Албания яки Арнавытлык (, рәсми исеме – Албания (Арнавытлык) Җөмһүрияте, ) — Көньяк-Көнчыгыш Европада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — Тирана, аннан кала иң зур шәһәрләре — Дуррес һәм Влёра. Албания Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендә, Әдрән һәм Ионик диңгезләрнең ярында урнашкан. Отранто бугазы Албанияне Италиядән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта Сербия, Косово һәм Метохия автоном төбәге белән, төньяк-көнбатышта — Черногория белән, көнчыгышта — Македония, көньяк-көнчыгышта — Греция белән чиктәш.

Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. 1190 елда Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. XVI гасырда хәзерге албан җирләрен Госманлы империясе яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. 1912 елда, Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. 1939 елда Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә 1943 елда ул Алмания протекторатына әверелә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.

Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.

Албания Берләшкән Милләтләр Оешмасы, НАТО, БСО, Бөтендөнья банкы, Европа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Европа берлегенә керер өчен гариза язды.

Этимология

Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.

Албания — илнең урта гасыр латин телендә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар (Искәндәрия шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы Птолемей безнең эраның 150 елында хәзерге Дуррес тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясыйMadrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.).

Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган.The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279". Византия тарихчысы Михаил Атталиат 1079—1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең 1043 елда Константинопольгә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның Диррахиум кенәзлегенә керүе турында беренче тапкыр хәбәр итәRobert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен Arbëri яисә Arbëni дип йөрткәннәр, үзләрен исә Arbëresh яки Arbënesh дигәннәр.

Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен Shqipëria дип атыйлар. 17 гасыр башында бу топоним һәм Shqiptarë этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популярKristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964..

Төрек телендә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган Арнаутлык топонимы исә албаннарның этник төркеме — арнаутлар белән бәйле.

Тарих

Борынгы чор

Албания тарихы тарихка кадәрге чорда, безнең эрага кадәр 4 гасырда, грек һәм рим тарихчыларының Иллирия турындагы язмаларыннан башлана. Албания җирләрендә яши башлаган кеше затының иң борынгы эзләре Урта Палеолит һәм Ахыргы Палеолит дәверләренә карый. Аларны Саранда шәһәре янындагы Ксара авылында һәм Тирана кырындагы Дайти тавында таптыларF. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C., ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–90. Ксара тирәсендәге мәгарәдә табылган әйберләр арасында чакматаш һәм яшмадан ясалган предметлар һәм хайваннарның ташка әйләнеп каткан сөякләре бар, ә Дайти тавындагы табылдыклар сөякләр һәм Ориньяк культурасына хас таш эш кораллардан гыйбарәт. Албаниянең палеолит чоры табылдыклары шул ук чорга караган Црвена Стийена (Монтенегро) һәм төньяк-көнбатыш Греция табылдыкларына бик тә охшаш F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C., ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–9. Үзәк һәм көньяк Албаниядә казып алынган тумулуслардан чыккан бронза чоры артефактлары көньяк-көнбатыш Македония һәм Лефкада (Греция) белән тыгыз элемтә булуын күрсәтә. Археологлар фикеренчә, безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкның уртасында бу төбәкләргә протогрек телендә сөйләшкән һинд-аурупа халыклары килеп урнашкан. Бу халыкның бер өлеше соңрак, б. э. к. 1600 еллар тирәсендә Микенага китә һәм анда Микена цивилизациясен төзи. Халыкның башка төркеме, иллирийлар, Албания белән Монтенегро чигендә яшәгән. Мөгаен, алар грек кабиләләренең күршеләре булгандыр.John Boardman. The prehistory of the Balkans and the Middle East and the Aegean world. Cambridge University Press, 1982. ISBN 978-0-521-22496-3, p. 629Wilkes John. The Illyrians. Wiley-Blackwell, 1995, ISBN 978-0-631-19807-9, p. 92

Борынгы заманнарда хәзерге Албания җирләрендә Иллирия кабиләләре яшәгән. Бу территорияне Иллирия дип йөрткәннәр, якынча алганда, ул Әдрән диңгездән көнчыгышкарак, көньякта Вьосе елгасы тамагына таба сузылган районThe Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, ISBN 978-0-631-19807-9, page 92Cambridge University Press. The Cambridge ancient history. 2000. ISBN 0-521-23447-6, page 261. Иллирия кабиләләрен беренче булып безнең эрага кадәр 4 гасырда язылган Эвксин диңгезе периплы хезмәтендә искә алаларThe Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, page 94 . Көньякта каонианнар дигән грек кабиләсе яшәгән, аларның башкаласы Фоеник шәһәре булган. Диңгез буендагы Аполлония, Эпидамнос һәм Амантия колонияләрен б. э. к. 7 гасырда ук грек шәһәр-дәүләтләре төзи.

Бүгенге Албания җирләрендә борынгы заманда идарә иткән иң көчле кабиләләрнең берсе Ардиейлар булган. Ардией патшалыгы Плеурат II улы Агрон идарә иткән чорда иң куәтле чорын кичерә. Агрон күрше кабиләләр белән дә идарә итәHammond, Nicholas Geoffrey Lemprière; Walbank, Frank William (1 January 1972). A History of Macedonia: 336–167 B.C. Clarendon Press. ISBN 978-0-19-814815-9.. Б. э. к. 230 елда Агрон үлгәч, аның хатыны Теута Ардией патшалыгының хакимәсенә әйләнә. Теутаның гаскәрләре илдән шактый көньяктарак, Иония диңгезенә таба урнашкан җирләрдә дә хәрби хәрәкәәтләр алып барганJackson-Laufer, Guida Myrl (1 January 1999). Women Rulers Throughout the Ages: An Illustrated Guide. ABC-CLIO. pp. 382–383. ISBN 978-1-57607-091-8.. Б. э. к. 229 елда Рим империясе диңгездә кораблар талау белән шөгыльләнгән иллириялеләргә каршы сугыш игълан итәThe History of Rome. D. Appleton & Company. 1 January 1846. p. 259.. Б. э. к. 227 елда сугыш тәмамлана һәм иллириялеләр җиңелә. Ардиейда исә хакимият Теутадан соң б. э. к. 181 елда Гентиуска күчәWilkes, John (9 January 1996). The Illyrians. Wiley. p. 189. ISBN 978-0-631-19807-9.. Гентиус б.э.к. 168 елда Рим белән сугыш башлый, шул рәвешле Өченче Иллирия сугышы башлана. Конфликт б. э. к. 167 елда римлыларның җиңүе һәм Иллириянең бәйсезлеге юкка чыгу белән тәмамлана. Рим бу төбәкне 3 административ берәмлеккә бүләMarjeta Šašel Kos, "The Illyrian King Ballaeus – Some Historical Aspects", Épire, Illyrie, Macédoine: Mélanges offerts au professeur Pierre Cabanes, ed. Danièle Berranger (Clermont-Ferrand: Presses Universitaires Blaise Pascal, 2007), 127..

Урта гасырлар

Хәзер Албания буларак билгеле җирләр Урта гасырларның башында Рим (соңрак Византия) карамагында була. Бу җирләргә VII гасырда славяннар киләBideleux, Robert; Jeffries, Ian (24 January 2007).Balkans: A Post-Communist History. Routledge. p. 25. ISBN 978-1-134-58328-7, ә IX гасырда территория Болгар патшалыгына керә. XIII гасыр уртасында һәм ахырында Византия империясенең һәм Болгар патшалыгының зәгыйфьләнүе аркасында, хәзерге Албания җирләренең бер өлешен Сербия бөек кенәзлеге үзенә буйсындыра. Басып алучылар бу җирләрдә калган Рим һәм Византия мәдәнияте учакларын йә җимерә, йә бик авыр хәлдә калдыраZickel, Raymond; Iwaskiw, Walter R., eds. (1994). ""The Barbarian Invasions and the Middle Ages," Albania: A Country Study". Retrieved 9 April 2008..

Албан дәүләтчелеге Урта гасырларда Арбер кенәзлеге һәм Албания патшалыгы буларак формалаша башлый. Арбер кенәзлеге, яки Албанон () Урта гасырларда беренче албан дәүләте булган. Аңа 1190 елда, Круя җирлегендә, Прогон исемле архон нигез сала. Прогоннан соң дәүләт белән аның уллары Гйин һәм Дмитри идарә итә. Алар чорында ил чәчәк атып кала. Прогон гаиләсенең соңгы вәкиле Диметр вафат булгач, кенәзлек Круя хакиме (архоны) Григорий Камонас кулына күчәJireček, Konstantin; Thopia (1916). Illyrisch-albanische Forschungen. p. 239. Griechen Gregorios KamonasAbulafia, David; McKitterick (21 October 1999). The New Cambridge Medieval History: Volume 5, C.1198-c.1300. p. 786. ISBN 978-0-521-36289-4. Greco-Albanian lord Gregorios Kamonas, аннан соң монда Голем хуҗа була. 1255 елда кенәзлек бетереләPickard, Rob; Çeliku, Florent (2008). Analysis and Reform of Cultural Heritage Policies in South-East Europe. Strasbourg: Council of Europe Publishing. p. 16. ISBN 978-92-871-6265-6. Тарихчылар Пипа һәм Решишти фикеренчә, Арбанон албан дәүләтенең беренче караламасы булган, һәм соңрак ул империянең көнбатыш өлеше буларак ярымбәйсез халәтен саклаган (Эпирус деспотлыгы һәм Никея Ласкаридлары идарәсендә)Pipa, Arshi; Repishti, Sami (1984). Studies on Kosova. East European Monographs #155. pp. 7–8. ISBN 0-88033-047-3..

1271 елда Эпирус деспотлыгыннан тартып алган албан җирләрендә Анжуйлы Карл Албания патшалыгына нигез сала. 1272 елның февралендә ул «Албан патшасы» титулын ала. Патшалык Дуррес төбәгеннән (соңрак ул Диррахиум дип атала башлый) көньякка таба Бутринт ярларына кадәр җәелә. Патшалык барлыкка килгәч табигый рәвештә формалашкан католик сәяси структуралары папаның Балкан ярымутравында католиклыкны тарату планнарын башкару өчен яхшы нигезгә әверелә. Бу вакытта Төньяк Албания территориясе белән идарә иткән Анжуйлы Елена да (ул Анжуйлы Карлның икетуган сеңлесе була) бу планны хуплый. Елена Төньяк Албания һәм Сербиядә хакимлек иткән дәвердә 30га якын католик чиркәве һәм монастыре төзеләEtleva, Lala (2008). Regnum Albaniae, the Papal Curia, and the Western Visions of a Borderline Nobility (PDF). Cambridge University Press.. 1331—1355 елларда Сербия империясе Албанияне яулап ала. Бу империя яшәүдән туктагач, берничә албан кенәзлеге барлыкка килә. Алар арасында иң куәтлеләре Бальша, Топия, Кастриоти, Музака һәм Арианти була. XIV гасырның беренче яртысында Госманлы империясе Албания җирләренең күпчелек өлешенә бәреп керәләр. 1444 елда албан кенәзлекләрен Албаниянең милли каһарманы Георгий Кастриоти Скандербег берләштерә. Скандербег албаннарның госманлыларга каршы хәрәкәтен җитәкли.

Госманлы чоры