thumb|right|250px|Поши Поши () – куштояклылар төркеме боланнар гәиләсендәге иң зур хайван. Поши соры төстә, тояклары ак була. Мөгезләре як-якка тырпайган.
Олы ата пошиның озынлыгы өч метрга, биеклеге ике метрга җитәргә мөмкин. Мөгезенең авырлыгы 20 кг, колачы ике метр булырга мөмкин. Ноябрь - гыйнвар айларында мөгезләре төшә һәм алар яңадан үсә башлыйлар. Кышын усак, тал, миләш, карагай һәм башка агачларның кайрысы, ботаклары, бөреләре белән тукланалар. Урманда, елга буйларында яшәүне хуп күрәләр.
Искәрмәләр Төркем:Хайваннар Төркем:Боланнар Төркем:Геральдикада кулланыла торган хайваннар
Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Зоология