Вале́рий Павли́н улы Ша́нцев — РФ сәясәтчесе, дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, 2005-2017 елларда Түбән Новгород өлкәсенең башлыгы.
Биография
1947 елның 29 июнендә Кострома өлкәсенең Сусанино авылында туа.
7 яшенә кадәр авылда әбисе белән тәрбияләнә, соңыннан Мәскәүгә әти-әнисе янына күчә.
743нче мәктәпнең 8 сыйныфын бетереп, авиация техникумында укуын дәвам итә.
Соңыннан Мәскәү радиотехника, электроника һәм автоматика институтының кичке бүлеген һәм Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
1996 елда Мәскәү шәһәре башлыгының урынбасары булып сайлана.
2005 елның 8 августында Түбән Новгород өлкәсенең губернаторы булып сайлана, 2017 елның 26 сентябрендә әлеге вазифасыннан бушатыла Путин отправил в отставку губернатора Нижегородской области.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Мәскәү хөкүмәте әгъзалары Төркем:Түбән Новгород өлкәсе губернаторлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары