Социоло́гия ( — иҗтимагый; — фән) — җәмгыять, аның системалары, социаль институтлары турында фән.

Тарих

Бүлекләр

исем тасвир өйрәнелгән тармак astrosociology Космик очышлар book sociology book industry cognitive sociology cross-cultural sociology drug research genetic sociology of law хокук international political sociology neurosociology pastoral sociology prison studies төрмәcorrections pure sociology sociology of consumption куллану sociology of crowds crowd sociology of deviance девиацияdeviant behavior sociology of migration, ethnicity and multiculturalism sociology of parliaments парламент sociology of small groups small group sociology of space фәза sociology of spirituality spirituality sociology of the Grandes écoles spatial politics spatial sociology urban sociology and community studies wealthology авыл социологиясе авыл җәмгыяте авыл хуҗалыгы социологиясе архитектура социологиясе архитектура аудио-визуаль медиа социологиясе аутизмның социологик һәм мәдәни аспектлары autism spectrum disorder балачак социологиясе балачак белем социологиясе белем буш вакыт социологиясе буш вакыт вакыт социологиясе вакыт гаилә социологиясе гаилә гендерлар социологиясе җенес яки гендер гуманистик социология дин социологиясе динконфессиядини оешмаspirituality динамик мөнәсәбәтләр социологиясе социаль структуралар динамик мөнәсәбәтләр чикләрендә барлыкка килүен белдерүче һәм иҗтимагый фәннәр объектларын бу күзлегеннән өйрәнүче социология юнәлеше дәүләт идарәсе социологиясе дәүләт идарәсе икътисади социология иммиграция социологиясе иммиграция Интернет социологиясе Интернет кулланылышы интерпретатив социология картлык һәм картаю социологиясе картлыккеше картаюы кеше аңы социологиясе аң кинематограф социологиясе фильм клиник социология коммуникация социологиясе аралашу көндәлек тормыш социологиясе көндәлек тормыш көнчелек социологиясе көнчелек көч куллану социологиясе көч куллану макросоциология маориләр социологиясе марксист социология медиасоциология массакүләм мәгълүмат чараларысоциаль медиасоциаль челтәр медицина һәм сәламәтлек социологиясе менеджмент социологиясе менеджмент микросоциология мода социологиясе мода музейлар социологиясе музей музыка социологиясе музыка мәгариф социологиясе мәгарифмәгариф системасы мәдәният социологиясе мәдәният наданлык социологиясе наданлык оешмалар социологиясе оешма постколониаль социология прагматик социология психологик социология психосоциология радикаль социология ризык социологиясе food culture сайлаулар социологиясе тавыш бирүсайлаулар сексология кешенең сексуальлеге социологик теория социология социологиясе социология социологиядәге математик ысуллар социофизика кешеләр төркемнәр гамәлләрен физика илһамландырган математик кораллар куллану аркылы аңларга торышучы фән аланы спорт социологиясе спорт субъект юнәлешле социология сәламәтлек саклау социологиясе сәламәтлек саклау хезмәте сәламәтлек һәм авыру социологиясе социология тармагы сәламәтлекавыру сәнгать социологиясе сәнгать сәнәгый социология хезмәт сәяси социология political behaviorсәяси системахакимият тарихи үзгәрешләр социологиясе театр социологиясе театр тел социологиясе тел террорчылык социологиясе террорчылык технологияләр социологиясе технология тигезсезлекләр социологиясе социаль тигезсезлеккерем тигезсезлеге тойгылар социологиясе хис торак пунктлар социологиясе тораклар социологиясе туризм социологиясе туристлык тынычлык, сугыш һәм иҗтимагый низаглар социологиясе сугыш тән социологиясе тән тәнкыйди социология төрмә социологиясе төрмә феминист мәсьәләләре социологиясе феноменологик социология физик культура социологиясе финанс системалары социологиясе финанс секторыфинанс базары фискаль социология салым салу фәлсәфә социологиясе фәлсәфә фән социологиясе фәнфәнни җәмәгатьчелек фән тарихы социологиясе фән тарихы фәнни белем социологиясе фәнни белем хезмәт базарлары социологиясе хезмәт базарыколлектив килешүcollective bargainingorganizational conflict хезмәт социологиясе хезмәт хисаплау социологиясе хокук социологиясе юриспруденцияхокуки система хәрби көчләр социологиясе армия цифрлы мохит социологиясе чагыштырма социология чын утопик социология ширкәт социологиясе шәһәр социологиясе шәһәр җәмгыяте шөгыйльләр социологиясе һөнәр төре эмпирик социология этносоциология racializationраса ярлылык социологиясе ярлылык яшь һәм буыннар социологиясе кеше яшебуын яшьләр социологиясе яшьләр яһүдлек социологиясе яһүд дине җинаи хокук социологиясе җинаи хокук җәзалау социологиясе җәза үлем социологиясе үлемкайгы үсеш социологиясе һәлакәтләр социологиясе һәлакәт һөнәрләр социологиясе һөнәр әдәбият социологиясе әдәбият әйләнә-тирә мохит социологиясе әйләнә-тирә мохит әхлак социологиясе

Теорияләр

Юнәлешләр

Галимнәр

Оешмалар

Журналлар

Бүләкләр

Мәгариф

Терминнар

Төшенчәләр

Гамәли тикшеренүләр алым-ысуллары

Социологик белемнең билгеләре Социологияне фән дип атарга нигез бармы, әллә ул кешелек эшчәнлегенең башка берәр өлкәсенә карыймы? Бу сорауны ике төрле чишеп була. Беренче караш: фән – ул эксперимент юлы белән раслана алган белем өлкәсе. Шул чакта «чын» фәннәр рәтенә фәкать табигыять белән механика керә. Иҗтимагый фәннәрдә эксперимент ысулын куллану чикләнгән, димәк алар фән була алмый, дигән нәтиҗә ясыйбыз. Әмма, шундый караштан чыгып, социологияне сәнгать яки хобби итеп бәяликме? Икенче караш буенча – фәннең үзенә генә хас, башка фәннәрдән аерылып торган белем кыры (предметы) бар һәм ул аны үзенә генә хас ысуллар белән өйрәнә. Социологиянең башка фәннәр өйрәнмәгән белем өлкәсе һәм аңа гына хас эзләнү әсбаплары бармы? Шул сорауга җавап эзләп карыйк.

Фәннең статусын билгеләү өчен берничә критерий кулланалар. Аларның беренчесе – онтологик критерий. Онтология – ул яшәеш һәм аның нигез принципларын өйрәнгән гыйлем өлкәсе. Онтологик сорауны чишү фән объектын тәгаенләүне күздә тота. Һәрбер фән артында ул өйрәнгән гыйлем даирәсе ягъни фән объекты тора. Физик җисемнәр, тере организмнар һәм кеше үзе фәннең объекты була ала. Фән өйрәнгән объект безгә кадәр барлыкка килгән, без аның турындагы белемне туплыйбыз гына. Мәсәлән, этнография дигәндә, без борынгы тарихи-иҗтимагый бергәлекне – этносны күз алдына китерәбез. Психология искә төшкәндә, үзебезнең һәм якыннарыбызның психикасын һәм җан саулыгын искә алабыз.

Социологиянең онтологик соравы Социология исә җәмгыять күренешләрен, шул җөмләдән – кешеләрнең күмәкләшеп яшәвен, аларның берләшмәләрен, ассоциацияләрен һәм мөнәсәбәтләренең күптөрле формаларын өйрәнә. Җәмгыять табигый, илаһи, башка асылларга тәңгәл түгел. Иҗтимагый тәртипләр ниндидер югары зат тарафыннан да урнаштырылмаган, аларны кешеләр үзләре кабул итә һәм саклый. Социологиянең тарихы кешеләр җәмгыяте, таифәләр, аларның аралашуы – барчасы да үзенчәлекле чынбарлык булып танылу моментыннан башлана. Җәмгыять идеясе тиз генә лаеклы урынын тапмаган, чөнки җәмгыять һәм аның институтлары башка чынбарлык – дәүләт, дин, аксөяк хакимлеге һ.б.лар күләгәсендә торган. Социологиянең онтологик соравы Франция фәлсәфәчеләре тарафыннан XVIII гасырда ук чишелә.

Җәмгыять тормышына караган күренешләрне башка гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр дә өйрәнә. Гуманитар фәннәр беренче чиратта кешене түгел (атамасына карасаң, шулай тоела), кешелек мәдәниятен өйрәнә. Алар арасына тарих, фәлсәфә, культурология фәннәре, әдәбият, сәнгать белемнәре керә. Гуманитар фәннәр төгәл булмаган бәяләмәләр; сыйфати, димәк бәхәсле күрсәткечләр белән эш йөртә. Кешелек җәмгыятен өйрәнүче психология, политология, антропология, этнография иҗтимагый фәннәр исәбендә йөри. Алар формализация үткән модельләр белән эш итә, математиканың тел аппаратын куллана, мәгълүматны программалау юлы белән эшкәртә.

Социологиянең эпистемологик мәсьәләсе Димәк, социологияне җәмгыять турындагы фән дип кенә бәяләп котылып булмый (чөнки андыйлар болай да шактый санда). Социология өйрәнгән гыйлем өлкәсе барлыгын тану өстенә, аның фәнни мөстәкыйльлеген исбатларга кирәк. Эпистемологик критерий төп әһәмияткә ия була ул чакта (эпистемология – философия бүлеге, танып белүнең мөмкинлеген һәм канунчылыгын, чынлыгын һәм дөреслеген, баскычларын һәм формаларын өйрәнә). Тирә-юньне танып белүнең алшартлары: махсус тел, танып-белү әсбаплары (тоемлау, күзәтү, интеллект, ышану һ.б.), хакыйкать турындагы күзаллау, бәяләү системасы (яхшыны – яманнан, кирәклене – кирәксездән аера белү өчен). Җәмгыять күренешләрен танып белүнең принципиаль мөмкинлеге мәсьәләсенә уңай җавап табу тик XIX гасыр уртасында мөмкин була. Социология төгәл фәннәрнең танып-белү принципларын, махсус телен, танып белү эталонын (кара икенче лекцияне) үзләштергәч кенә фәннәр арасында ватандашлык хокукын алган. Ләкин шундый караш алга таба төрле сәяси, фәнни шаукымнар белән уртак тел таба алмый. Аңа механистик, натуралистик, редукционистик (кат-лаулыны гади белән аңлату), сциентистик һ.б. ш.и. ярлыклар тагыла. Социология предметына кагылышлы төп сораулар: • Иҗтимагый яшәеш кемгә хас: шәхескәме яисә җәмгыяви бөтенлекләргәме (җәмгыять, оешма, таифә)? Марксизм күмәк гамәлнең субъекты турында шундый җавап бирә: җәмгыять тарихын иҗтимагый-тарихи сыйныфлар ясый. Кешеләр күмәк гамәлләргә әзер булыр өчен үзләренең аерым иҗтимагый таифә итеп тоярга тиеш, ягъни үзләренең «чын» мәнфәгатьләрен танырга тиеш. Икенче караш актив азчылыкның ролен куәтли. Бу караш буенча гавам күмәк гамәлгә сәләтле түгел, аны оештыру өчен юлбашчылар һәм элиталар кирәк. • Җәмгыять ни рәвешле тотрыклы берлек булып яши ала? • Җәмгыять белән шәхес ничек бәйләнгән? Без бу һәм башка мәсьәләләрне алга таба тикшерербез. Социологиядә эпистемологик сорауның бүгенгечә чишелеп бетә алмавы социологиянең предметы турындагы бәхәстә чагыла. Предмет – ул объектны өйрәнгәндә фәннең эзләнү алымнарын, ысулларын объектка проекцияләү. Бәхәснең үзәгендә социологиянең төп эпистемологик мәсьәлә һәм альтернативалары ята: реализм-номинализм; утопия-идеология; микро-макротеория; тәртип-низаг. Бәхәс 150 ел элек башланып, әле дә тынганы юк. Мәсәлән: «Социология – тереклек турында гомуми тәгълимат [ягъни биология] кебек җәмгыятьнең гомуми тәгълиматы булырга тиеш» . Социологияне шул рәвешле барлык иҗтимагый фәннәрдән бер баш өстен кую аның предметын объекты белән бутауга китерә. Икенче караш: предмет – ул объектны сурәтләгәндә кулланылган төшенчәләр җыелмасы. Болай исәпләгәндә, социология предметын җәмгыять, иҗтимагый структура, институт, таифә, статус-роль һ.б. шуның ише төшенчәләр тәшкил итә. Моның белән дә килешеп булмый, чөнки алайса фән – киң билгеле әйберләрне махсус терминнар белән катлауландырып «фәнниләштерү»гә әйләнеп кала. Социология, «киң мәгънәдә караганда, бөтен нәрсәне иңли торган... җәмгыяви элементлар һәм беренчел принциплар турындагы фән буларак билгеләнергә тиеш». М. Вебер мәктәбе социологлары җәмгыятьнең элементар кисәкчәсе итеп «иҗтимагый мөнәсәбәтләр»не санаганнар . Ләкин иҗтимагый мөнәсәбәтләр бары иҗтимагый таифәләр, сыйныфлар, милләтләр арасындагы элемтәләрдән гыйбарәт. Аерым кеше иҗтимагый мөнәсәбәтләргә таифәнең бер әгъзасы буларак керә, шуңа күрә аның иҗтимагый структурадан азат җәмгыяви гамәлләре турында сүз йөртергә ярамый. «Социологияне институтлар, аларның генезисы һәм яшәеше турында фән буларак билгеләргә була» . Ләкин җәмгыяви институтларны, шулай ук оешмаларны, таифәләрне өйрәнү – болар социологиянең аерым бүлекләре. Р. Парк белән Э. Берджесс билгеләмәсе буенча, социологияне күмәк үз тотышны өйрәнүче фән итеп танырга кирәк. Әмма ул чакта социологиянең психологиядән аермасы нәрсәдә булуы ачык түгел. «Социологияне бик гадел һәм тәфсилле итеп мәдәният турындагы фән, тагын да төгәлрәк һәм киң мәгънәдә әйткәндә – мәдәниятнең факторлары турындагы фән, дип билгелиләр» . – Шундый караш социологияне мәдәният турындагы фәннәр һәм этика белән тәңгәлләштерә. Мәдәният нормалар, гореф-гадәт, кануннар, яшәү рәвеше кебек кеше тормышын көйләгән кагыйдәләрдән тора. Әмма, шул очракта, ул кагыйдәләрне кем, ни өчен гамәлгә куйган дигән сорауга фән берничек тә җавап таба алмас. Бу максатка ирешер өчен җәмгыять тәртипләрен төптән өйрәнергә кирәк.