Суар, шулай ук Сувар — Болгар илендә иң эре шәһәрләрнең берсе, Суар бәклеге башкаласы. Төп халкы - чуашларның бабалары саналган суарлар кабиләсе.
10нчы гасырда ул хәтта Болгар шәһәре белән дә ярышып яшәгән. Суарның куәтле шәһәр ныгытмалары 100 гектар чамасы җирне биләгән. Кайбер урыннарда бу ныгытмалар икешәр рәтле итеп салынган. Алардан хәзер 5 чакрымга сузылган биек җир үрләре һәм тирән чокырлар гына сакланып калган.
10нчы йөздә Әл-Бәлхи исемле гарәп галиме болай дип язып калдырган:
Суар хәрабәләре Татарстанның Спас районы Кузнечиха авылыннан 4 чакрым еракта Утка елгасы буенда урнашкан. Шәһәрлекнең бер почмагына сыенып утырган кечкенә генә Татарский Городок исемле авылны җирле халык әле дә Шәмсуар дип атый.
Суар шәһәре, Биләр кебек үк, татар-монголларның яулары вакытында җимертелеп, җир йөзеннән мәңгегә юкка чыга.
Чыганаклар Татарстан тарихыннан хикәяләр. Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
Тышкы сылтамалар «Сувар» музее.
Төркем:Татарстан тарихы Төркем:Идел буе Болгары Төркем:Юкка чыккан шәһәрләр