Казакълар Руслан Савденов, балет биючесе, Татарстанның атказанган артисты (2011) Шәмши Калдаяков (1930-1992), казакъ композиторы. Нургыйса Тлендиев (1925-1998), казакъ композиторы. Еркегали Рәхмәдиев (1932-2013), казакъ композиторы. Бавырҗан Байбәк (19.03.1974), Алматы хакиме (2015, август), сәясәт фәннәре кандидаты. Серик Әхмәтов (25.06.1957), Казакъстан премьер-министры (2012-2014). Бахытжан Смагулов (04.11.1965), балет артисты, Казакъстан һәм Татарстанның халык артисты. Пәһлеван Чулак (1864-1919), көйязар, җырчы, пәһлеван көрәшче.

Татарлар, башкортлар Ибраһим Сәлахов, язучы Гүзәлия Гафурова, карате буенча спортчы Кадрия Әмирова, балет биючесе, РФ атказанган артисты Фәрит Галимов, дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, сенатор. Әкрам Галимов (1892-1913), язучы, мөгаллим. Азиз Ялымов (1885-1937), инкыйлабчы, үзәк мөселман бюросында И. Сталин урынбасары. Тәүфикъ Мөхәммәт-Рәхимов (1927-1992), фирка һәм хуҗалык җитәкчесе. Рауль Мирхәйдәров (1941), татар язучысы. Мәсгуть Латыйпов (1913-1987), композитор.