«Сибирия» – 1912-1913 елларда Том каласында чыккан татар милли газетасы. Тарих Ирле-хатынлы Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова һәм Вәгыйз Нәүрузов тарафыннан нигезләнгән, Себердә татар газетасын ачуга рөхсәт алырга тырышканнар берничә уңышсыз омтылыштан соң.Томскида Фатыймаи-Фәридә эзләре Газетаны ачу өчен акчаны Фатыйманың Әтисе тегермәнен Чистайда сатканнан алганнар.Тәэминә Биктимирова. Татар мәгарифенең гүзәл энҗесе - Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова. Беренче номер 1912 елның 18 февралендә чыга.Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017.– 200 с. ISBN 978-5-902375-22-7 б.100 Программасыннан аңлашылганча, ул Себердә чыккан беренче татар сәяси, иҗтимагый, икътисади, әдәби һәм милли газета була. Ул Себернең икътисади һәм гомуми хәлләреннән хәбәрләре белән таныштырырга, уку-укыту эшләренә әһәмият бирергә ниятли. Шулай ук, «Хатын-кыз дөньясы» дигән махсус рубрика ачылып, анда хатын-кыз проблемалары хәл ителергә тиеш була. Хатын-кызлар мәсьәләсен актуальләштерү баштан ук Нурузовларның ир белән хатынның максаты булган.
Газета урта кулда 4 битлек булып, атнасына 2-3 тапкыр нәшер ителә. 145 нче саны чыкканнан соң, 1913 елның августында мөхәрияте Уфага күчерелә. Беренче мөхәрире һәм нашире Вәгыйз Нәүрузов була. Уфага күчерелгәч, «Тормыш» дигән исем белән дәвам итәчәк, дип белдерелсә дә, ул газетаның мөхәрире инде башка кеше, Закир Кадыйри була.
Чыганак
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук кара
«Тормыш» газетасы
Төркем:Татарча гәҗитләр С