Арча (, ) — Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe. Халык саны — 20 046 мең кеше (2016). География Казансу елгасында урнашкан, Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 65 км ераклыкта тора. Казан — Ижау тимер юлының станциясе. Тарих Риваять буенча, Арча XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигезләнә. Рус елъязмаларында Арча турында беренче мәртәбә 1497 елда мәгълүмат очрый. 1552 елда руслар тарафыннан алына, 1606 елдан — рус ныгытмасы. 1781 елдан — Казан калгайлыгы Арча өязе үзәге, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1856 елда Арча шәһәрендә 2 чиркәү, 265 йорт һәм 30 лавка (кибет) булган. 1926 елда Арча шәһәр статусын югалта. 1920—1930 елларда — ТАССРның Арча кантоны үзәге, 1930 елдан Арча районы үзәге булып тора. 2008 елда Арчага шәһәр статусы кайтарыла. Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1866Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866 1897Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905. 1926http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/arsk/index.html 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20101 5511 3381 228~2 600~5 2007 5199 32911 37613 93817 21118 114 Төп милләтләр: 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 83,7%, руслар — 15,0%. 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 88,2%, руслар — 10,7%.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 20421 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 89.24%, урыслар — 8.97%, башка халыклар — 1.23%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0.55%.
Икътисад Кирпеч заводы, крахмал заводы, бәрәңге киптерү заводы, асфальт заводы, төзү материаллар комбинаты, мех фабрикасы, сөт комбинаты. 2006 елда «Милли аяк киеме» ААҖ ябылган. Мәгариф Арча педагогика көллияте Арча агросәнәгать һөнәри көллияте Мәдәният «Казан арты» тарих-этнография музее Әдәбият һәм сәнгать музее «Әлифба» музее Шәхесләр
Равил Айдаров (1950), КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры. Гөлнара Габдрахманова (1971), Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). Татарстанның атказанган укытучысы (2016). Гөлүсә Галиева (1997), боксчы, халыкара класслы спорт мастеры. Марат Гатин (1976), Россотрудничество хезмәткәре (2025 елга кадәр), ТР Рәисе ярдәмчесе (2025 елдан). Эрнест Дышаев (1938―2017), рәссам-карикатурачы. Ленар Сафин (1969), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елның 22 апреленнән). Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Арча кыры Арча даругасы Пошалым чаналары
Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:Татарстан район үзәкләре