Туймаз́ы () — Башкортстанның Туймазы районы үзәге, 1960 елдан шәһәр статусына ия. 65,9 мең кеше яши. Үсән елгасы буена урнашкан.
Тарихи мәгълүматлар Төзелеп килүче Бөгелмә – Уфа тимер юлы станциясе буларак 1912 елдан билгеле. Исеме – Туймазы елгасыннан. 1923 елның маенда волостьларның эреләтүе барышында Төмәнәк, Түбән Зәет, Атнагол һәм Югары Бишенде волостьлары бер Атнагол волостенә берләштерелә, үзәге итеп Туймазы станциясе бистәсе тәгаенләнә. 1930 елдан – Туймазы районы үзәге. 1937 елда эшчеләр бистәсе статусын ала. Шул ук елда Кандыр һәм Туймазы районнарына бүленә, 1956 елда кире берләштерелә. Туймазы шәһәренә һәм районы язмышына хәлиткеч тәэсир нефть ятмаларының табылуы ясый. 1944 елда Нарыш авылы янында (хәзерге Октябрьский) девон катламнары ачыла. Шул ук елда Туймазыда махсус геофизик экспедиция оештырыла.
Халык 1917 елда станция Төмәнәк вулысына карый.
2002 елгы сан алу буенча Туймазыда иң күбе татарлар яши (44,2%). Чынлыкта бу сан тулы түгел. 25,3% башкорт итеп язылган, руслар – 27,7%.
Мәдәният 1990 елда Туймазыда Татар драма театры эшли башлый. Ул Башкортстанда икенче профессиональ татар театры. Дин Ислам Әл-Фатыйха мәчете Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет Христианлык Православие Изге Андрей чиркәве Инҗил инануы христианнары чиркәве «Счастливая» чиркәве Яңа Апостол чиркәве
Танылган шәхесләр Суфия Бадиали (Суфия Мөхәммәтова, 1939―2026), җырчы (меццо-сопрано), Патина шәһәре (Италия) консерваториясенең җыр кафедрасы профессоры. Рима Ключарева (1954), 1990 елдан Туймазы татар театры артисты. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты. Наилә Миңнеханова (1955), шагыйрә. Рәис Сәлахов (1960―2018), 2000―2018 елларда Югорск шәһәре (ХМАО) башлыгы (мэр). Югорск шәһәренең мактаулы гражданы (2018). Алмас Шәйхулов, телче.
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1899 Хасанов, Мингаз Абзалович 1943-08-10 Sukhobezvodnoye 1937-12-06 Lev Khikhlukha Беренче Россия президенты Борис Николаевич Ельцин исемендәге Урал федераль университетыУрал дәүләт техника университеты архитектор 2025-01-23 Мәскәү 1939-01-16 Суфия Бадиали Уфа сәнгать училищесыГнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе җырчы 2026-02-24 Рим 1945-10-25 Алмас Шәйхулов Башкорт дәүләт университеты галим Башкорт дәүләт университеты 2022-01-06 Уфа 1954-02-16 Рима Ключарева Казан дәүләт мәдәният институты актёр Туймазы татар дәүләт драма театры 1955-08-20 Наилә Миңнеханова шагыйрь 1972-07-21 Суфиянов, Айдар Рифгатович Иваново дәүләт химия-технология университетыБашкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе 1979 Shamil R. Abdullin Башкорт дәүләт университеты альголог 1980-05-08 Говоров, Максим Сергеевич язучы 1988 Alisa Sunagatullina химик 1993-11-23 Leissan Maratowna Biktaschewa чаңгы узышчысы 2002-02-26 Nikita Belousov футболчы 2003-08-26 Stanislav Yarovoy алкалы һоккей уйнаучы Adelina Razetdinova == Искәрмәләр ==
Сылтамалар Рәсми сайт
Төркем:Башкортстан шәһәрләре Төркем:Башкортстанның район үзәкләре Төркем:Туймазы Төркем:Туймазы районы торак пунктлары