Хафиз Кушай улы Кушаев (, , 15 октябрь 1888 — 27 сентябрь 1937) — башкорт милли хәрәкәтендә катнашучы, Башкортстан АССРның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, БАССР ҮБКның 3 нче рәисе.

Тәрҗемәи хәл 1888 елның 15 октябрендә Ырынбур губернасы Чиләбе өязе Сәләй (Хуҗаш) авылында туган. 1919 елдан РКП(б) әгъзасы.

Казан шәһәрендә «Галия» мәдрәсәсендә укыйСправочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991 , инкыйлаби хәрәкәттә катнашуы сәбәпле укуын калдырырга мәҗбүр була.

1909−1917 елларда армия сафларында хезмәт итә.

1919—1921 елларда Аргаяш кантунының хәрби комиссары, кантун идарәсе рәисе вазифаларын башкара.

1922—1929 елларда БАССРның ҮБК рәисе булып эшли.

1929—1937 елларда ССРБ ҮБК аппаратында эшли, «Совет власте» нәшриятында җаваплы вазифаларны башкара.

1937 елның 19 сентябрендә кулга алына, ә инде 27 сентябрендә атып үтерелә. 1957 елда аклана.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Башкорт энциклопедиясе

Төркем:Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре Төркем:Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре