Бу сүзнең башка аңламларын карар өчен монда күч: Люксембург (мәгънәләр)

Люксембург (, МФА: [ˈlətsəbuəɕ], ; ; ) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. 1957 елдан бирле Европа берлеге әгъзасы. Бельгия, Алмания һәм Франция белән чиктәш. Дәүләт исеме «lucilinburch» сүзеннән килә – ул "кече шәһәр" сүзен аңлата.

Европа берлегенә керә. Географик мәгълүмат Башкаласы - Люксембург (75 мең кеше). Тарих Сәясәт Люксембург - бер палаталы парламент белән конституцион монархия; илнең җитәкчесе бөек герцог Жан, ул тәхеткә 1964 елда менгән. Министрлар кабинеты 12 министрдан тора. Канун бирүче орган - депутатлар Палатасы. Административ бүленү Административ яктан Люксембург 3 округка бүленгән. Табигате Рельеф Люксембургның төньяк таулы өлеше (максималь биеклек 560 м) Арденналар итәгендә урнашкан. Көньяк өлеше салмак түбәнәюче тигезлек. Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар Люксембург территориясендә бай тимер рудалар ятмалары бар. Климат Люксембургта климат уртача, диңгезнекеннән кыйтганыкына күчә торган: йомшак дымлы кыш һәм эссе булмаган җәй; Арденналарда кышын еш кар төшә. Иң кояшлы айлар: май, июнь, июль һәм август; әмма ләкин сентябрьнең беренче яртысында шулай ук кояшлы була. Иртә язда кыргый үсемлекләрнең бай чәчәк атуын күзәтергә була. Эчке сулар Елгалар Мозель бассейнына карый. Туфраклар һәм үсемлекләр Илнең көньягында тигезлек бик уңыш бирүчән. Территориянең өчтән бер өлешен урманнар били. Тыюлыклы зоналар бар. Икътисад Сәнәгатьнең төп тармагы - кара металлургия; химик, күн, цемент, фаянс, агач эшкәртү, тегү, азык-төлек промышленносте. Җим-бөртек үсемлекчелек, йөземчелек, яшелчәчелек. Люксембург - эре халыкара финанс үзәге. Чит ил туризмы. 1921 елдан Люксембург Бельгия белән икътисади (шул исәптән таможня) берлегендә. Акча берәмлеге - Евро. Халкы һәм теле Люксембургның халкы якынча 425 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 164 кеше. Этник төркемнәр: немецлар һәм французлар. Илдә рәсми телләр булып француз теле, немец теле һәм люксембург теле (немец теленең Рейн буе диалектларының берсе) тора; люксембург теле рәсми итеп 1985 елда гына кабул ителгән. Люксембург телендә урамнарда һәм өйдә сөйләшәләр, франсуз һәм алман телләре эш язуы һәм рәсми очракларда кулланыла. Инглиз теле күбрәк башкалада таралган һәм авылларда кулланылмый диярлек. Дин Католиклык Җирле халыкның 95%-ы католиклар булып тора. Ислам

Дини конфессияләр арасында икенче урында — ислам. 1995 елдан башлап илдә корбан чалу һәм шәригать буенча терлек сую тыела, ит читтән кертелә.

(QC) 2015 елда 10 мең мөселман яшәүче Люксембург дәүләтендә беренче ислам үзәген (мәчет) булдыру турында игълан итә.

Һинд дине

Люксембургта халыкның 0,2%-ы Һинд дине тарафдарлары (≈1000-1500 кеше). Люксембургта Дивали бәйрәме үткәрелә. Мәсәлән, 2012 елда Леуделангеда, 2015 елда Мондор-ле-Бэнда. Универсаль Һинд дине Җәмгыяте Президенты Раджан Зед Люксембург Хөкүмәтен Дивалины ел саен бәйрәмнәргә кертергә һәм Һинду җәмгыятенә Люксембургта Һинд дине гыйбадәтханәсен нигезләргә өндәгән. Люксембургта берничә йөз Һиндстан чыгышлы кеше бар, аларның Һиндлеләр Ассоциациясе (1991 бирле) Һәм Һиндлеләр Бизнес Үзәге бар.

Кыскача тарихи тасвирлама Люксембург Герцоглыгы 963 елда барлыкка килгән. 1792 елга кадәр ул башта Испания Нидерландларының, ә аннары соң Австрия Нидерландларының өлеше булып торган, 1795-1813 елларда Франциягә кушылган. 1815 елда Вена конгрессы карары буенча Бөек Люксембург Герцоглыгы эшләнгән булган, аның коронасы Голландия һәм Бельгия короле Вильгельм I гә бирелгән булган. 1891 елга кадәр Люксембург Нидерланд белән шәхси униядә торган. 1830-1839 елларда Бельгия оешуыннан соң аңа Бөек герцоглыкның көнбатыш (валлон) өлеше кергән. 1914-1918 елларда Беренче Бөтендөнья Сугышы барышында ил немец армиясе тарафыннан оккупацияләнгән булган. 1939-1945 елларда оккупация Икенче Бөтендөнья Сугышы барышында янә булган. 1944-1948 елларда Нидерланд, Бельгия һәм Люксембург Бенилюкс таможня берлегенә берләшкәннәр, ә 1958 елда икътисади берлек оештырганнар. Мәдәният Сәнгать һәм архитектура Люксембург Ходай анасының соборы (элек (1613-1618) иезуит чиркәве булган, соңрак 1935-1938 елларда шактый киңәйтелгән. Аның эчендә ренессанс портал һәм барокко органы игътибарга лаек. Соборның криптында Иоанн Батырның табуты сакланган, ул Креси янында 1346 елда бәрелештә һәлак булган); 1830-1838 елда төзелгән Яңа ратушаның классицистик бинасы; Бөек Герцог сарае; Милли музей (Эхтернахта казылмалардан Рим чоры казылмалары - Септимий Северның мәрмәр бюсты, бронза сыннар, табут өсләре һәм урта гасыр саны фрагментлары, геологик тупланма, декоратив-гамәли сәнгать бүлеге, берничә XVIII-XIX гасыр интерьеры, алман, нидерланд рәсемнәренең тупланмасы (Л. Кранах, Һарлемнан Корнелис, Й. ван Клеве, К. Майссейс, Ф. Һалс, Ф. Болл, А. Остаде һ.б); XI гасырда төзелгән, әмма XVI гасырда шактый үзгәртеп корылган изге Михаил чиркәве.

Дәүләт гимны БЕЗНЕҢ ВАТАНЫБЫЗ

(ONS HEMECHT)

Летцебург телендә

1. Wou d’Uelzécht durech d’Wisen zéit,

Duurch d’Fielsen d’Sauer brécht,

Wou d’Rief laanscht d’Musel dofteg bléit,

Den Himmel Wäin ons mécht:

Dat as onst Land, fir dat mer géif

Heinidden alles won,

Ons Hemechtsland dat mir so déif

An onsen Hierzer dron.

Ons Hemechtsland dat mir so déif

An onsen Hierzer dron.

2. An sengem donkle Bëscherkranz,

Vum Fridde stëll bewaacht,

Sou ouni Pronk an deire Glanz

Gemittlech léif et laacht;

Säi Vollek frou sech soë kann,

An 't si keng eidel Dreem:

Wéi wunnt et sech sou heemlech dran,

Wéi as 't sou gutt doheem!

3. Gesank, Gesank vu Bierg an Dall

Der Äärd, déi äis gedron,

D’Léift huet en treie Widderhall

A jidder Broscht gedon;

Fir, d’Hemecht ass keng Weis ze schéin;

All Wuert, dat vun er klénkt,

Gräift äis an d' Séil wéi Himmelstéin

An d’A wéi Feier blénkt

4. O Du do uewen, deem séng Hand

Duurch d’Welt d’Natioune leet,

Behitt du d’Lëtzebuerger Land

Vum frieme Joch a Leed;

Du hues ons all als Kanner schon

De fräie Geescht jo ginn,

Looss viru blénken d’Fräiheetssonn,

Déi mir so laang gesinn!

Looss viru blénken d’Fräiheetssonn,

Déi mir so laang gesinn!Татар теленә тәрҗемә

1. Альзет ага болын буйлап,

Зауэр – таулар иңләп,

Мозель йөземнәрен нурлап,

Күк иңдерә ширбәт.

Илемнең иминлегенә

Жәл түгел һич корбан,

Йөрәк түрендә хәзинә –

Син, тиңдәшсез Ватан.

Йөрәк түрендә хәзинә –

Син, тиңдәшсез Ватан.

2. Иминлекне өстен күрә,

Яшеллектә урыны,

Купшылыктан йөз чөерә –

Илем шуңа нурлы.

Буш сүзле булмастыр халкы,

Без бәхетле, диеп.

Илдә тормыш бигрәк җайлы, –

Яшибез сөенеп.

3. Тарала җыр яңгыравы

Тауга, үзәнлеккә,

Сөю, тугрылык шаңдавы,

Иңә һәр күкрәккә.

Артык булмас һич Ватанга

Мәдхия көй-сүзләр;

Күк авазы сеңә җанга,

Балкып тора күзләр.

4. Ходай, йөртә безне Синең

Кулың туры юлдан,

Саклагыл Люксембург җирен

Золым-газаплардан!

Азатлык бүләгең, Тәңре,

Улларың күңелендә,

Ирек кояшын Син мәңге

Балкыт ил күгендә!

Ирек кояшын Син мәңге

Балкыт ил күгендә!Алман телендә

1. Wo die Alzette durch die Wiesen zieht,

Durch die Felsen die Sauer bricht,

Die Rebe längs der Mosel blüht,

Der Himmel Wein verspricht:

Dort ist das Land, für dessen Ehr

Kein Opfer uns zu schwer,

Die Heimat, die als teures Gut

In unseren Herzen ruht.

Die Heimat, die als teures Gut

In unseren Herzen ruht.

2. In seinem dunklen Wälderkranz,

vom Frieden still bewacht,

So ohne Prunk und teuren Glanz,

Gemütlich lieb es lacht.

Sein Volk sich glücklich sagen kann,

Und es sind keine leeren Träume:

Wie heimelig sich’s doch hier wohnt,

wie gut ist’s doch daheim.

3. Gesang, Gesang, von Berg und Tal

Die Erd’, die uns getragen,

Die Lieb’ hat einen treuen Widerhall

In jeder Brust getan.

Für die Heimat ist keine Weise zu schön,

Jedes Wort, das aus ihr klingt;

Ergreift die Seel’ wie Himmelstön’

Und unser Auge wie Feuer blinkt.

4. O Du dort droben, dessen Hand

Den Völkern gibt Geleit,

Behüt das Luxemburger Land

Vor fremdem Joch, vor Leid!

Als Kind empfingen wir von Dir

Den freiheitlichen Sinn,

Die Freiheitssonne, unsre Zier,

Lass leuchten fernerhin!

Die Freiheitssonne, unsre Zier,

Lass leuchten fernerhin!

Альзет, Зауэр, Мозель – Люксембургтагы елгалар. Җырның беренче һәм дүртенче куплетларын гына рәсми рәвештә башкаралар.

Искәрмәләр

Чыганаклар Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003, авторы-составители: И.О. Родин, Т.М. Пименова

Сылтамалар Люксембург хөкүмәте сайты (фр.) www.lu — Welcome to the Grand Duchy of Luxembourg (ингл.)

Моны да карагыз

Төркем:Европа дәүләтләре