъ шушы урында - торган урында башлана дип саналган.

Агыйдел мәдәнияттә һәм әдәбиятта Елга исеме татар һәм башкорт әдәбиятларында һәм мәдәниятләрендә еш очрый (Тала тала, Ай, былбылым, Шайморатов генерал, Гүзәл Өфем — баш калам).

Төркем:Башкортстан елгалары Төркем:Татарстан елгалары