Сембе́р өлкәсе́ () – Россия Федерациясенең Европа өлешендәге субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Өлкә үзәге – Сембер каласы.

География

Чиктәшлек

ЯкРоссия субъектыТөньяк Татарстан, ЧуашстанКөнчыгыш Самар өлкәсеКөньяк Сарытау өлкәсеКөнбатыш Мордовия республикасы, Пенза өлкәсе

Сембер өлкәсе Россия Европа өлешенең Көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Идел өлкә территорияне калку Уңъягына һәм иңкү Сулъягына бүлә.

Уңүяк өлешен Идел буе калкулыгының өлешләре (Ундыр, Кременки һәм Сенгилей таулары, биеклекләр 363 метрга кадәр җитәләр) биләп тора, сулъягын исә сөзәк-какулыклы тигезлек биләп тора.

Климат Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -13 °С, июльнең урта температурасы — +19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-500 мм. Вегетация чоры якынча 180 көнне тәшкил итә.

Гидрография Төп елгалар: Идел (Куйбышев сусаклагычы, көньягында — Сарытау сусаклагычы), Сыры, Зөя, Олы Чирмешән.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар. Өлкәс күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша. Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар.

Хайваннар дөньясы: поши, тиен, сусар, ак куян, һ.б.

Тарих 180px|thumb|left VIII — IX гасырларда хәзерге Сембер өлкәсе территориясе Идел буе Болгары составына керә. XIV гасырның ахырында — XV гасыр башында, Тамерлан һөҗүменнән, хәзерге Сембер өлкәсе территорияләр җирләр ташландырылылар. XV гасырда бу җирләр Казан ханлыгы составына, XVI гасырда Россия составына керәләр.

1640-елларда Карсун-Сембер засека сызыгы төзелә.

1780 елда Сембер калгайлыгы, 1796 елда ул Сембер губернасына үзгәртеп корыла.

1924 елда Сембер шәһәренә Ульяновск исеме кушыла, губернага да Ульяновск губернасы исеме кушыла. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — Урта Идел крае, 1935 елдан — Куйбышев крае, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе) составына кертелә.

1943 елда Куйбышев һәм Пенза өлкәсе районнарыннан Сембер өлкәсе оештырыла.

Халык Милли состав Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=71 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=40 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=40 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=40 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_02.php?reg=57 2010 % % % % % % руслар 868 55977,7% 930 88276,0% 948 48274,8% 1 016 81572,8% 1 004 58872,6% 901 27273,6% татарлар 96 9188,7% 122 40910,0% 134 76510,6% 159 09311,4% 168 76612,2% 149 87312,2% чуашлар 59 6825,3% 78 0626,4% 92 3947,3% 116 5398,3% 111 3168,0% 94 9707,8% мордва 73 0176,5% 69 6445,7% 64 0165,0% 61 0614,4% 50 2293,6% 38 9773,2% башкалар 19 1831,7% 23 7511,9% 28 1082,2% 42 6853,1% 47 9123,5% 39 8173,3% барлык 1 117 359100,0% 1 224 748100,0% 1 2677 65100,0% 1 396 193100,0% 1 382 811100,0% 1 292 799100,0%

Торак пунктлар

Сембер өлкәсе торак пунктлары

border|115pxСемберborder|115px|Мәләкәс, вокзалМәләкәс № Шәһәр Халык саны № Шәһәр Халык саны border|115pxИнза

Ишәй 1 Сембер 613 793 11 Майна 7 109 2 Мәләкәс 122 549 12 Сенгилей 6 959 3 Инза 18 547 13 Сурское 6 852 4 Барыш 17 149 14 Вешкайма 6 620 5 Новоульяновск 16 032 15 Иске Майна 6 520 6 Чардаклы 11 437 16 Николаевка 6 385 7 Новоспасское 11 075 17 Мулловка 6 166 8 Ишәй 10 380 18 Яңа Майна 5 946 9 Кузоватово 8 025 19 Базарлы Сызган 5 715 10 Карсун 7 748 20 Иске Кулаткы 5 685 2010 елның җанисәбе буенча<noinclude>

Татарлар Сембер өлкәсенең ике районында күпчелек тәшкил итә (Иске Кулаткы районында абсолют күпчелек, Яңа Малыклы районында чагыштырма күпчелек тәшкил итә).

Административ-территориаль бүленеш

300px|thumb|right Сембер өлкәсендә 21 район. Районнар исемлеге Базарлы Сызган районы Барыш районы Вешкайма районы Инза районы Карсун районы Кузоватово районы Майна районы Мәләкәс районы Николаевка районы Яңа Малыклы районы Яңа Спас районы Павловка районы Радищев районы Сенгилей районы Кулатка районы Иске Майна районы Сыры районы Тирәнкүл районы Сембер районы Чынлы районы Чардаклы районы

Икътисад Сәнәгать Специализациянең төп тармагы — машиналар төзү (авиация төзү, приборлар төзү, станоклар төзү, автомобильләр төзү) (сәнәгый җитештерүнең күләменнән 56 процент өлеше). Сәнәгый җитештерүнең күләменнән 80% өлеше Сембердә һәм Мәләкәстә тупланган. Сембер өлкәсендә Россия автобусларның 95% һәм йөк автомобильләрнең 10% өлеше җитештерелә. 1941 елда, Мәскәүдән эвакуацияләнгән ЗИЛ заводы нигезендә Ульяновск автомобиль заводы барлыкка килә. Шулай ук Сембердә «Авиастар-СП» авиация заводы (Ан-124 «Руслан» һәм Ту-204 самолётлар җитештерү) урнаша. Хәрби-сәнәгать комплексына Ульяновск механика заводы керә.

Сенгилей һәм Новоульяновск шәһәрлерендә цемент заводлары урнашалар. Мәләкәстә автоагрегатлар заводы урнаша.

Авыл хуҗалыгы Авыл хуҗалыгының төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. Шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык да бар.

Транспорт Авиация транспорты «Ульяновск-Восточный» халыкара аэропорты

Автомобиль транспорты Федераль һәм региональ әһәмиятле автоюлларның гомуми озынлыгы — 4904,5 км, шул исәптә федераль автоюллар озынлыгы — 431,7 км, регион автоюллар озынлыгы — 4472,8 км. Өлкәнең көньяк өлешне М5 «Урал» трассаның өлеше кисеп үтә.

Тимер юл транспорты Сембер өлкәсе территориясендә тимер юл ташуларны Куйбышев тимер юлының Ульяновск бүлекчәсе башкара.

Өлкәдә туганнар Владимир Ленин (1870 — 1924) — Россия империясе һәм ССРБ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ССРБ нигезләүчесе. Александр Керенский (1881 — 1970) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәте министр-рәисе.

Моны да карагыз Сембер губернасы

Искәрмәләр

Төркем:Сембер өлкәсе