Белград () — Сербиянең башкаласы һәм иң зур шәһәре. Монда 1 281 801 кеше яши (теркәлмәгән затларны да исәпләгәч, 2 млн арта). 1403 елдан Сербиянең башкаласы, 1918 елдан 2003 елгача Югославиянең, 2003 елдан 2006 елгача Сербия һәм Черногориянең башкаласы була. Сербиянең эре икътисади, сәнәгый һәм мәдәни үзәге. Шәһәр дәүләтнең үзәк өлешендә, Сава елгасының Дунайга койган җирендә урнашкан. Белград шәһәре округының мәйданы 3227 км². Шәһәрдән көнбатышта Никола Тесла аэропорты урнашкан. Шәһәр 1999 елда НАТО гаскәрләренең вәхшиләрчә бомбалавыннан бик нык зыян күрә. География Белград ике елгада, Савада һәм Дунайда урнашкан. Сава нәкъ менә Белградта Дунайга коя. Шәһәр диңгез өсте дәрәҗәсеннән 116, 75 метр биеклегендә урнашкан. Белградның тарихи үзәге дә Савада.

Шәһәр бер юлы Балканнарда һәм Үзәк Европада ята, чөнки Нови-Белград һәм Земун районннары географик яктан Сремда урнашканнар, һәм аның җирләренә керәләр (бер үк вакытта бу ике район Белградның өлешләре булып торалар). Палилула районының бер өлеше Банатта урнашкан, ләкин аның җирләрен керми. Срем һәм Банат – ул Үзәк Европа, ә көньяктарак булган җирләр – Балканнар. Чыннан да, Балкан ярымутравының һәм Үзәк Европаның чикләре нәкъ Белград аша уза.

Дин Христианлык Православие Изге Савва җәмигы Католиклык Изге Марк чиркәве Протестантизм Белград ирекле чиркәве Ислам Байраклы мәчете Яһүд дине Белград синагогасы

Фотогалерея

Искәрмәләр һәм чыганаклар

Сылтамалар Град Београд serbija.info: Белград Портал о странах: Свидетели исторических событий — дворцы Белграда (Мемориал Тито, королевские дворцы, скупщина) Postcards of the Past: Belgrade, Serbia Белград Wikitravel'да Белградның электрон харитасы Моны да карагыз Владислав Рибникар исемендәге мәктәптә атыш

Төркем:Европа башкалалары Төркем:Белград Төркем:Башкалалар