Буа районы (, ) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Ул төбәкнең көньяк-көнбатышында урнашкан. Район территориясе 30 авыл һәм 1 шәһәр җирлегенә берләштерелгән 98 торак пунктны үз эченә ала. 2020 ел башына халык саны 41 587 кеше тәшкил итә.. По состоянию на начало 2020 года численность населения составляет 41 587 человек Административ үзәге - Буа шәһәре. Соңрак шәһәр булган авыл 1703 елдан бирле билгеле. География Районның мәйданы 1543,6 км2 тәшкил итә. Рельефы 150-200 метр биеклектәге калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Иң зур елга — Зөя, урман-дала зонасы чигендә урнашкан. Аның кушылдыклары — Карлы, Бола, Чынлы. Урманнар 9681 гектар җир били. Климат уртача-континенталь, ул терлекчелек һәм игенчелек өчен уңай шартлар тудыра. Буа районы территориясендә 125 археология һәйкәле урнашкан. Үсемлекләрнең вегетациясе чорында еш кабатланучы корылыклар нәтиҗәсендә район рисклы игенчелек зонасы буларак характерлана. Район территориясе өслегенең рельефы шактый төрле. Аның көнчыгыш яртысы Зөя елгасы үзәненнән көнчыгышка таба Идел буе калкулыгының көнбатыш склоналарыннан гыйбарәт. Биеклекләр югары, аларда районның көнбатыш өлеше биеклеге буенча түбән, анда җир рельефы тигезрәк уртача-дулкынлы.Район территориясе урман-дала зонасы чигендә урнашкан. Чиктәшлек ЯкРайонТөньяк Апас районыКөнбатыш ЧуашстанКөнчыгыш Тәтеш районыКөньяк Сембер өлкәсеКөньяк-көнбатыш Чүпрәле районы Герб һәм флаг Район гербы һәм флагы Буа район советының 2006 елның 27 июнендә кабул ителгән карары белән расланган. Ясау белән Татарстан Республикасы президенты каршындагы Геральдика советы белән берлектә Россия геральдистлар берлеге шөгыльләньгән. Буа районы территориясе күп гасырлар дәвамында төбәкне күчмә халыклар яуларыннан саклаган — бу гербта тешле сызык белән күрсәтелгән. Башаклар - авыл хуҗалыгын, яшел кыр - бай табигатне, сәламәтлек һәм тормыш үсешен чагылдыралар. Алтын төс бай уңыш, муллык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы булып тора. Кояш районның чик буе торышын һәм аның республиканың көньяк-көнбатышында урнашуын ассызыклый. Төргәк Буа җиренең бай тарихына, күренекле җирле язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның һәм сәясәтчеләрнең бай тарихына ишарәли. Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы булып тора. Зәңгәр төс җирле халыкның абруен һәм рухын чагылдыра. Буа районы флагы герб нигезендә эшләнгән. Киңлеге 2:3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул ак сызык буенча яшел һәм зәңгәр полосаларга бүленгән. Өске өлешендә кояш чыгуы, аскы өлешендә — төргәк һәм башак сурәтләнгән. Тарих
Хәзерге Буа районы территориясендә беренче тораклыклар таш гасырда, якынча б.э.к. X — VIII-VI меңъеллыкларда элек барлыкка килгән. Урта гасырларда биредә сөрүлек белән шөгыльләнүче имәнкискә культурасы йөртүчеләре яшәгән. Идел буе Болгары чорында бу өлкәдә берничә дистә тораклык була. Район үзәге - Буа шәһәре. Аның урынында беренче тораклыклар XVII гасыр урталарына таба барлыкка килә. 1780 елның 15 сентябрендә Архангельск авылына, императрица Екатерина II указы нигезендә, шәһәр статусы бирелә. Район территориясе 1921 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязенә, 1920-1930 елларда Татарстан АССРның Буа кантонына керә. Район мөстәкыйль берәмлек буларак, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты Президиумы карары белән 1930 елның 10 августында оештырыла. 1959 елда территориягә юкка чыгарылган Чынлы районының бер өлеше, 1963 елның 1 февралендә — Чүпрәле, Кайбыч һәм Апас районнарының бер өлеше кушыла, кантонның гомуми мәйданы 4123 км2 тәшкил итә. Чүпрәле районы 1966 елда чыгарыла. Буа районы 2005 елның 31 гыйнварындагы 17-ТРЗ номерлы төбәк законы белән оеша. 1998-2007 елларда районны Садретдинов Әгъләм Кыям улы, 2007 елдан 2013 елга кадәр Әбүзәров Рафаэль Хаҗи улы җитәкләгәннәр. 2013 елда муниципаль район башлыгы вазифасына Айзетуллов Азат Касыйм улы сайлана, ул бу вазифаны 2017 елга кадәр башкара. Аны Җәббаров Марат Азат улы алыштыра һәм 2020 елның сентябрендә җитәкче урынын Камартдинов Ранис Рафис улы ала. Халык Шәһәр шартларында (Буа шәһәре) район халкының 48,22% ы яши. Районда, нигездә, татарлар, 20% — чуашлар, 13 % — руслар яши. 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php 62 970 65 537 58 026 46 664 27 800 25 101 Милли состав Милләт 1970Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994 1979 1989 2002 2010 татарлар 57,7% 60,4% 62,3% 61,5%65,9% руслар 17,2% 14,9% 15,0% 18,8%13,3% чуашлар 21,9% 19,1% 19,9% Район җирлегендә туган күренекле кешеләр
Ленар Абзалов (1979), татар тарихчысы, тарих фәннәре кандидаты (2009). Кыям Абрамов (1897-1938) — ТАССР ХКШ рәисе (1930-1937), Ленин ордены кавалеры (1935) (Иске Тинчәле авылы). Ислам Әхмәтҗанов (1948), Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры (1992―1999), Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988). Мөнир Әһлиуллин (1940―2026), журналист, «Ватаным Татарстан» гәҗитенең баш мөхәррире (1990-1996). Илһам Байтирәк (1967, Черки-Килдураз), композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2017). Сылу Бәйрәмова, драма актрисасы, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты. Самра Бикмиева (1921), шәфкать туташы, сугыштан соң – тышкы разведка хезмәткәре. Ринат Гайзатуллин (1957, Яңа Тинчәле) — Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты. Радик Гайзатуллин (1964, Яңа Тинчәле) — ТР финанс министры. Фивзат Гайсин (1946, Иске Суыксу), галим-физик, КНИТУ-КАИ профессоры. Гомәр Гали (1900-1954) — татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче (Иске Тинчәле авылы). Сәйдәш Гарифуллин (1944, Казма) — аккордеончы. Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан). Фирдүс Гыймалтдинов (1980, Югары Лашчы), журналист, медиаменеджер. Николай Дедушкин (1915, Әлши - 1995, Чабаксар) — чуаш язучысы, әдәбият галиме. Рамазан Җамалетдинов (1995), 2015 елдан «Казан» бию ансамбленең балет артисты. Татарстанның атказанган артисты (2026). Васил Заһретдинов (1966, Әлки), рәссам; вуз, техникум укытучысы. Илгизәр Зәйнуллин (1936, Түбән Наратбаш –2014), 1976―1983 елларда КПССның Сарман, 1983―1990 елларда Буа райкомнары беренче секретаре, 1973―1975 елларда Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Александр Калган (1912, Яңа Мәртле - 1988, Чабаксар) — чуаш язучысы. Тәүфикъ Камалетдинов (Камалиев, 1940, Ташкичү — 1980), шагыйрь, «Ялкын», «Социалистик Татарстан»ның әдәби хезмәткәре. Марат Миначев (1996), көрәш буенча Татарстан чемпионы, Россиянең спорт мастеры (2020). Шамил Мостаев (1929-2012) — дәүләт эшлеклесе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1986-1990) (Норлат авылыннан). Антал Назул (Анатолий Ерусланов) (1932, Яскүл - 1987, Чабаксар) — чуаш язучысы. Кадим Нуруллин (1975), Татар дәүләт филармониясе директоры (2003 елдан). Константин Петров (1924, Шәмәк – 2007, Чабаксар) — чуаш язучысы. Равил Рахмани (1949, Адав-Толымбай) — әдәбият галиме, ТКН мөхәррире. Раил Садриев (1966, Адав-Толымбай) — Буа театры директоры. Тайр Тимкки (Тимофей Семёнов) (1889, Шәмәк - 1917) — инкыйлабчы, чуаш шагыйре. Гүзәл Төхфәтова (19.. елның 15 августы, Кайбыч), филология фәннәре кандидаты (2011), Казандагы Тукай музее мөдире, КФУ өлкән укытучысы. Валентин Урдаш (1924, Раково - 1973, Чабаксар) — чуаш язучысы. Владимир Ухли (Владимир Плешков) (1914, Боерган - 1990) — чуаш язучысы, драматург. Әнәс Халидов (1929, Казма – 2001, Казан) — шәркыйәт белгече. профессор. Рамил Хәйретдинов (1964, Черки-Килдураз―2025, Казан) — тарих галиме, ТР дәүләт премиясе (2008), Тукай премиясе (2016) лауреаты. Владимир Чебоксаров (1929, Әлши) — чуаш язучысы. Петр Шафранов (1901, Зур Фролово - 1972, Мәскәү) — Советлар Берлеге Каһарманы, генерал-полковник. Йолдыз Шәрапова (1962, Яңа Тинчәле) — балалар шагыйрәсе, 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2012). Галимҗан Шәрәф (1896, Аксу – 1950, Казан) — милләт хадиме. Метри Юман (Дмитрий Петров) (1885, Боерган - 1939) — чуаш язучысы, драматург. Иван Юркин (1863, Боерган – 1943, Сембер) — чуаш язучысы, телче, фольклорчы.
Муниципаль-территориаль бүленеше Буа муниципаль районында 98 авыл бар, алар 1 шәһәр һәм 30 авыл җирлекләренә берләштерелгән.Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 17-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Буинский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе»
Икътисады Сәнәгать Район территориясендә «Шикәр заводы», «Татспиртпром»ның Буа филиалы, «Әхмәт электромеханика заводы», «Буа машина төзелеше заводы», «Татарстан-сөте» филиалы, Буа май-сыр комбинаты, «Вираж», «Буа хуҗалыкара төзелеш оешмасы», «Буа ПМК-6», «Гидросервис», «Буа газы» кебек сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Районның күпчелек эре предприятиеләре азык-төлек сәнәгатенә карый. Сәнәгать предприятиеләренең күбесе административ үзәктә һәм Лашчы тимер юл разъезды бистәсендә урнашкан. 2020 елның беренче яртысында 3,7 млрд. сумлык товар читкә җибәрелгән. Чагыштыру өчен, 2013 ел дәвамында сумма 3,3 млрд. сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы Район Татарстанның Идел алды табигый-икътисади зонасына керә, республиканың иң яхшы аграр районнары өчлегенә керә. Буа районында терлекчелек, чөгендерчелек, ашлык җитештерү һәм дуңгызчылык үсеш алган. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 119,3 мең га тәшкил итә, шуның 96,5 мең га — сөрүлек җирләре. Игелә торган төп культуралар - сабан һәм көзге бодай, арыш, арпа, борчак, шикәр чөгендере. Территориядә 5 агрофирма, 70 фермер хуҗалыгы, 8 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, бер ачык акционерлык җәмгыяте һәм бер җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Чернов исемендәге», «Нива», «Дружба», «Авангард», «Вамин-Буа», «Коммуна», «Бола», «Тинчәле», «Рунга», «Буа», «Чураково», «Чиркен», «Кыят» ширкәтләре бар. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 1,4 млрд. сум тәшкил иткән, ә 2013 елда бу күрсәткеч 3,2 млрд. сум тәшкил иткән. Инвестицион потенциал 2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына айлык уртача хезмәт хакы чагыштырмасы 1,92 дән 2,2 тапкыр арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе 2013 елдан 2020 елга кадәр 0,66% тан 1,74% ка кадәр арткан. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның гыйнвар-июнь айларында төп капиталга инвестицияләр 978 118 мең сум тәшкил иткән, ягъни Татарстанда инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,5%. Инвестицияләр юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы, ау һәм балык тоту үсеше алда бара (186 млн. сум). Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хисапына караганда, 2019 елда 472 млн. сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектлары керемнәреннән тыш), 2018 елда-371 млн. Транспорт Буа Казаннан 137 км ераклыкта урнашкан. Район территориясе буйлап «Ульяновск — Зөя» тимер юл линиясе, «Казан — Ульяновск», «Буа — Тәтеш», «Буа — Ялчык» автомобиль юллары уза. Экология Аеруча саклана торган территорияләрнең мәйданы 1688 га тәшкил итә, шуларның 1509 га «Зөя буйлары» тыюлыгына туры килә. Декабрист В.П Ивашев исемендәге туган якны өйрәнү паркы, Зур Тельца елгасы үзәнендәге «Яңа Тинчәле байбак колониясе» һәм Карлы елгасы үзәнендәге «Үти байбак колониясе» район табигать һәйкәлләре булып тора. Социаль өлкә