А́фрика — Авразиядән соң зурлыгы буенча икенче кыйтга. Атлантик океаннан көнчыгышта һәм Һинд океаныннан көнбатышта урнашкан. Шулай ук Африка янында яткан утраулар белән — дөнья кисәге. Африка мәйданы — 30 065 000 км² (дөнья мәйданыннан — 6%), утраулар белән берлектә — 30,2 миллион км². Африка территориясендә 53 дәүләт, 4 танылмаган ил һәм 5 буйсынылган территория урнашкан.
Африка халкының саны миллиардка якын.
Тарих right|250px|thumb|Картаҗ Чит ил сәяхәтчеләренең Африканы өйрәнүләре Африка бик күптәннән инде Көньяк Европа һәм Көньяк-Көнбатыш Азия халыкларының игътибарын җәлеп итеп килгән. Бу халыклар Африканың төньяк һәм өлешчә көнчыгыш буйларын яхшы белгәннәр. Байлыклары турында легенда итеп сөйләнгән Һиндстанга бару өчен диңгез юллары эзләгән португаллар европалыларның Африка яр буйлары турындагы белемнәрен киңәйткәннәр. Бөтен XV гасыр буена португаллар әкренләп көньякка таба үткәннәр. Көнбатыш яр буйларыннан Европага алар беренче булып зур гына төркем коллар алып чыкканнар. Шул вакыттан башлап тарихның хурлыклы сәхифәсе ачыла — коллар белән сәүдә итү башлана, ул миллионлаган кешенең тормышын боза.
1498 елда Португалия диңгез сәяхәтчесе Васко да Гама, Һиндстанга диңгез юлы ачуны тәмамлап, Көньяк Африканы борылып үтә, кыйтганың көнчыгыш ярлары буйлап бара, европалылардан беренче булып Һинд океаны аша чыга һәм Һиндстан ярларына барып җитә. Шулай Һиндстанга диңгез юлы ачыла һәм көньякта кыйтганың яр сызыклары билгеләнә. XVI гасырдан алып коллар белән сәүдә итүче европалылар аларны Африкадан Америкага ташый башлыйлар. Алар көнбатыш яр буендагы кайбер урыннарны — танылган кол базарларын гына белгәннәр, анда, пыяла муенсаларга һәм башка шундый юк-барга алмаштырып, коллар сатып алырга мөмкин булган.
Африканың эчке районнарын европалылар XIX гасыр ахырында гына тикшерә башлыйлар, чөнки Европаның бик тиз үсә барган илләренә, промышленность өчен арзанлы чимал табу, әзер товарларны файда белән сату өчен, яңа җирләр кирәк була. XIX гасыр уртасында күренекле инглиз тикшеренүчесе Давид Ливингстон континентның эченә таба берничә сәяхәт ясый. Ул Көньяк Африканы көнбатыштан көнчыгышка таба кисеп үтә, Замбези елгасын тикшерә, анда матур зур шарлавык ача, аңа Виктория дип исем бирә, Конго (Заир) елгасының югарыгы агымына, Ньяса күленә тасвирлама төзи. Ул Африканың бөек елгасы Нил башланган урынны табарга бик тели, әмма үлем аңа бу ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.
Ливингстонның тикшеренүләре география фәненә кыйтганың ул вакытта билгеле булмаган районнары турында бик күп кызыклы яңалыклар өсти. Ливингстон җирле халыкка кешелекле мөнәсәбәт күрсәтә, африкалыларның хөрмәтенә һәм мәхәббәтенә лаек аз санлы сәяхәтчеләрнең берсе була.
Соңрак экваториаль Африка турындагы белемнәрне Англия-Америка экспедициясе киңәйтә һәм тирәнәйтә, ул Виктория һәм Танганьика күлләрен тикшеренүне төгәлли, Рувензори тау массивын ача, Конго һәм Нил елгаларының югарыгы агымнарын билгели.
Россия һәм Совет сәяхәтчеләре һәм галимнәренең Африканы өйрәнүләре Африканың табигатен һәм андагы халыкларның тормышын өйрәнүгә Россия галимнәре зур өлеш кертә. Алар билгесез, ерак илләрне өйрәнүне һәм җыелган фәнни материалларны бөтен кешелек дөньясы казанышы итү максатын куялар. Рус тикшеренүчеләре арасында Василий Васильевич Юнкер аерым урын алып тора. Ул XIX гасыр ахырында Үзәк һәм Көнчыгыш Африка буйлап сәяхәт итә, кыйтганың бу районнарындагы табигать һәм анда яшәүче халыкның тормышы турында кызыклы мәгълүматлар җыя, топографик эшләр үткәрә, гидрологик һәм метеорологик күзәтүләр алып бара. Материкның төньяк-көнчыгыш өлешен өйрәнүгә Егор Петрович Ковалевский, Александр Васильевич Елисеев һәм башка галимнәр зур өлеш кертәләр.
Африка табигатен һәм аның халкын өйрәнүгә совет галимнәре зур хезмәт куя. 1926—1927 елларда кыйтганың төньяк-көнчыгыш өлешенә, культуралы үсемлекләрне өйрәнү өчен, экспедиция оештырыла. Аны зур галим Николай Иванович Вавилов җитәкли. Культуралы үсемлекләрнең 6000 нән артык үрнәге җыела. Н. И. Вавилов кыйммәтле (каты) сортлы бодайның ватаны Эфиопия икәнлеген ача. Россия тикшеренүчеләре һәм галимнәр Африканың күп кенә илләрендә эшләделәр һәм хәзер дә эшлиләр, Африканың яшь дәүләтләренә туфракларны, эчке суларны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын тикшерүдә, файдалы казылмалар эзләүдә һ.б. эшләрдә булышалар.
Географик мәгълүмат right|300px|thumb|Космостан күренеш Башка кыйтгалар арасында Африка Җир өслегендә үзенә бертөрле урын алып тора. Бары тик шушы кыйтганы гына экватор уртадан кисеп үтә. Африканың төньяктагы һәм көньяктагы кырый нокталары экватордан чама белән бертигез ераклыкта ята. Африканың күпчелек өлеше ике тропик арасында экваториаль, суб-экваториаль һәм тропик поясларда урнашкан. Бары тик аның төньяк һәм көньяк кырыйлары гына субтропик поясларга үтеп керә.
Башлангыч меридиан Африканың көнбатышыннан үтә. Материкның төньяк яртысы көнбатыштан көнчыгышка таба берничә мең километрга сузылган. Көньякка таба кыйтга тарая. Димәк, Африканың күбрәк өлеше экватордан төньякта ята.
Африканы Европадан сай һәм тар Гибралтар бугазы белән Урта диңгез аерып тора. Төньяк-көнчыгышта тар гына Сүәеш муены аны Евразия белән тоташтыра. Төньяк Африка, Көньяк Европа һәм Көньяк Азиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясындагы зур охшашлык аларның якынлыгы белән аңлатыла. Бу хәл Төньяк Африканың халык составына, аның мәдәниятенә, теленә дә йогынты ясаган. Башка кыйтгалардан Африканы зур океаннар аерып тора.
Африканы юа торган суларда балык (сардин, тунец, акула) күп, дельфиннар да очрый. Башка континентлардагы илләр белән сәүдәнең төп өлеше диңгезләр аша алып барыла. Бөтендөнья суднолар йөрешендә Сүәеш каналы гаять зур әһәмияткә ия, ул XIX гасырда Сүәеш муены аша казылган. Дөньяның бик күп илләре шул канал аша йөк ташыйлар.
Африканың яр сызыклары аз кискәләнгән: коры җиргә бераз гына кереп торган зур култык — Гвинея култыгы һәм бер зур ярымутрау — Һинд океанына чыгып торган Сомали ярымутравы бар. Бу исә диңгез портлары төзүне кыенлаштыра.
Рельеф Әгәр дөньяның физик картасына күз салып, Африканы башка кыйтгалар белән чагыштырып карасагыз, анда 200 метрдан алып 1000 метрга кадәр биеклектәге тигезлекләр өстенлек иткәнен күрерсез. Африкада түбәнлекләр аз, алар океан һәм диңгез яр буйларында урнашкан. Материкта Кордильер һәм Анд таулары кебек биек һәм озын тау тезмәләре юк. Материк нигезендә яткан платформадагы тау токымнарының яше 2—3 млрд ел һәм аннан да артып китә. Монда элек барлыкка килгән биек тау системалары Җирнең тышкы көчләре тәэсирендә җимерелә барган. Таулар урынында дулкынсыман гаять зур тигезлекләр барлыкка килгән, алар өстендә анда-санда гына кристаллик массивлар калкып тора.
Эчке көчләр тәэсирендә Африка платформасының аерым урыннары күтәрелгән, бу биек яссы таулыклар хасил булуга китергән. Кайбер урыннар түбән төшкән, шунлыктан зур казанлыклар барлыкка килгән (Чад, Конго, Калахари һ. б.). Хәрәкәтләр Җир кабыгының ярылуы, калкымнар, убылмалар ясалу, вулканнар ату, җир тетрәүләр белән бергә барган. Көнчыгыш Африкада Җир кабыгының коры җирдәге иң зур ярылу урыны ята. Ул Кызыл диңгез буйлап Эфиопия таулыгы аша Замбези елгасы тамагына кадәр сузылган. Бу урында Африка литосфера плитасының аерылу (як-якка китү) процессы бара, шуңа күрә җир тетрәүләр һәм вулкан атылулар еш була.
Өстенлек итүче биеклекләре ягыннан Африканы ике кисәккә бүлеп йөртәләр: биеклекләре 1000 м дан түбәнрәк булган Төньяк һәм Көнбатыш; 1000 м дан биегрәк булган Көнчыгыш Һәм Көньяк Африка. Төньяк һәм Көнбатыш Африканың шактый зур өлеше континенталь һәм диңгез утырма токымнары белән капланган. Бу урыннар бик озак вакытлар диңгез төбендә яткан.
Материкның төньяк-көнбатышында Атлас таулары урнашкан, аларның төньяктагы яшь сыртлары ике литосфера плитасы тиеп торган урында ята.
Африканың көнчыгыш өлешендә Җир кабыгының кузгалулары нәтиҗәсендә бик нык күтәрелгән һәм ватылып бүлгәләнгән Көнчыгыш Африка яссы таулыгы ята. Биредә кыйтганың иң биек түбәләре, сүнгән һәм сүнмәгән гигант вулканнар Килиманджаро, Кения һ. б. урнашкан. Көнчыгыш Африка яссы таулыгының төньягындарак Эфиопия таулыгы урнашкан. Ул горизонталь ята торган утырма һәм вулканик токымнардан оешкан биек платодан — калку тигезлекләрдән тора. Платоның кырыйларын күтәренке киртләчләр чикли. Көньяк Африка яссы таулыгы үзәк өлешендә түбәнәя һәм казанлыкларга күчә. Материкның иң көньягын яссы түбәле Кап таулары каймалап алган. Көнчыгыш һәм Көньяк Африкада еш кына җир өстенә борынгы кристаллик токымнар чыгып тора.
Файдалы казылмалары Африка төрле-төрле файдалы казылмаларга бай. Аларның бик күбесе дөньяда иң зур чыганаклардан санала. Магматик токымнар өстенлек алып торганлыктан, Африка рудалы казылмаларга аеруча бай. Алар җирнең тирән катламнарыннан кабык катламына ярылу сызыклары буйлап магма үтеп кергәндә барлыкка килгәннәр. Көньяк һәм Көнчыгыш Африкада рудалы казылмалар тирәндә түгел, чөнки анда борынгы кристаллик токымнар җир өстенә якын гына ята.
Дөньяда чыгарыла торган алмазның иң күбесе Африка өлешенә туры килә. Алмаз асылташлар (бриллиантлар) ясау өчен генә түгел, бәлки үтә каты булуы аркасында промышленностьта да файдаланыла.
Материкның утырма токымнар өстенлек иткән түбәнрәк урыннарында файдалы казылмаларның утырма чыганаклары — ташкүмер, төрле тозлар, марганис рудалары һәм башкалар таралган. Төньяк Африкада һәм Гвинея култыгы яр буйларында бик зур нефть чыганаклары табылды. Африка шулай ук фосфоритларга да бай, алардан ашлама җитештерәләр. Аларның төп чыганаклары кыйтганың төньягында ята.
Климат Үзенең географик урыны аркасында Африка — Җирдә иң эссе кыйтга. Ул теләсә нинди башка кыйтгага караганда кояш җылысын һәм яктысын күбрәк ала. Тропиклар арасында Кояш бөтен ел буена горизонт өстендә югары тора, ә елга ике тапкыр теләсә кайсы ноктада зенитта була.
Африканың климат пояслары Экватор Африканың уртасыннан диярлек кисеп үткәнгә күрә, климат пояслары, экваториаль поястан тыш, аның территориясендә ике тапкыр кабатлана.
Экваториаль пояс Конго (Заир) елгасы бассейнының бер өлешен һәм Гвинея култыгы яр буйларын үз эченә ала. Экваториаль климат даимилеге белән аерылып тора. Гадәттә иртән күк йөзе аяз була. Көндез Җирне Кояш нык җылытуы сәбәпле, дымга туенган экваториаль һава зур тизлек белән өскә күтәрелә. Өем болытлар барлыкка килә. Төштән соң яңгыр коя башлый, ул еш кына яшенле һәм давыллы була. Тыныч кына басып торган агачлар, давыл башлангач котырынып як-якка чайкала башлый, әйтерсең лә куркудан урыннарыннан кубарга телиләр, әмма нык тамырлар куәтле кәүсәләрне тотып тора. Күктә өерелгән болытларны яшен камчылары телгәли, ул кара төскә кереп куерган болытларны соңгы тапкыр яктыртып ала да, тропикларга хас ярсу белән яңгыр коя башлый, бөтен нәрсә буталып беткәндәй тоела. Әмма берничә минуттан яңгыр бу утлы давылны сүндергән сыман була урман, мәһабәт кыяфәткә кереп, яңадан тынып кала. Кичкә таба тагын көн аяза. Экваториаль климат поясын киң полоса бу-'1мм субэкваториаль пояс уратып алган, ул экватордан төньякка һәм көньякка таба и кынча 15—20° лы киңлеккә кадәр җитә. Сезгә билгеле булганча, монда ике сезон ачык аерылып тора — коры кыш һәм дымлы җәй. Кояшның лониттагы торышы килү белән яңгырлар чоры башлана. Ул көтмәгәндә, кинәт килә, һәм са-ншша өч атна буена зур су ташкыннары астында кала. Су барлык ярыкларга, иңкүлекләргә тула һәм кипкән җирне дымга туендыра. Сазлыклар су белән каплана, уйсулыклар күлгә әйләнә. Тиз арада саванна куе үлән белән каплана.
Җәйге явым-төшемнең күләме һәм яңгырлы сезонның дәвамлылыгы тропикларга таба кими бара.
Тропик пояслар