Ырынбу́р өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль округына керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия географик өлкәсенә керә. Өлкә үзәге – Ырынбур шәһәре.
География Чиктәшлек
ЯкРоссия субъектыТөньяк-көнбатыш ТатарстанТөньяк БашкортстанТөньяк-көнчыгыш Чиләбе өлкәсеКөнчыгышКөньяк КазакъстанКөнбатыш Самар өлкәсе
Ырынбур өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Өлкәнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 755 км, төньяктан көньякка — 425 км. Өлкәнең көнбатышын Төп сырт калкулыгы биләп тора, өлкәнең көнчыгышын Урал арты тигезлеге һәм Тургай платосының кырые биләп торалар.
Климат Климат — кискен континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -14...-18°С, июльнең уртача температурасы — +19...22°С. Урта ел явымнар саны 300—450 мм.
Гидрогорафия Төп елгалар — Җаек (2428 км), Сакмар (798 км), Иләк (623 км), Самар (594 км).
Тарих Хәзерге Ырынбур өлкәсе территориясе Pəcəй империясе составына XVIII гасырның 30-елларында керә.
1743 елда Ырынбур чик буе ныгытмасы нигезләнә. 1744 елда Ырынбур губернасы оештырыла. Губерна составында хәзерге Казакъстан, Башкортстан, Чиләбе һәм Самар өлкәсенең территорияләре булган.
1928 елда Ырынбур губернасы юкка чыгарыла, ә территориясе Урта Идел өлкәсе составына кертелә. 1934 елның 7 декабрендә БҮБК Президиумы Ырынбур өлкәсен оештыру турында карар кабул итә. 1938 елның 26 декабрендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Ырынбургка Чкалов исеме бирелә, ә Ырынбур өлкәсенә Чкалов өлкәсе исеме бирелә. 1957 елда шәһәргә һәм өлкәгә тарихи исем кайтарыла.
Административ бүленеш 535 px|right|thumb Районнар Абдулла районы Адамовка районы Акболак районы Александровка районы Әсәкәй районы Беляевка районы Богырыслан районы Бозаулык районы Гай районы Грачевка районы Домбаровский районы Иләк районы Кваркено районы Кызыл Гвардия районы Куандык районы Корманай районы Матвеевка районы Яңа Орск районы Новосергиевка районы Октябрьское районы Ырынбур районы Первомайский районы Переволоцкий районы Пономаревка районы Сакмар районы Сарыкташ районы Светлый районы Северное районы Тоз-Түбә районы Сорочинск районы Ташлы районы Тук районы Төлген районы Шарлык районы Ясный районы
Шәһәр округлары Ырынбур Богырыслан Бозаулык Гай Медногорск Новотроицк Орски Сорочинск Комаровский штп-ы ябык административ-территориаль берәмлеге
Халык
Милли состав Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010 % % % % % % % руслар 1 159 57369,2% 1 296 45870,9% 1 472 32871,8% 1 512 50072,4% 1 568 44272,3% 1 611 50973,9% 1 519 52575,9% татарлар 104 8436,3% 120 94416,6% 145 3737,1% 151 3837,2% 158 5647,3% 165 9677,6% 151 4927,6% казакълар 71 4444,3% 77 7084,2% 93 2144,2% 98 6124,7% 111 4775,1% 125 5685,8% 120 2626,0% украиннар 152 1469,1% 128 5417,0% 113 0645,5% 104 9715,0% 102 0174,7% 76 9213,5% 49 6102,5% башкортлар 22 4841,3% 30 1261,6% 37 5011,8% 43 2692,1% 53 3392,5% 52 6852,4% 46 6962,3% мордва 115 8586,9% 95 0425,2% 92 2154,5% 80 6113,9% 68 8793,2% 52 4582,4% 38 6821,9% башкалар 50 3203,0% 80 6624,4% 96 2814,7% 96 8044,6% 107 9745,0% 94 4434,3% 106 8055,3% барлык 1 676 668100.0% 1 829 481100.0% 2 049 976100.0% 2 088 150100.0% 2 170 692100.0% 2 179 551100.0% 2 033 072100.0% Искәрмәләр:1 Кырым татарлары белән
Торак пунктлары
Ырынбур өлкәсенең эре торак пунктлары
border|105px|Ырынбур, Ырынбур дәүләт университетыЫрынбурborder|105px|Орск, вокзалОрск № Шәһәр Халык саны № Шәһәр Халык саны border|128px|Сорочинск, вокзалСорочинск 1 Ырынбур 546 987 11 Абдулино 20 183 2 Орски 239 752 12 Ясный 17 365 3 Новотроицк 98 184 13 Саракташ 17 235 4 Бозаулык 82 655 14 Акболак 13 918 5 Богырыслан 49 737 15 Олы Новосергиевка 13 737 6 Гай 38 302 16 Икенче Тук 13 197 7 Сорочинск 29 260 17 Новоорск 11 295 8 Тоз-Түбә 28 369 18 Иләк 9 760 9 Медногорск 27 290 19 Переволоцкий 9 598 10 Кувандык 26 176 20 Тюльган 8 959 2010 елның җанисәбе буенча <noinclude>
Икътисад Төп тармаклары — ягулык сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, химик, нефтехимик һәм азык-төлек тармаклары. Ырынбур өлкәсе территориясендә Ырынбур газ-конденсат чыганагы бар. Өлкә территориясендә нефть (Урал алды), тимер, бакыр һәм никель рудалары, азбис чыгарыла. Иң зур ширкәтләре — «Оренбургнефть», «Оренбурггазпром», «Орскнефтеоргсинтез», «Оренбург минераллары» җитештерү берләшмәләре, «Уральская сталь» (Новотроицк), «Южуралникель» (Орск) акционерлык җәмгыятьләре, Орск җиңел металл конструкцияләр заводы, Медногорск бакыр-күкерт комбинаты, Гай тау-баету комбинаты.
Өлкәдә туганнар Муса Җәлил — татар язучысы. Хәлил Әбҗәлилов — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССРның халык артисты. Виктор Черномырдин — СССР һәм Pəcəй дәүләт эшлеклесе, Pəcəй Министрлар Кабинеты рәисе (1992—1993), Pəcəй хөкүмәте рәисе (1993—1998), Pəcəй президенты киңәшчесе (2009—2010). Габдулла Амантай — язучы. Мөхәммәтша Бурангулов — халык чәчәне. Әмир Абдразаков (1934—2008) — кинорежиссёр, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2006). Диана Рәхимова — Pəcəй кино һәм театр артисты. Рафаэль Хәмзин (1976, Медногорск) — Росстандартның БР буенча дәүләт күзәтчелеге башлыгы. Илшат Шабаев (1978, Александровка районы) — биюче, телепроектларда җиңүче (2005, 2014). Рәшит Гобәйдуллин (1931, Орск районы — 2000, Мәскәү) — композитор.
Моны да карагыз Ырынбур губернасы
Искәрмәләр
Төркем:Ырынбур өлкәсе