Маҗарстан () – Үзәк Европада урнашкан дәүләт. Австрия, Словакия, Украина, Румыния, Сербия, Хорватия һәм Словения белән чиктәш.

Этимологиясе Русча венгр -Польшадан алынма: «венгр», (, , сербск.-, , , у̀гра, у̀грин, , , , , , )М. Фасмер. Этимологический словарь русского языка — М.: Прогресс, 1964—1973. — Т. 1—4..

Европа телләрендә , , , , , . Әлеге экзоэтноним барысы да боронго болгардан килеп чыккан: on ogur - «ун өлеш (мөгезләр)». Башлангыч h- "Һуннар» тәэсире белән таркаладыр, мөгаен. Урта гасырларда Маҗарстанны Һуннар Патшалыгы дип озак атадылар, бу исем «Нибелунглар турында җыр» романда телгә алына.

Төрки телләрдә Маҗарстан исеме илнең төп халкының үз аталышынан маҗарлар (мадьяры) алынган.

География Дәүләт территориясе нигездә тигезлекләдән гыйбарәт. Дунай елгасының уң яры 150—200 м биеклектәге Дунантул тигезлеге һәм Урта Маҗар тауларының массивларыннан гыйбарәт. Дәүләтнең төньяк-көнбатышында Кече Урта Дунай түбәнлегенең көньяк өлеше (Кишалфөлд), төньяк-көнчыгышында Карпат тауларының итәкләре (иң биек ноктасы — Матра массивындагы Кекеш тавы, 1015 м), көнбатышта Альп тауларының итәкләре (500—800 м) урнашкан.

Файдалы казылмалар: боксит, күмер, нефть, табигый газ, уран, марганис, тимер мәгъдәннәре.

Климат— уртача континенталь. Уртача температура -2...-4°С (гыйнвар), +20...+22,5°С (июль). Еллык явымнар саны 450—900 мм. Көнбатышта корылыклар була. Явымнарның күбесе җәй башында һәм көздә ява.

Тауларда һәм үрле урыннарда соры урман һәм кәсле-карбонатлы туфраклар, Тиса һәм Дунай үзәннәрендә аллювиаль туфраклар. Алфөлддә уңдыршсыз тозлы туфраклар очрыйлар. Маҗарстан территориясенең якынча 20% урманнар белән капланган. Урманнар нигездә тауларда сакланып калганнар.

Хайваннардан куян, дала тычканы, йомран, төлке, керпе, кошлардан тургай. миләш чыпчыгы, тукран, ябалак бар. камышлыкларда су кошлары очрыйлар.

Тарих 1956 елның (23 октябрь — 9 ноябрь) — Маҗарстан инкыйлабы. 1991 елның 19 июнь — Маҗарстаннан совет гаскәрләре чыгуы тәмамлана. 2004 елыннан Маҗарстан Европа берлегенә керә. 23 октября — 9 ноября

Халык Эре шәһәрләр ШәһәрМаҗар исемеМедьеХалык саны (2011) БудапештBudapestБудапешт1 729 040 ДебреценDebrecenҺайду-Биһар211 320 МишкольцMiskolcБоршод-Абауй-Земплен167 754 СегедSzegedЧонград168 048 ПечPécsБаранья156 049 ДьёрGyőrДьёр-Мошон-Шопрон129 527 НьиредьхазаNyíregyházaСабольч-Сатмар-Берег119 746 КечкеметKecskemétБач-Кишкун111 411 СекешфеһерварSzékesfehérvárФейер100 570 СомбатһейSzombathelyВаш78 884 СольнокSzolnokЯс-Надькун-Сольнок72 953 ТатабаньяTatabányaКомаром-Эстергом67 753 КапошварKaposvárШомодь66 245 БекешчабаBékéscsabaБекеш62 050 ЭрдÉrdПешт63 631 ВеспремVeszprémВеспрем61 721 ЗалаэгерсегZalaegerszegЗала59 499 ШопронSopronДьёр-Мошон-Шопрон60 548 ЭгерEgerҺевеш56 569 НадьканижаNagykanizsaЗала49 026

Административ бүленеш thumb|left|300px Маҗарстан 19 медьега бүленә: Баранья Бач-Кишкун Бекеш Боршод-Абауй-Земплен Ваш Веспрем Дьёр-Мошон-Шопрон Зала Комаром-Эстергом Ноград Пешт Сабольч-Сатмар-Берег Тольна Фейер Һайду-Биһар Һевеш Чонград Шомодь Яс-Надькун-Сольнок

Дәүләт корылышы Маҗарстан — демократик дәүләт. Гамәлдәге Конституцияск 2011 елның18 апрелендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Аның вәкаләт мөддәте — 5 ел. Канун чыгаручы органы — парламент — Дәүләт мәҗлесе. Аны халык гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлый. Башкарма хакимият органы — Министрлар Шурасы, аның башында баш министр тора.

Икътисад Маҗарстан уртача күләмле зур керемле икътисадка ия.http://data.worldbank.org/about/country-and-lending-groups#High_income Ул Европа Берлеге икътисаднының бер өлеше булып тора. 1990-елларда, социалистик икътисадтан базар икътисадына күчү кысаларында Маҗарстан икътисады либирәлләштерүне кичергән. Маҗарстан — Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы әгъзасы (1995 елдан),http://www.oecd.org/about/0,3347,en_33873108_33873438_1_1_1_1_1,00.html Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы (1996 елдан)http://www.wto.org/english/thewto_e/countries_e/hungary_e.htm, Европа Берлеге әгъзасы (2004 елдан).

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.1%, сәнәгать 29.7%, хезмәт күрсәтү тармагы 63.3%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Маҗарстан экспорты 93.01 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнерлар: Алмания (25.6%), Румыния (6.2%), Словакия (6.1%), Австрия (6.0%), Италия (4.8%), Франция (4.8%), Бөекбритания (4.2%), һәм башкалар. Төп экспорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (53.5%), башка эшләнмәләр (31.2%), ашамлыклар 8.7%, ягулык һәм электр энергиясе (3.9%), чимал (3.4%).

Маҗарстан экспорты 89.51 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнелар: Алмания (25.1%), Россия (8.8%), Кытай (7.4%), Австрия (7.1%), Словакия (5.6%), Польша (4.8%), Италия (4.5%), Нидерланд (4.2%) . Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (45.4%), башка эшләнмәләр (34.3%), ягулык һәм электр энергиясе (12.6%), ашамлыклар (5.3%), чимал (2.5%) (2012).

Төп икътисад тармаклары — тау эше, металлургия, төзелеш материаллары, азык-төлек, текстиль, химикатлар (күбесенчә фармацевтика), автотранспорт. Төп авыл хуҗалыгы культуралары — бодай, кукуруза, көнбагыш, бәрәңге, шикәр чөгендере.

Дин Католиклар — 3,8 млн, кальвинистлар — 1,1 млн, лютераннар — 0,2 млн, яһүд дине тарафдарлары — 10 мең, башка диннәр вәкилләре — 167 мең (2011) 2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре. Дин. Рәсми мәгълүматлар буенча, Маҗарстан халкының (9 684 мең кеше) 0,50 % ы (50 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 . Маҗарстанда ислам

Искәрмәләр

Сылтамалар Казанда Маҗарстан консуллыгы ачылды Tатарча-маҗарча онлайн сүзлек

Моны да карагыз Маҗарстан Совет Республикасы Венгриядә Һинд дине Маҗарстанда ислам Пуста (Маҗарстан)

Төркем:Европа дәүләтләре Төркем:Маҗарстан Төркем:Европа берлеге Төркем:Җөмһүриятләр