Марс, Мәрихhttp://garap-farsy.narod.ru/maar.htm (бор. тк. körüd, suqun, baqïr suqïmhttps://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover(~күре, сокын)) — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета. Аны Җирнең тышкы «күршесе» дип тәбабанета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының -тын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер оксиды Марска кызгылт төсмер бирә, шунлыктан аны «кызыл планета» дип тә атыйлар.
Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлары да, Җирдәге кебек вулканнар, үзәнлекләр, чүлләр һәм котып боз бүрекләре дә бар. Үз күчәре тирәли әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче булган күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган.
Марстагы Олимп исемле тау () 22 километр биеклегендә Кояш системасында билгеле булган иң биек вулкан һәм икенче иң биек тау (планеталарда урнашкан тауларны гына игътибарга алсак, ул иң биеге), ә Маринер исемле каньон () — Кояш системасындагы иң зур каньоннарның берсе. Төньяк ярымшарда урнашкан Бореалис бассейны планетаның -ын били һәм гаять зур бер метеорит кратеры була ала.
Марсның ике табигый иярчене бар — Фобос һәм Деймос (борынгы юнанча «паника/курку» һәм «дәһшәт/курку»). Икесе дә кечкенә һәм иррегуляр шәкелле. Алар, 5261 Эврика Марс трояны кебек үк, Марс гравитацион кырына килеп эләккән астероидлар булырга мөмкин.
Марста тереклек бармы яисә булганмы дигән сорауга җавап эзләп, фәнни тикшеренүләр алып барыла. Берничә астробиологик миссия планлаштырылган, шул исәптән Марс 2020 һәм ЭкзоМарс гизәрләре. Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле (Җирдәге атмосфера басымының -ыннан да кимрәк), Марс өслегендә су сыек килеш саклана алмый, мәгәр иң тирән иңкүлекләрдә һәм күпмедер вакыт тора алса гына (сыек су булуы исә тереклек булуның бер шарты дип карала). Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшый. Планетаның көньяк котыбындагы бозлар эресә, хасил булган су планета өслеген тирәнлектәге су тышчасы белән капларга җитәр иде. 2016 елның 22 ноябрендә НАСА Марсның Утопия тигезлеге дигән өлкәсендә зур күләмдә җир асты бозлары табылуы турында хәбәр итте. Табылган су күләме якынча Төньяк Америкада урнашкан Югары күлдәге () су күләменә тигез дип фаразлана (рәсем). Бу Байкалдагы суның яртысы дигән сүз (Байкалдагы су күләме 3 булса, Югары күлдә ул 3 тәшкил итә).
Марсны һәм аның кызгылт төсен Җирдән гади күз белән күреп була. Аның йолдызча зурлыгы −2,91-гә җитә, бу күрсәткеч буенча ул Юпитер, Венера, Ай һәм Кояштан гына калыша. Шулай да Җир өстендә урнашкан оптик телескоплар, Җир белән Марс бер-берсенә иң якын чакта да, киңлеге дан да ким булмаган үзенчәлекләрне генә аермачык күрсәтә алалар — Җирнең атмосферасы андый күзәтүләрне кыенлаштыра.
Атамалар
Элек татар телендә планета исеме буларак гарәп алынмасы Мәррих () кулланылганГарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 320., ләкин хәзерге вакытта бу исем бик сирәк кулланыла.
Физик үзенчәлекләре
Марсның диаметры Җир диаметрының якынча яртысы кадәр, өслек мәйданы исә Җирдәге коры җир мәйданыннан бераз гына кимрәк. Марсның тыгызлыгы Җирнекеннән түбәнрәк булып, күләме Җир күләменең 15%, ә массасы Җир массасының 11% кадәр. Нәтиҗәдә гравитация көче Җир өстендәге гравитация көченең 38% тәшкил итә. Марс өслегенең кызыл/кызгылт-сары күренешенә тимер (III) оксиды, ягъни күгәрек сәбәпче. Якыннан караганда исә — иярчендәге яки марсгизәрдәге камералардан — Марсның күп өлеше ирис төсендә булып та күренергә, ә кайбер өлкәләре, нинди минераллар булуына карап, алтын төсендә, көрән һәм яшькелт тә булырга мөмкинNASA – Mars in a Minute: Is Mars Really Red? (Transcript ).
Эчке төзелеше
Җир кебек үк, Марс тыгыз металлик төшкә һәм ул төш тирәсендәге көпшәгрәк матдәләрдән торучы катламнарга бүленгән. Планетаның эчке төзелешенең бүгенге модельләренә күрә, төшенең радиусы 1794±65 км тәшкил итә, ул төш башлыча тимер белән никельдән һәм 16–17% тирәсе күкерттән тора. Бу тимер (II) сульфидлы төш җиңел элементларга Җир төшеннән ике тапкыр байрак дип исәпләнә. Төш силикатлардан торучы мантия белән әйләндереп алынган. Бу мантия планетаның күп кенә тектоник һәм вулканик үзенчәлекләрен формалаштырган, әмма хәзер сүнгән булырга охшый. Чакматаш (кремний) һәм кислородтан кала, Марс кабыгында иң күп очраучы элементлар булып тимер, магний, алюминий, кальций һәм калий торалар. Планета кабыгының уртача калынлыгы 50 км тирәсе, максималь калынлыгы — 125 км. Җир кабыгының уртача калынлыгы исә 40 км тәшкил итә.
Өслегенең геологиясе
Марс планетасы — җирсыман планета; аның җисемен чакматаш белән кислородтан торучы минераллар, металлар һәм гадәттә тау токымы составында була торган башка элементлар тәшкил итә. Марсның өслеге башлыча толеитик базальттан тора, әмма кайбер өлешләре гадәти базальттан кремний диоксидына байрак булырга һәм Җирдәге андезит ташларга һәм кремний пыяласына охшарга мөмкин. Планетаның түбән альбедолы өлкәләрендә плагиоклаз кыр шпатлары бар дип уйларга җирлек бар. Төньяк түбән альбедолы өлкәләр исә табак силикатларның һәм кремнийга бай пыяланың гадәттәгедән күбрәк микъдарына ия. Көньяк калкулыкларның кайбер өлешләрендә барлыгы сизелерлек микъдарда кальцийга бай пироксен бар. Шулай ук кайбер өлкәләргә генә хас гематит һәм оливин тупланмалары да табыла. Планета өслегенең күпчелек өлеше вак бөртекле тимер (III) оксиды тузаны белән капланган.
Марсның структуралашкан глобаль магнит кыры булуы хакында бернинди дәлилләр булмаса да, күзәтүләр планета кабыгының кайбер өлешләре магнитлашкан булуын күрсәтә. Бу факт исә элек планетаның диполь кырының котыплары чиратлашканы хакында сөйли. Марстагы магнетизмга хисчән минералларның палеомагнетизмы, ягъни үзләрендә ул минераллар формалашкан вакыттагы планетаның магнетик кыры хакында мәгълүмат саклавы, Җирдәге океан төбендә күзәтелгән, инглизчә magnetic striping дип аталучы бер процесска охшый. 1999 елда нәшер ителгән һәм 2005 елның октябрендә (Марс Глобал Сарвейор аппараты ярдәмендә) янәдән тикшерелгән бер теория буенча, Марста шундый төрдәге кырлы җир тасмалары булуы планетаның литосферасын тәшкил итүче плитәләрнең 4 миллиард ел элек — әле Марсның динамосы сүнгәнче һәм магнетик кыры югалганчы — урын алган хәрәкәте белән бәйле.
Кояш системасы формалашкан вакытта, Марс Кояш тирәли әйләнгән протопланета дискыннан аерылган матдәләрнең бергә җыелуыннан гыйбарәт бер стохастик, ягъни очраклы процесс нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйланыла. Марсның аның Кояш системасындагы урыны белән аңлатылучы күп кенә химик үзенчәлекләре бар. Хлор, фосфор, күкерт кебек чагыштырмача түбән кайнау температуралы элементлар Марста Җиргә караганда күбрәк таралган; бу элементлар шул вакыттагы яшь Кояшның көчле җиле тарафыннан тышка этеп чыгарылган булырга тиеш.
Планеталар формалашкач, аларның барысы да «соң авыр бомбалау» дип аталучы бер процесска дучар була. Ул процесс яңа формалашкан планеталарга күпсанлы астероидлар бәрелүдән гыйбарәт. Марс өслегенең якынча 60 процентында шул заманда булып үткән астероидлар белән бәрелү эзләре күренә. Планетаның калган өлешләрендә дә андый кратер-иңкүлекләр бар, алар күмелеп кенә калганнар дип фаразлана. Планетаның төньяк ярымшарында 10600×8500 километрлык бер бәрмә кратер булуы хакында дәлилләр бар. Бу кратер мәйданы әлегә кадәр билгеле булган иң зур бәрмә кратер — Айдагы Көньяк котып/Эткен бассейны — мәйданыннан дүрт тапкыр зуррак дигән сүз. Бер теория буенча, якынча дүрт миллиард ел элек Марс Плутон зурлыгындагы бер башка җисем белән бәрелешкән. Ул вакыйга нәтиҗәсендә планетаның 40 процентын биләүче Бореалис бассейны барлыкка килгән, һәм әлеге вакыйга төньяк һәм көньяк ярымшарларның дихотомиясенә, ягъни бер-берсенә охшамаган булуына да сәбәпче дип уйланыла..
Марсның геология тарихы берничә дәвергә бүленә ала, шулай да түбәндәге өч иң эреләре:
Нух дәвере (исемен Нух җиреннән алган () — Марс планетасында шундый исемле бер өлкә бар): 4,5 миллиард ел моннан әүвәлдән 3,5 миллиард ел моннан әүвәлгә кадәр Марсның иң борынгы өслегенең формалашуы. Нух дәверендә формалашкан өслекләр бик күп олы метеорит кратерлары белән уелган. Фарсис кабарынкылыгы исемле вулканик калкулык бу вакытта формалашкан һәм Нух дәверенең азагында су ташкыннары астында калган булган дип фаразлана. Һеспериа дәвере (исемен Һеспериа платосыннан ала ()): 3,5 миллиард ел моннан әүвәлдән 2,9-3,3 миллиард ел моннан әүвәлгә кадәр. Бу дәвер зур мәйданлы лава кырлары формалашу белән үзенчәлекле. Амазоннар дәвере (исемен Амазоннар тигезлегеннән ала ()): 2,9-3,3 миллиард ел моннан әүвәлдән алып бүгенге көнгә кадәр. Бу дәвердә формалашкан регионнарның метеорит бәрелү кратерлары аз, әмма башка яктан алар төрле-төрле, бер-берсенә охшамаганнар. Олимп тавы бу дәвердә формалашкан. Планетаның калган өлешләрендә лава ташкыннары җәелгән булган.
Марста әле дә геологик активлыклар бара. Athabasca Valles — якынча 200 миллион ел элек хасил булган лава ташкыннары булган җир. Cerberus Fossae атлы грабеннардагы су агымнары 20 миллион элек пәйда булганнар, һәм шул ук замандагы вулкан интрузияләренә (магманың җир кабыгына тулуы) ишарә итәләр. 2008 елның 19 февралендә Mars Reconnaissance орбитерыннан килгән сүрәтләр 700 метрлы кыядан төшкән таш ташкыны өчен дәлилләр күрсәтте.
Туфрагы
Феникс җиргә иңүче космик аппараты Марс туфрагының бераз акбурлы булуын һәм аның составында магний, натрий, калий һәм хлор кебек элементларның булуын күрсәтүче мәгълүмат кайтарды. Бу элементлар Җир туфрагында да бар, һәм алар үсемлекләр үсеше өчен кирәк. Космик аппарат ярдәмендә үткәрелгән тәҗрибәләр Марс туфрагының нигез pH күрсәткече 7,7 икәнен һәм аның составында 0,6% тоз перхлораты бар икәнен күрсәтте.
Марс өслегендә буй-буй сырлар, ягъни эзләр табыла; кратер, трог һәм үзәнлекләрнең текә ярлары өстендә еш кына яңалары да хасил булып тора. Ул эзләр башта кара төстә булалар, аннан вакыт кичкәч агаралар. Кайбер сырлар кечкенә мәйданда башланып, йөзләрчә метрга тарала. Аларның кыя ташларны һәм юлларындагы башка киртәләрне урап узулары да күзәтелә. Аларның барлыкка килү сәбәпләре хакында берничә теория бар. Ешрак тәкъдим ителгәннәре арасында ул сырлар ачык төстәге тузан өермәләреннән соң ачылып калган, аңа кадәр тирәндәрәк урнашкан булган кара туфрак икәне турында сөйләүче теория бар. Башка аңлатмалар да бар, шул исәптән су белән һәм хәтта тере организмнар үсеше белән бәйлеләре дә.
Гидрологиясе
Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле — Җирдәге атмосфера басымының 1 процентыннан да кимрәк — иң тирән иңкүлекләрдәге кыска вакытлардан кала, Марс өстендә су сыек килеш тора алмый. Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшаган. Көньяк боз бүрегендәге су бозлары эресә, хасил булган су планетаның бар мәйданын 11 м тирәнлегендәге "юрган" белән капларга җитәр иде. Мәңгелек туң котыптан алып якынча 60° киңлеккә кадәр җәелә. Марсның калын криосферасында бик зур күләмдә боз хәлендәге су саклана дип уйланыла. Марс Экспресстан һәм Mars Reconnaissance орбитерыннан килгән радар мәгълүматы ике котыпта да (2005 елның июле) һәм урта киңлекләрдә дә (2008 елның ноябре) зур күләмдә су бозы булуын күрсәтте. Феникс лэндеры исә 2008 елның 31 июлендә Марс туфрагында табылган су бозы үрнәкләрен китерде.